Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 18:59

17-18 февраль Казанда татарның күренекле дин галиме Галимҗан Баруди тууга 160 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция оештырылды. Чарада күренекле татарлар белән бәйле йортларны саклау мәсьәләсе дә күтәрелде.

"Русия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнү: тарих һәм бүгенге заман" дип исемләнгән чара Көръән аятьләрен укудан башланды. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин килгән кунаклар белән таныштырып үтте, һәрберсенә сүз бирелде.

Беренче булып Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков килгән кунакларны сәламләп, Галимҗан Барудиның татарлар өчен нинди бөек зат икәнен, рухи мирасны өйрәнү әһәмияте турында сөйләде. Сәламләшүдән соң катнашучыларга “Хозур” нәшрият йорты чыгарган Галимҗан Барудига багышланган фильм күрсәтелде. Әлеге фильм урыс телендә булса да, анда милли рух сизелде, татар мөнәҗәтләре яңгырады.

Тарих фәннәре докторы профессор Наил Таиров чыгышында Галимҗан Баруди башкарган дини һәм җәмәгатьчелек эшләре турында сөйләде.

“Бүгенге көндә Барудиның тормышын ачыклау эше алып барыла: кем белән аралашуы, яшәеше, кем белән туганлыкта, дуслыкта булуы. Безгә мәгълүм булганча, Хәсән Акчурин Барудига баҗа булып чыга. Туганлыктан тыш аларны нәрсә бәйли, нинди өлкәләрдә алар бергә хезмәттәшлек иткән? Шул сорауларны да карарга кирәк”, диде Таиров. Тарихчыны борчыган тагын бер мәсьәлә – Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай, Исмәгыйль Гаспралы, Шамил Госманов кебек шәхесләр булган йортларны саклап калу. Тарихчы белдерүенчә, андый йорт Ульян өлкәсе Барыш шәһәрендә бар һәм ул бина җимерелеп бара. Таиров күп еллар дәвамында шул йортны торгызып саклап калу эше белән шөгыльләнә. Әтнә районында сәүдәгәр Бәкеров йорты да җимерелеп бара, бу бит көлке, диде ул.

Ульян өлкәсе Барыш районы Зөябаш авылында Акчуриннар йорты
Ульян өлкәсе Барыш районы Зөябаш авылында Акчуриннар йорты

Кырымнан килгән Фәридә Абдрахманова конференциядә күтәрелгән проблемнарның актуальлеге турында әйтте “Наил әфәнде чыгышында күтәрелгән проблемнар бик актуаль. Акчуриннар йорты безнең мәдәни мирасыбыз һәм без бар көчебезне куеп ул йортны саклап калу чарасын табарга тиешбез”, диде ул.

Халыкара конференциядә катнашучылар арасында Сүриянең вакыф министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйд, Якын Көнчыгыш илләре голәмә шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Буты, Үрдүн университеты прфессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Әнкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәр университеты профессоры Исмәгыйль Төрекуглы да бар иде. Шулай ук Русия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Кырым диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан фәннәр академиясе галимнәре, тарихчылар катнашты.

Ике көнлек конференциядә катнашучылар чыгыш ясаудан тыш Казанның тарихи мәчетләре, мәдрәсәләре белән танышты, Галимҗан Баруди җирләнгән Яңа Татар бистәсе зиратын да зиярәт итте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG