Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсант": Казанда чүп яндыру ширәкәтен төзү бәйгесендә "Ростех"ка кергән бер ширкәт кенә җиңә алачак


Бәйге шартлары шундый итеп билгеләнгән ки, биредә бары тик "Ростех" ширкәтенең "РТ-Инвест" фонды гына җиңеп чыга алачак.

Казан һәм Мәскәү янында чүп яндыру корылмалары төзү өчен инвесторларга куелган таләпләрне "Ростех" ширкәте катнашлыгында оештырылган "РТ-Инвест" фонды гына үти алачак, дип яза "Коммерсант".

Басма язуынча, әлеге вакытта Русия энергетика министрлыгы Мәскәүдә дүрт һәм Казанда бер чүп яндыру ширкәте төзү һәм инвесторлар сайлау шартлары турында карарны төгәлләп килә. Карар өлгесенә ярашлы, бәйге 30 апрельгә кадәр тәмамланырга, ә гаризалар 14 апрельгә кадәр кабул ителергә тиеш. Икътисад министрлыгы һәм энергетика министрлыгының 120 млрд сумлык лотны бүлү турындагы идеясе хупланса, бәйгедә күбрәк оешмалар катнаша алыр иде, ләкин вице-премьер Александр Хлопонин тарафыннан бу яклау тапмаган.

Газет мәгълүматларына караганда, чүп яндыру заводы төзү аркасында Казанда электр энергиясенә бәяләр 4 процентка артырга мөмкин.

Казанда чүп яндыру корылмасына каршы хәрәкәт активлаша. Казан активистларының көрәшен Гринпис кебек халыкара оешманың Русиядәге бүлекчәсе дә яклый.

XS
SM
MD
LG