Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 20:49

Сәяси күзәтүче, "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көне алдыннан Татфондбанк кризисын уңай чишә алды дип белдерә. Әхмәтов фикеренчә, банк кризисы президент абруена тискәре йогынты ясамаган.

1 март – Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь. Президент үзенең туган көнен уңышлар, төрле илләргә сәфәрләре белән генә түгел, ә икътисади тотрыксызлыклар белән дә каршы алды. Яңа ел алдыннан Мәскәүнең 2017 елда булачак федераль програмнар аша донор төбәкләргә, шул исәптән, Татарстанга да акча бирмәячәге билгеле булды. Мәскәүнең талау сәясәтен Миңнеханов югары даирәләргә дә, Гайдар форумында да, Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульскийга да җиткерә килде.

Ул гына да түгел, 2017 елда Мәскәү төбәкләрдән үзенә күбрәк акча таләп итә башлады, Татарстан керем салымының 17 процентын гына үзендә калдыра алачагы билгеле булды, элек ул 18 процент иде. Узган елның декабрендә иш өстенә куш дигәндәй, Татарстандагы икенче иң зур банк булган Татфондбанк проблемнары башланды. Әле дә бу кризиска ахырына кадәр нокта куелмаган.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Татфондбанк кризисы Миңнеханов абруена тискәре йогынты ясадымы? Әлеге сорауга җавап эзләп Азатлык сәяси күзәтүче, "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов белән сөйләште. Рәшит әфәнде фикеренчә, Татарстан президенты банк тирәсендә туган вазгыятьтән оста итеп чыга алган.

"Татфондбанк кризисы президент абруена көчле тәэсир итте димәс идем мин. Дөрес, 120 млрд сум җилгә очкан кебек юкка чыкты, серле "кара тишек" барлыкка килде. Банкта 1 млн 400 мең сумга кадәр акчалары булганнарның кертемнәре иминиятләштерү агентлыгы аша иминләштерелде. Шул суммадан артканнар һәм керткән акчаларын төрле хәйләкәр юллар белән хиссәләргә әйләндерткәннәргә килсәк, алар президент фәрманы белән шулай ук иминиятләштерелгәннәр исемлегенә өстәләчәк.

Банк кризисы чишелмәсә, Миңнеханов абруена алай ук сукмас иде

Йөзләрчә миллиард сумнарга ия "ТАИФ, аңа "Түбән Кама нефтехим", "Оргсинтез" һәм башка эре ширкәтләр керә, Татфондбанкның стратегик инвесторы булырга әзер икәнен белдерде. Бу банкны тернәкләндерү (санация) эшләре башланачак дигән сүз. ТАИФ банкта үз хисабын ачачак һәм аларның йөзләрчә миллиард сумнары банкта булачак. Банк катлаулы вазгыятьтән чыга алыр мөгаен.

Элегрәк кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша халыкка 60 млрд тирәсе түләнде, тагын шул чама җитми иде. Хәзер бу сумнарны бүләргә дип килештеләр. Яртысын Русия үзәк банкы, калган яртысын республика капларга тиеш иде. Республика бу сумнарны кертүдән баш тарты. Хәзер ТАИФ ширкәте стратегик инвестор булгач, ул кирәкле сумнарны кертер.

Кризис уңай хәл ителмәсә дә, Миңнеханов абруена алай ук сукмас иде. Ризасызлар алай күп түгел иде. Урамнарга күпме кеше чыкканны барсы да күреп торды бит. Митингларда иң күп дигәндә 300ләп кеше булды. Әгәр 3 мең, 10 мең кеше чыккан булса, Татфондбанк мәсьәләсе бик тиз чишелгән булыр иде. Димәк, бу кризис бик күп кешегә кагылган дип әйтә алмыйбыз. Зыян күрүчеләргә зыян күрмәгәннәрнең исләре китмәде. Бу кризисның киң җәелми генә узып китүендә президентның акыллы сәясәт алып баруы ята. Бу кризис тагын алтылап банкка кагылды, әмма аларга да шулай ук ниндидер чишелеш табылачак", ди Әхмәтов.

Роберт Мусин
Роберт Мусин

​Әхмәтов сүзләренчә, Татфондбанкның элекке идарәчесе Роберт Мусинның ничек "кара тишек" барлыкка китерүе гади халыкка зур сер булып кала бирә. Әхмәтов Мусинны кайчан да булса кулга алырлар дип уйламый, чөнки ул республиканың финанс системасының бөтен ак һәм кара якларын да яхшы белә. Русиядә нинди генә эш булмасын, әгәр ул керем китерә икән, канун бозып эшләнә, чөнки илдә канунилык системасы нәкъ шулай итеп корылган дип тә әйтә Әхмәтов.

Мусинның капиталы берничә млрд доллар бардыр дип исәплим

"Мусинны кулга алу соравы килеп туды. Әмма ул республиканың соңгы 20 ел эчендәге бөтен финанс операцияләрен һәм шул исәптән канун бозып эшләнгәннәрен дә белә. Әгәр аны кулга алсалар, республиканың финанс системасында шартлау булыр иде. Татарстан җитәкчелеге Мусинны утыртмаска карар итте. Мин үзем Мусинның капиталы берничә млрд доллар бардыр дип исәплим. Ул үз байлыгының бер өлеше белән банкның 100 млрдтан артык бурычын рәхәтләнеп каплый ала иде", Әхмәтов.

Татфондбанк кризисында зыян күрүчеләр Чаллыда пикетта
Татфондбанк кризисында зыян күрүчеләр Чаллыда пикетта

Рәшит әфәнде сүзләренчә, әгәр Миңнеханов урынында башка бер президент утырса, банк кризисы шулай ук чишелер, әмма бик каты ысуллар кулланылыр иде. Мусин байлыгының бер өлешен тартып алырлар, йә булмаса бурычны бай компанияләргә бүлеп бирерләр иде ди Әхмәтов.

Сәяси күзәтүче Миңнехановны таләпчән генә түгел, ә республикадагы акчаларны әвеш-тәвеш китереп урлауга юл куймауны оста итеп оештыра белә торган шәхес дип тә өсти.

Президент баш тартып булмый торган тәкъдимнәр генә ясый

ТАИФ Татфондбанкны тернәкләндерү эшенә үз теләге белән керешкәнме, әллә президент сораганмы дигән сорау да туа.

"Минемчә ул таләп иткән. Президент беркайчан да сорамый. Ул баш тартып булмый торган тәкъдимнәр генә ясый. Аны тыңламый кара! Гогольчә әйтсәк, шунда ук ревизор килеп төшәчәк. Ягъни синең бизнесың җимерелеп төшәчәк кенә. Эре ширкәтләр президент режимыннан башка сәнәгатьтә стратегик эшчәнлек алып бара алмый. Ул бу Татфондбанк хәлләрен үз өстегезгә алыгыз дип тәкъдим ясаган дип уйлыйм мин", ди Рәшит әфәнде.

Аның фикеренчә, Мусинны кулга алмауның тагын бер сәбәбе бар – ул Шәймиев һәм Миңнеханов командасы кешесе һәм такымдагылар арасында да "форс-мажорлар булгалап торырга мөмкин".

"Миңнеханов "үзебезнең кешеләр" дип гел әйтеп килә бит. Ни генә булмасын алар үзебезнекеләр һәм без аларны да кайгыртырга тиеш. Идарә иткәндә мондый фикерләү татар менталитетына хас күренеш", ди Әхмәтов.

Сәяси күзәтүче Миңнехановның республикадагы банк кризисыннан чыгу юлларын табуына соклану белдерә. Ул федераль үзәк, республика, һәм гади халык мәнәфгатьләрен дә шулкадәр оста итеп чишә белә дип әйтә.

"Франциянең финанс министрымы, Сингапур эшлеклеләреме, әгәр алар Миңнеханов урынында утырса һәм икътисадта федераль үзәкнең бөтен яклап патшалык итүе астына эләксә һәм шул ук вакытта республиканың үсештә булуын теләсәләр – мин алар барсы да чәлпәрәмә килеп бетәрләр иде дип уйлыйм.

Миңнеханов тургай бит ул, иртәнге биштә үк тора һәм бик соң гына йокларга ята. Эшләргә бик ярата. Мин аның югары дәрәҗәдәге федераль түрә булырга мөмкинлекләре бар дип уйлыйм. Татарстан президенты үзенең тоткан урыны, гамәлләре белән Русиянең вице-президенты булырга тиеш дип гел әйтә киләм", ди Әхмәтов.

Дотациядәге төбәкләр Татарстан акчаларына да көн күрә

Әхмәтов Татарстан җитәкчесе эшенә бәя биргәндә һәрвакыт ике күрше республиканы – Татарстан һәм Башкортстанны чагыштыруын әйтә.

"Башкортстан дотациядәге төбәк, ә без федеарль үзәккә 700 млрд сум тирәсе акча җибәреп торабыз. Башкортстанда нефть табыла һәм эшкәртелә, башка табигый байлыклары да бар, мәйданы да зуррак, халкы да күбрәк. Шулай булуга карамастан бу төбәк – хәерчерәк.

Татарстан суверенлыгын игълан иткәнгә кадәр булган вакытларны, узган гасырның 80нче елларында ике республиканы чагыштырып карасак, Татарстан Башкортстаннан күпкә артка калган иде. Ә бүген Татарстан күпкә алда. Федераль үзәккә 700 млрд сумга якын акча күчереп тора. Узган ел Русиянең дотациядәге бөтен төбәкләре өчен ил бюджетыннан 515 млрд сум акча җибәрелгән. Чагыштырып карасаң, бөтен төбәкләргә бирелә торган бөтен дотация Татарстан җилкәсенә төшә. Башкортстан, Чечня, Дагыстан һәм башка төбәкләр Татарстан акчаларына да көн күрә булып чыга", ди Әхмәтов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG