Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШ Конгрессына беренче мөрәҗәгате белән чыгыш ясады


Трампның Конгресстагы чыгышы
Трампның Конгресстагы чыгышы

АКШ президенты Дональд Трамп Вәкилләр пулаты һәм Сенат алдында чыгыш ясады. Трамп үз чыгышында президент буларак үз алдында торган мәсьәләләр турында сөйләде һәм американнарны бердәмлеккә чакырды.

Трамп чыгышының иң төп темаларының берсе булып урта сыйныф катлавының глобализациягә бәйле һәм җитештерү өлкәсендә кыскартулар аркасында килеп туган проблемнары торды. Элекке вакытлардагы кебек, президент иң беренче урынга американнар мәнфәгатьләрен куюын белдерде. Ул инфраструктура корылмалары төзү турындагы махсус канун кабул итәргә һәм чит ил сәүдә партнерлары белән гаделрәк мөнәсбәтләр булдырырга вәгъдә бирде.

Трамп Кушма Штатларда иммигарция системын яңабаштан корырга тәкъдим итә. Киләчәктә илгә һөнәрле, үзен һәм үз гаиләсен туйдыра алырлык мөһаҗирләрне генә кертү мәсьәләсен карарга кирәк, ди. Шулай ук ул Обаманың медицина өлкәсендәге кануныннан баш тартып, аны медицина иминияте бәясен төшерү турындагы канун белән алыштырырга тәкъдим итте.

Халыкара мөнәсәбәтләр темасына Трамп күп сөйләмәде. АКШ дөньяда үз лидерлыгын ныгытырга тиеш дип белдерде, НАТО берлегенең мөһимлегенә басым ясады, ләкин аңа башка беректәшләр дә ярдәм итеп торырга тиеш, бигрәк тә финанс яктан, дигән фикер әйтте. АКШ президенты "Ислам дәүләте" террорчы төркемен Җир йөзеннән юк итәргә вәгъдә бирде. Үз чыгышында ул Русия, Сүрия яки Гыйрак турында бер сүз дә әйтмәде.

Кайбер матбугат чаралары, Конгрессның ике пулаты алдында чыгыш ясаганнан соң, Трамп ил буйлап йөрергә мөмкин дип хәбәр итте. Атна дәвамында Ак йорт башлыгы төрле штатларда халык белән аралашып, үз планнарын җиткерәчәк, диделәр. Ләкин әлегә мондый план рәсми күрсәтелмәде.

XS
SM
MD
LG