Accessibility links

шимбә, 25 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:01

Аннексияләнгән Кырымдагы Акмәчетнең үзәк район мәхкәмәсе аның эштән азат ителүен канунсыз дип таныган. "Хурлык тактасына" эленгән фотосы өчен шәһәр идарәсен мәхкәмәгә бирү-бирмәү турында Мәүлетов әлегә хәл итмәгән.

Күптән түгел вазифасыннан азат ителгән Акмәчтетнең баш архитекторы казанлы Эрнст Мәүлетов яңадан эшкә чыккан. Акмәчетнең үзәк район мәхкәмәсе аның эштән азат ителүен канунсыз дип таныган.

"Әйе, мин кайттым. Әлегә тәнәфес алып, биш ай дәвамында архитектор эшеннән китеп торган вакытта шәһәрдә ниләр булганын карарга кирәк", дигән Мәүлетов журналистларга.

Ә "хурлык тактасына" эленгән фотосы өчен ул Акмәчет шаһәре идарәсен мәхкәмәгә бирү-бирмәү турында әлегә хәл итмәгәнлеген дә әйтә.

2016 елның ноябрендә Кырым башлыгы Сергей Аксенов Эрнст Мәүлетовны вазифасыннан алу турында белдергән иде.

Мәүлетов элек Казанның баш архитекторы булды, аннары Мәскәүдәге Москомархитектураның рәис урынбасары, "НИиПИ Генплан Москвы" мөдире булып эшләде. Акмәчеттә аны зур өметләр белән кабул иткән иделәр.

XS
SM
MD
LG