Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 13:46

7 март Казанда Татфондбанктан һәм башка дәүләт оешмаларыннан зыян күрүчеләр катнашында чираттагы пикет узды. Чараны оештыручылар меңләгән кеше көтсә, анда бары 100-150ләп кеше килде. Плакатлар арасында,“Президент Миңнеханов, без сезне упкынга сөйрибез” дигәне дә бар иде.

Казанның Петров паркында үткән каршылык чарасына өлешләп торак төзүдә алданучылар, чүп яндыру заводы төзелүгә каршы булучылар, Газпром ширкәте белән көрәшүче Салмач бистәсе халкы кебек башка зыян күрүчеләр дә чакырылган иде. Ләкин оештыручыларның өметләре акланмады, планлаштырылган мең кеше урынына Петров паркында 100-150ләп кенә кеше күренде.

Татарстан җитәкчелеге Татфондбанк мөштәриләренең ультиматумын кабул итмичә, ярдәм вакыфы (фонды) оештырырга риза булмагач, зыян күрүчеләр урам җыеннарын атна саен уздырачакларын белдерде. Пикетка чыгучылар Татарстанның Дәүләт шурасы депутатларыннан ярдәм сорап гаризалар язды. Моның өчен Петров паркында парламентка мөрәҗәгать итәр өчен өч тартма, барлык депутатлар исемлеге урнаштырылган иде.

ПАРНАС фиркасе әгъзасы һәм Татфондбанк кертемчесе Марсель Шәмсетдинов әйтүенчә, бу пикетның төп таләбе – Татфондбанктан зыян күрүчеләргә ярдәм вакыфы оештырылу.

Урам җыенына Татфондбанктан зыян күрүчеләр генә түгел, ә дәүләт оешмаларыннан зыян күрүчеләр дә килә

“Күптән түгел биргән әңгәмәләрендә Татфондбанк идарәсе җитәкчесе Роберт Мусин һәм премьер-министр Илдар Халиков моның өчен күп акчалар кирәкмәве турында әйтте. Нибары 15 миллиард сум җитә”, ди Марсель Шәмсетдинов. Аның фикеренчә, урам җыенына Татфондбанктан зыян күрүчеләр генә түгел, ә гомумән, дәүләт оешмаларыннан зыян күрүчеләр дә килә һәм андыйлар шактый.

Татфондбанк мөштәриләре арасында өлкән буын кешеләре күп булу аеруча кызганыч күренде. Лаеш районыннан Гөлҗиһан Балконская да хәләл көче белән җыйган миллион сум акчасыннан коры калган.

“Миңа 64 яшь инде. Үзбәкстанга чыгып китеп өч бала үстердем. Аннан кайтып йортлар салдык. Бер рәхәт күрмәдем. Шул борчудан менә күзләр дә сукырая башлады. Сөйли дә алмыйм инде мин”, диде ул яшьле күзләрен сөртеп.

Пикетта Газпромнан зыян күрүче гаиләләр, сабый балалары белән килгән иде. Күзләрендә курку катыш чарасызлык, арыганлык, өмет чаткысы да бар кебек.

“Салмачта йортыбыз бар. 2015 елда безне Газпром судка бирде. Янәсе йортыбыз аларның үзәк торбаларына якын тора. 2017 елда Югары мәхкәмә йортны сүтәргә дип карар чыгарды. Хәзер минем гаиләм ике кечкенә бала белән йортсыз калабыз. Президентка инстаграммга язабыз, фейсбукта да төркемнәребез бар. Безне беркем ишетми”, ди ике яшьлек баласы белән белән пикетка килгән Индира Макарова.

Урам җыенында катнашучыларның проблемаларын хәл итү өчен "Дәүләт тарафыннан алданганнар фиркасен” төзү тәкъдиме дә журналистларга ишеттерелде.

Сәяси активист, җәмәгать эшлеклесе Иван Климов зыян күрүчеләрнең пассивлыгына гаҗәпләнүен яшерми. Казанда гына түгел, Мәскәүдә, Үзәк банк каршына пикет белән чыгарга киңәш итә ул.

Әлегә зыян күрүчеләр Татарстанга гына каршы бара. Нигә алар Үзәк банк каршында пикетка чыкмыйлар? Ул да бит гаепле

“Эчке эшләр министрлыгы пикетка 70 кеше килгән иде дип мәгълүмат бирәчәк. Минем хисап буенча бирегә 120ләп кеше җыелды. Килеп-китүчеләр дә булды, халык гел алышынып торды. Плакатларга язылган Татфондбанкның 30-40 мең зыян күрүчеләре кая соң? Нигә алар биредә түгел? Әлегә зыян күрүчеләр Татарстанга гына каршы бара. Нигә алар Үзәк банк каршында пикетка чыкмыйлар? Ул да бит гаепле. Миңа калса, халык алдында Татфондбанкны 2014 елда икътисади кризистан чыгара алмаучы идарәчесе буларак Халиков та җавап тотарга һәм отставкага китәргә тиеш”, ди Климов. Активист сүзләренчә, мондый очракта халык яңача фикер йөртергә һәм хакимият алдына куйган максатларына ирешергә тиеш.

11 март Казанда тагын бер пикет узачак. Чарага килүчеләр, бәлки шимбә, ял көне халык күбрәк килер һәм проблемнарга хакимиятнең игътибарын ныграк җәлеп итә алырбыз дигән өмет белән өйләренә таралды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG