Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Кырымда кеше хокуклары торышы начарайган


Эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап уздырылган пикетларның берсендә
Эзәрлекләнүче кырымтатарларны яклап уздырылган пикетларның берсендә

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда "кеше хокуклары торышы кискен начарайган". Бу хакта Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы хисабында белдерелә. Хисап аннексиянең өч еллыгына багышлана.

Хокук яклаучылар иң төп проблемнарның берсе итеп ярымутрауда кеше хокуклары торышын нәтиҗәле күзәтү механизмы юклыгын күрсәтә. Мондый механизмны булдыру халыкара җәмәгатьчелек алдында торган бурычларның иң мөһимнәреннән берсе булырга тиеш, диелә.

Хокук яклаучылар раславынча, кырымтатар халкы Мәҗлесе активистларын эзәрлекләү соңгы елда "яңа дәрәҗәгә" күтәрелгән. Хисапта кырымтатар активистларын эзәрлекләү очраклары күрсәтелә. 26 февраль эше нигезендә, "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле эшләр, социаль челтәрләрдә чыгарылган постлар нигезендә эзәрлекләүләрнең мисаллары китерелә. Шулай ук адвокатлар Эмиль Курбединов һәм Николай Полозовка басым ясау турында да әйтелә.

Amnesty International Русия белән сөйләшүләр вакытында хокук яклаучыларны Кырымга кертү мәсьәләләрен күтәрергә һәм Кырымда кеше хокуклары яклауның "бөтен мөмкинлекләрен кулланырга" чакыра.

Февраль башында Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы да Кырымда тоткарланган активистларны яклап чыгыш ясаган иде.

XS
SM
MD
LG