Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тагын тугыз русияле һәлак булган, берсе – татарстанлы


Русия солдатлары Пальмира янындагы хәрби базаларында
Русия солдатлары Пальмира янындагы хәрби базаларында

Сүрия сугышында тагын тугыз русияленең, шул исәптән бер татарстан кешесенең һәлак булуы ачыкланган. РБК һәм Conflict Intelligence Team оешмасы уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, Яшел Үзән кешесе Дмитрий Маркелов Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән булган.

Сүриядә соңгы айларда тагын тугыз русияленең һәлак булуы турында билгеле булды. РБК һәм Conflict Intelligence Team оешмасы уздырган тикшерү мәгълүматларына караганда, аларның берсе, Дмитрий Маркелов – Яшел Үзәннән. Ул Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән диелә.

РБК язуынча, 32 яшьлек өлкән сержант 29 гыйнварда һәлак булган. Аны 16 февральдә Яшел Үзәндә җирләгәннәр. Хәрбинең бер туганы басмага белдергәнчә, җирләгәндә саклану министрлыгы вәкилләре булмаган. Маркелов 2005-2014 елларда Чечняда да хезмәт иткән иде, ди туганы. Хәрбинең җәсәде башта Дондагы Ростовка китерелгән. "Аның белән бергә Ростовка тагын 13 табут килгән. Дмитрийның җәсәде очкыч белән Казанга кайтарылган. Туганнар шуннан барып алды", дип сөйләгән Маркеловның бер туганы.

Сүриядә һәлак булган тугыз русияленең алтысы Вагнер ширкәтендә хезмәт иткән, диелә.

Күптән түгел Сүриядә узган җәйдә үк һәлак булган тагын бер Татарстан хәрбие турында билгеле булган иде. Казанлы Марат Әхмәтшин артиллерист булып хезмәт иткән һәм июньдә Пальмира янында һәлак булган. Аны августта җирләгәннәр.

Сүриядә һәлак булган Русия хәрбиләре дистәләр белән санала. Былтыр 8 июльдә Сүриядә Ми-25 хәрби боралагы бәреп төшерелү нәтиҗәсендә, Рәфәгать Хәбибуллин һәлак булды. Ул Ульян өлкәсендә, туган авылында җирләнде.

XS
SM
MD
LG