Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон полициясе Британия парламенты янындагы һөҗүмне исламчы террорчылык белән бәйли


Һөҗүм булган урында коткаручылар эшли

Британия хөкүмәтенең террорчылыкка каршы көрәш бүлеге башлыгы Марк Роули сүзләренчә, 22 мартта Лондонда һөҗүм оештыручы исламчы террорчылык белән бәйле. Әлеге вакытта тагын берничә кеше тоткарланган.

Лондон полициясе Британия парламенты янында чәршәмбе оештырылган һөҗүмне исламчы террорчылык белән бәйли дип хәбәр итә Британия хөкүмәтенең террорчылыкка каршы көрәш бүлеге башлыгы Марк Роули. Чәршәмбе террор һөҗүме нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды, 40тан артыгы яраланды. Һөҗүм итүче үтерелде.

"Скотланд-Ярд" вәкиле сүзләренчә, полиция һөҗүм итүченең кем булуын ачыклаган, ләкин исеме әлегә әйтелми. Элегрәк аның исламчылар белән элемтәдә булуы турында The Independent газеты язган иде, ләкин соңрак әлеге мәгълүмат алып куелды.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә британ полициясе Бирмингемдагы бер фатирда төнге тентү уздырды. Тентү берничә сәгатькә сузылды, тоткарланучылар бар.

22 мартта Британия парламенты янында бер автомобиль берничә җәяүлене таптады. Аннары машина йөртүче парламент алдында кизү торучы полиция хезмәткәренә пычак белән ташланды. Полиция мәгълүматларына караганда, дүрт кеше, шул исәптән полиция хезмәткәре, һәлак булган, 40тан артыгы яраланган. Ике һөҗүмне дә бер кеше оештырган дип белдерелә.

Парламентта эш туктап торды, ләкин пәнҗешәмбе ул үз эшен гадәттәгечә дәвам итте.

Кичәге һөҗүм – 2005 елдан бирле Лондондагы иң зур һөҗүм. Ул вакытта Лондон метросында өч поезд һәм бер автобус шартлатылды, 52 кеше һәлак булды.

Нәкъ бер ел элек Брюссель һава аланында һәм метрода шартлау булып 35 кешенең гомере өзелде.

XS
SM
MD
LG