Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 00:09

Республика милли демократик хәрәкәткә таянырга тиеш


2017 елның 26 марты. Казан. Коррупциягә каршы урам җыены. Сары шарлар һәм Русия байраклары

Казанда коррупциягә каршы урам җыенында милли хәрәкәт нишләп катнашмады?

2017 елның 26 марты. Русиянең күп шәһәрләрендә коррупциягә каршы Навальный оештырган хакимият белән килештерелмәгән митинглар һәм җыеннар узды. Казан да читтә калмады. "Крылья советов" паркында меңләп кеше җыелды. Бик күп сары шарлар һәм берничә Русия байраклары күренде.

Шулвакыт сорау туды, нишләп әле коррупциягә каршы митинг милли хәрәкәт вәкилләресез уза? Гомумән, бармы шундый сәяси төсмерле хәрәкәт? Без еш кына төрле сайтларда милли тормышның аерым мәсьәләләре турында бәхәсләшәбез, ләкин республикада хакимият өчен көрәш мәсьәләләренә кагылмыйбыз. Мондый көрәш белән милли республика статусын йомшартырбыз да, бүгенге хакимият урынына манкортлар яки Мәскәү тарафыннан билгеләнгән түрәләр килеп утырыр дип куркабыз. Бу көрәшне республикага каршылар үз мәнфәгатендә кулланыр дип шүрлибез. Ләкин сәяси процессларны Татарстанны яратмаган, 90нчы елларда салынган нигезне җимерү эше алып барган кешеләргә тапшыру да тискәре нәтиҗәләргә китерәчәк. Нишләргә соң?

Халыкның тормышын яхшырту, аның мәдәниятен үстерү урынына, күбрәк хуҗалык эшләре, үзләрен баету белән шөгыльләнгән хакимияткә карата халыкта ризасызлык арта

Республика хакимияте дә "нишләргә?", "кемгә таянырга?" дип башын кашыйдыр, дип уйлыйм. Мәскәү аларны җиңел генә чүплеккә ташларга мөмкин. Федераль үзәккә өмет аз. Яисә бик кыйммәт бәя сораячаклар. Энәсеннән җебенә кадәр чистартып, үзеңне халык канын эчүче төп явыз итеп калдырачак. Милли хәрәкәткә таяну да кыен. Толерантлык сәясәтен алга сөреп, милли мәсьәләләрдә бөтен позицияләрне биреп бетерделәр. Халыкның тормышын яхшырту, аның мәдәниятен үстерү урынына, күбрәк хуҗалык эшләре, үзләрен баету белән шөгыльләнгән хакимияткә карата халыкта да ризасызлык арта. Мәскәү дә үз гаепләрен җирле хакимияткә аударып килә.

Навальныйның митинглар оештыруы аңлашыла. Медведев турында компроматлар бастырып һәм халыкны мәйданнарга чыгырып, вакыйгаларның бары өч юнәлештә китә алуын фаразларга була. Башта шуны искә алу кирәк, Навальный халык арасыннан чыгып, хакимияткә менәргә омтылучы кеше түгел. Аның артында куәт оешмаларыннан абруйлы мили-патриотик төркемнәр тора һәм аларның үз максатлары бар. Максатларның берсе – Дмитрий Медведев һәм тагын берничә уңайсыз сәясәтчене корбан итеп, протест хәрәкәтенең дилбегәсен үз кулыңа алу була ала. Бу Путин кланнары дәрәҗәсендәге көрәш, сайлау көне якынлашкан саен кискенләшергә мөмкин. Бу Путинны тулысынча буйсындыру өчен шатнажлау да була ала. Бүген – Медведев, ә иртәгә – ул. Бу инде Путинга тәэсир итү өчен көрәш. Һәм өченче вариант – Путинны төшерү һәм хакимиятне үз кулларына алу.

Татар мили хәрәкәтенең дә, республика хакимиятенең дә ныклы беректәшләре юк

Бу өч варианта да татар мили хәрәкәтенең дә, республика хакимиятенең дә ныклы беректәшләре юк. Өч варианта да алар җиңеләчәк. Һәм бу очракта алар берләшергә тиеш. Республиканың язмышына битараф булмаучыларның барысы да аңлый моны. Шуңа күрә алар Мәскәү гамәлләренә ничек җавап бирергә белми аптырашта калды.

Казандагы митингларда ясалган чыгышлар нигездә җирле хакимиятләргә каршы булды. Алар төзелеш ширкәтләренең алданган дольщикларына, Татарстан банкларының бөлгенлегеннән зыян күрүчеләргә ярдәм итмәүдә гаепләнде. Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуына каршы да ялкынлы чыгышлар булды. Шулай итеп, җирле хакимияткә каршы, шул исәптән, мили республиканың статусына каршы протест кәефләр барлыкка килде. Никтер халык бөтен бәладә Конституциянең суверенитет турындагы маддәсен һәм Мәскәү белән Казан арасындагы шартнамәне гаепли. Суверенитет турындагы маддәнең һәм килешүнең икътисади проблемнарга, банк кризисына катышы булмаганын аңлатып булмый.

Мәскәүгә ярарга тырышам дип милли оешмаларны тулысынча чистартып бетерү җитәкчеләрнең зур хатасы булды

Тагын шул ук сорау килеп туа. Милли хәрәкәт бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? Бер яктан, җирле хакимияткә каршы торып, милли республиканың нигезен какшатырга мөмкин. Сер түгел, бу Мәскәүгә коррупциягә каршы көрәш байрагы астында республикада тикшерүләр башлау өчен сәбәп булачак. Мәскәүгә ярарга тырышам дип, милли иҗтимагый оешмалар белән, реаль оппозиция буларак, хезмәттәшлек итәсе урынга аларны тулысынча чистартып бетерү безнең җитәкчеләрнең зур хатасы булды.

Хәзер инде милли хәрәкәтләрдәге каршылык кәефләрен республикага каршы түгел, ә чыннлап та коррупция һәм караклыкка каршы юнәлтер өчен дилбегәне кем үз кулына ала дигән сорау туа. Кем республикага да, аның статусына да зыян китермичә хакимиятне алыштыру програмын тәкъдим итә ала? Яисә кем чын оппозиция була ала? Хакимиятнең бар гамәлләренә 100% "хуплау" булмасын өчен, "Бердәм Русия" тавышларның 85 процентын җыймасын өчен.

Мәскәү алдында зур уңышлар турында хисап бирү – җирле хакимиятнең төп хатасы

Совет чорыннан калган гадәт белән Мәскәү алдында зур уңышлар турында хисап бирү – җирле хакимиятнең төп хатасы. Аңа, кирсенчә, оппозиция барлыкка килүгә ярдәм итәргә кирәк иде. Дөрес, ул сайлаучыларның күпмедер тавышын үзенә алыр иде, ләкин бу чын демократия булыр иде.

Һәм шуннан төп нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Русия хакимияте һәм бигрәк тә республика җитәкчелеге курыккан демократия – милли хәрәкәтнең барлыкка килү һәм үсү нигезе. Хакимият "караклар һәм жуликлар" фиркасенә түгел, ә милли һәм хәтта гади демократик хәрәкәтләргә таянырга тиеш. Ләкин алар Мәскәүдән китерелмичә, республиканың үзендә оешырга тиеш. Әйткәндәй, суверенитетның мәгънәсе дә шунда. Республика белән өстән Мәскәү билгеләгән түрәләр түгел, ә астан халык идарә итәргә тиеш.

Ә бу ничек оештырылырга тиеш соң? Бу бик авыр сорау. Милләтпәрвәрләр арасында лидер булырдайлар бармы? Кем артыннан халык иярә ала? Ул нинди яңа сәяси һәм икътисади програмнар тәкъдим итә ала?

Милли хәрәкәт йә туган якны өйрәнү, йә хакимият белән берлектә сабантуйлар уздыру белән мәшгуль

Әлегә програмнар да, лидер да юк. Аларның барысы да йә туган якны өйрәнү, йә хакимият белән берлектә сабантуйлар уздыру белән мәшгуль, ә күбесе бөтенләй күләгәдә утыра. Яшьләр үз потенциалын тормышка ашыру өчен социаль лифтлар булмау турында күп сөйли. Оппозиция аша хакимияткә килү, түрәләрне алыштыру, халык теләктәшлек белдергән очракта, үз програмннарын тормышка ашыру – социаль лифт менә шул була да инде.

Һәм тагын бер нәрсә. Татар милли хәрәкәте яңарышы мисалы итеп без гадәттә узган гасыр башын алабыз. Ул вакытта татарлар арасында фиркаләр дә, иҗтимагый хәрәкәтләр дә барлыкка килде, милли мәнфәгатьләрне яклаучы депутатлар да узды, капиталистлар да милли юнәлештә иде. Бәлки, бүген дә капиталистларга хакимияттә чагында, кулларында акча һәм капитал бар чагында шул яңарыш турында уйларга вакыттыр.

Ильяс Илалетдинов
галим, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG