Accessibility links

якшәмбе, 28 май 2017, Казан вакыты 00:36

29 март Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Татарстан укытучыларына беренче, икенче һәм бишенче, алтынчы сыйныф укучылары өчен яңа татар тарихы дәреслекләре тәкъдим ителде.

Институт галиме Марат Гыйбатдинов сүзләренчә, яңа дәреслекләрдә татар-монгол игосы төшенчәсе бетерелгән.

"Иго дигән сүз тарихи чынбарлыкка туры килми һәм күбрәк эмоциягә бәйле. Хәзер без бу чорны урыс кенәзләренең Урда ханнарына бәйлелек чоры дип атыйбыз", ди галим.

Яңа дәреслекләрдә сәяси тормыштан бигрәк татарның мәдәниятенә өстенлек бирелгән. Гыйбатдинов сүзләренчә, балалар урта гасыр кешеләренең мәдәниятен, көндәлек тормышын, киемнәрен өйрәнергә тиеш. Биредә урыс кына түгел, ә Русиядә булган башка милләтләр турында да сүз бара. Яңа стандартлар буенча һәр бала үз милләте, төбәге, халкы тарихын белергә тиеш. Бу таләп федераль дәрәҗәдә куелган.

Иго дигән сүз тарихи чынбарлыкка туры килми һәм күбрәк хискә бәйле

"Әлегә беренче, икенче һәм бишенче, алтынчы сыйныфлар өчен дәреслекләр булдырылган. Быел җиденче сыйныф өчен әзерләнә. Максат – һәр ел бер сыйныф өчен аерым дәреслек чыгару", ди Марат Гыйбатдинов.

Галим сүзләренчә, тарих укытуны федераль дәрәҗәдә үзгәртү карары чыгарылгач, аны ничек үзгәртергә дигән сорау туган. Тарих институты бу уңайдан үз фикерләрен җиткергән, федераль үзәк моңа каршы килмәгән.

Тарих институты галиме Марат Лотфуллин, уку стандартларына яңалык кертү - алга китеш, әмма Алтын Урдага карашны үзгәртү өчен күп вакыт кирәк, ди.

70 ел бер юнәлештә тәрбияләгәнне бер елда гына үзгәртеп булмый

"70 ел бер юнәлештә тәрбияләгәнне бер елда гына үзгәртеп булмый. Моның өчен буыннар үзгәрү кирәк. Русия тарихы китабына кертелергә тиешле үзгәрешләр бик күп. Ярый әле кыргыйлык күренешләре бераз йомшартылды", ди ул.

Әлмәт районы Урсалы авылы мәктәбе укытучысы Радик Фәрдиев яңа китапларны уңай бәяли, балаларга кызыклы итеп, аңлаешлы телдә язылган, Алтын урда, Болгар чоры турында уңай тәэсир калдыра, ди. Әмма аны мәктәпләрдә Татарстан тарихын аз укытылуы борчый.

Татар халкының тарихын өйрәнер өчен елына ун сәгать кенә бик аз

"Татар халкының тарихын өйрәнер өчен елына ун сәгать кенә бик аз. Америка президентларын, Англия патшаларын Көнбатыш Европа тарихын яттан өйрәнәбез, ә үз тарихыбызга ун сәгать кенә бирәбез. Моның белән килешә алмыйм. Татар тарихын өйрәтүне кимендә 34 сәгатькә арттырырга кирәк”, ди Фәрдиев.

Мәгарифне үстерү институты укытучысы Илсөя Фокеева татар тарихын аерым дәрес итеп булдыруны хыял буларак кына күрә. “Күп сәгать татар теленә, Бердәм дәүләт имтиханы булган урыс теле, математикага бирелә, шул сәбәпле татар тарихына вакыт калмый. Әмма аны аерым дәрес итү бик яхшы булыр иде”, ди ул.

Казан федераль университеты галиме Резедә Хораськина, элек татар тарихын бөтен факультетларда укытсалар, хәзер аны тарихчылар гына өйрәнә, диде Азатлыкка.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG