Accessibility links

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә яшь башкаручыларның “Дуслык моңы-2017” халыкара җыр бәйгесе үтте. 16нчы тапкыр оештырылган сәнгать ярышмасында быел җәмгысе 52 дәгъвачы үз сәләтләрен күрсәтте.

“Дуслык моңы” фестивале 1991 елдан бирле оештырылып килә. Башкортстан белән Татарстан республикалары мәдәният министрлыклары, сәнгать өчен җаваплы башка оешмалар аны әзерләүгә үз көчен сала килде. Соңгы тапкыр конкурс 2013 елда узган иде. Шулай итеп, төрле сәбәрләр белән, дүрт еллык тәнәфес булып алды. Нәкъ менә соңгы бәйгедә бу сәнгать бәйрәменә мәшһүр татар җырчысы Фәридә Кудашева исеме бирелде.

Быелгы конкурсны оештыручылар исемлегендә Башкортстан мәдәният министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге һәм Нефтекама шәһәре хакимияте. Җыр бәйрәмен әзерләүчеләр әйтүенчә, ярышмада катнашу теләген белдереп башта 70тән артык кешедән гариза алынган булса да, төрле сәбәпләр аркасында, финалда көч сынашуга 52 сәләт иясе үтә. Алар – Башкортстан белән Татарстаннан гына түгел, ә Русиянең дистәгә якын өлкә һәм шәһәрләреннән, шулай ук Казакъстан, Кыргызстан һәм Беларус республикаларыннан.

Конкурста катнашучылар
Конкурста катнашучылар

Фестивальнең шартларына асәсән, беренче көнне конкурсантлар татар һәм башкорт халык җырларын башкара, ә икенче көнне композиторлар әсәрләре, ягъни эстрада җырлары тыңлана. Нәтиҗәләр исә ике тур нигезендә чыгарыла. Жюрины элекке елларны күренекле җыр мөгаллимәсе, профессор Миләүшә Мортазина җитәкли иде. Быел исә бәяләмә төркеме рәисе – Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының җыр кафедрасы мөдире Фәрзәнә Сәгыйтова. Беренче көнне тыңлаулардан соң ук ул быелгы бәйгедә зур сәхнәләргә менәрлек яшьләрнең булуын әйтте. “Озын көйләрне, халык җырларын оста башкара алган яшьләр, гадәттә, киләчәктә зур уңышлар яулый”, ди ул.

Жюри әгъзалары да, һәрвакыттагыча, атаклы шәхесләр. Композиторлар Нур Даутов, Риф Гатауллин, җырчылар Флүрә Килдиярова, Идрис Газиев, Зөлфия Шакирова, Азамат Тимеров, Дамира Сәитова ике көн дәвам итүче киеренке бәйгедә гадел булырга тырыша. Алар бәйге тәнәфесләрендә яшь талантларга осталык дәресләре дә оештырып файдалы киңәш-теләкләрен җиткерә. Конкурста инде моңа кадәр дә төрле җыр бәйгеләрендә катнашып “чарланган”, кыюланган, тәҗрибә туплаган егет һәм кызлар байтак. Мисал өчен, Яңавылдан Нәфис Нигамаев белән Лилия Гаязова, Иглин районыннан Фәһим Токымбәтов, Нефтекамадан Ринат Салихҗанов, Уфадан Тимур Рамазанов башка җыр ярышмаларында да көчләрен сынаган, җиңүләр яулаган җырчылар. Шул ук вакытта әле мәктәптә генә укыган 16-17 яшьлек егет һәм кызларның булуы да куанычлы хәл дип билгели жюри әгъзалары. Мисал өчен, Ижау каласыннан килгән 16 яшьлек Рөстәм Егоров инде шактый әзерлекле булуын күрсәтеп сокландырды.

Бәйгенең икенче көнендә конкурсантлар эстрада әсәрләрен башкаруда көч сынаша. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары әсәрләре арасында элекке еллардагы ретро җырлар да, яңараклары да бар. Чит төбәкләрдә килгән башкаручылар да татар телен камил белүләрен, җыр сәнгатенә җитди карауларын раслый. Алар арасында җырчы һөнәреннән ерак булганнары да байтак. Мәсәлән, Ульян өлкәсеннән Руслан Мөхәммәтҗанов икътисадчы һөнәрен сайлаган, югары уку йортын тәмамлап килә. Ә җырлый һәм конкурсларда катнаша башлавы мәктәп елларыннан ук. Киләчәктә дә җырлавын дәвам итәчәген әйтә.

Бәйгечеләрне игълан итү
Бәйгечеләрне игълан итү

Шулай итеп ике көн дәвам иткән бәйге тәмам. Өченче көн җиңүчеләрне ачыклау, аларны бүләкләү һәм Гала-концерт өчен тәгаенләнгән. Фестивальне ябу тантанасына Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова килгән. Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ришат Дәүләтов белән бергә чираттагы сәнгать бәйрәмендә катнашучыларга котлау сәламнәрен җиткерде ул. Төп җиңүчеләрне бүләкләгәнче, төрле номинацияләрдә уңышлы чыгыш ясаучылар хөрмәтләнә. Алар сәхнәдә тамашачылар алдында тагын да бер җыр башкару хокугына ия булды. Гран-прины Зианчура районыннан башкорт кызы Әлфия Морзабаева яулады. Аңа 100 мең сумлык сертификат тапшырыла. Бу акчаларны ул музыка җиһаз-җайланмалары алуга тотыначагын әйтте. Иң гаҗәпкә калдырганы шул – Әлфия туташ беркайда да музыкаль белем алмаган, авылда яши. Ә җырлый башлавы, әнисе әйтүенә караганда, ике яшеннән үк икән. Менә шундый табигать тарафыннан бирелгән талант ияләре җәүһәрләр башка авылларда да әллә күпмедер әле бер карасаң.

Ульян өлкәсеннән Руслан Мөхәммәтҗанов
Ульян өлкәсеннән Руслан Мөхәммәтҗанов

Илдәге икътисади кризис сәбәпчедерме, шулай итеп төп бүләкнең бәясе дә төшә. Элекке елларда төп җиңүчегә машина бүләк итәләр иде. Мәсәлән 2013 елда узган соңгы конкурста Гран-при яулаган Илнар Шәрәфетдиновка 14нче модель “Жигули” машинасы ачкычы тапшырылган иде.

Конкурста катнашучыларны хөрмәтләп беткәннән соң, “Гала-концерт”ның икенче өлешендә бәйрәмне жюри әгъзалары булган җырчылар чыгышлары ямьләде. Киләсе “Дуслык моңы” бәйгесе тагын ике елдан – 2019 елда оештырылачак дип әйтелде.

“Үз татарым өчен уңайсызландым”

Беренче карашка “Дуслык моңы” бәйгесе бик матур узган кебек. Әмма жюри әгъзалары һәм оештыручыларның күңелен кырган хәлләр дә бар. Аларны “Азатлык” хәбәрчесенә тәфсилләбрәк бу бәйгеләрдә һәрчак бәяләмә төркемендә була килгән җырчы Идрис Газиев сөйләде.

Идрис Газиев
Идрис Газиев

Идрис Газиев: “Күңелне иң әрнеткәне – быелгы конкурска Татарстан рәсми хакимиятенең битарафлыгы. “Дуслык моңы” фестивале баштан ук ике тугандаш республиканың уртак бәйрәме буларак оештырыла килде. Элекке елларда аңа матди ярдәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы да бирә иде һәм Казаннан югары җитәкчеләр йомгаклау тантанасына килә иде. Мәсәлән, соңгы тапкыр оештырылган 2013 елда ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина килеп матур сүзләрен әйтте, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ә быел һичнинди матди ярдәм дә, Казаннан котларга килүче рәсми шәхес тә юк. Ә бит Татарстан ягына Башкортстан мәдәният министрлыгыннан да, республика халык иҗаты үзәгеннән дә рәсми чакырулар җибәрелгән. Шуларга хәтта килә алмыйбыз дип җаваплар да язмаганнар. Менә шушындый аңлашылмаган бер мөнәсәбәт. Шәхсән мин моны һичничек аңлый да, аңлата да алмыйм. Мин үз татарым өчен, йомшак итеп әйткәндә, бик уңайсызланам. Менә шундый мөнәсәбәт сәбәплеме, Татарстаннан бу конкурса килүчеләр дә икәү генә булды һәм дөресен әйтергә кирәк аларның әзерлек дәрәҗәсе дә түбән. Тагын бер нәрсәгә игътибар юнәлтмичә булмый. Ярый Татарстаннан килмәсеннәр дә ди, ә бит Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләренең дә һичберсе күренмәде бу бәйрәмдә. Нидер сөйли башласалар республкабызда егермегә якын татар милли оешмасы бар дип мактаналар. Хәер аларның байтагы исемгә бар, санга юк дәрәҗәсендә инде. Ләкин бит берничә рәсми теркәлгән оешма бар. Кайда йөри мәсәлән Башкортстан Татар конгрессы рәисе, кайда Татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре. Ярый җитәкчеләренең бәлки вакыты да юктыр, ә бит аларның урынбасарлары, ярдәмчеләре бар, һичьюгы аларны җибәрсеннәр иде. Әллә ни чыгымнар да кирәкми, җиңүчеләрнең күңелен күрергә. Казаннан дөнья татар конгрессыннан бушка алып кайткан китапларын булса да бүләк итә алырлар иде. Шулай итеп Татарстан ягына да, Башкортстан татар оешмаларына да үпкәбез зур. Киләчәктә безнең фикерләргә колак салырлар дип өметләнәбез”.

Римма Утяшева
Римма Утяшева

Нефтекамада яңгыраган дәгъвалар буенча фикерен белү өчен “Азатлык” хәбәрчесе Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, татар оешмалары берлеге җитәкчесе Римма Утяшевага мөрәҗәгать итте. “Безгә бернинди рәсми чакыру килмәде, ә чакыру булмагач анда урамнан гына барып кергән кебек хәл килеп чыга. Яхшылап чакырсалар бер проблем юк, барган булыр идек. Мин анда барырга әзерләнгән дә идем. Чакырмаулары махсус та эшләнә дип шикләнәм”, дип җаваплады Римма ханым.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG