Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Хәмитовка туры эфирга сораулар әзерлиләр


Хәмитовка туры эфирга сорау яздыру, 8 апрель, Уфа
Хәмитовка туры эфирга сорау яздыру, 8 апрель, Уфа

13 апрель Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Җәмәгатьчелек аңа сораулар җибәрә. Ләкин "тиешсез" сораулар барып җитмәскә охшаган.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 13 апрель туры эфирда республика халкының сорауларына җавап бирәчәк. Быел ул җиденче тапкыр оештырыла. Рөстәм Хәмитовка сорау кабул итү өчен 6 апрель бердәм телефон үзәге эшли башлады. Аңа тәүлек әйләнәсенә һәркем шалтыратып сорау бирә ала.

Республикадагы Башкортстан юлдаш телевидениесе, "Россия-Башкортостан", "Вся Уфа", "РБК-Уфа", шулай ук "Спутник FM", "Россия Башкортостан радиосы" халыктан сораулар яздыру белән мәшгуль. Аларга бирелгән җаваплар шушы каналлар аша трансляцияләнәчәк.

Сорау бирүчеләр
Сорау бирүчеләр

8 апрель башкалада “Вся Уфа” каналы сораулар яздырды. Ул төшкә кадәр Уфаның Шакша бистәсендә узса, төштән соң башкала үзәгендәге Яшьләр мәдәнияте сарае каршындагы мәйданда үтте. Сорау бирергә килүчеләр арасында башкорт яшьләренең элекке лидеры Ринат Баимов, “Ак тамыр” башкорт милли үзәге рәисе Ирек Агишев, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы рәисе Динә Морзакаева һәм Татар иҗимагый үзәгенең башкала татарлары мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов та бар иде.

Ринат Баимов
Ринат Баимов

“Вся Уфа” журналистлары Ринат Баимовны күрү белән каядыр шалтыраттылар һәм мәйданда полиция вәкилләре дә пәйда булды. Ринат Баимов сорау бирүдә катнашмый китеп барды. Азатлык хәбәрчесенең аның нинди сорау бирергә теләве белән кызыксынуына ул шуларны сөйләде:

“Бездә милли мәсьәләләр бар диләр, ләкин чынлыкта ул юк. Бездә эшсезлек бар. Һәм беренче нәүбәттә ул башкорт милләте вәкилләре арасында көчле. Шуңа күрә минем төп үтенечем – башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә умартачылыкка, бакчачылыкка, авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өйрәтү буенча һөнәрчелек уку йортлары, курслар ачарга кирәк. Шулай ук аларны хокукларын белергә һәм хисап буенча да укыту кирәк. Чөнки белемле халык үзенә урын таба ала. Элек социализм чорында эшләрне авыл хуҗалыгы рәисләре оештырса, хәзерге капитализмда һәркем үз-үзен карарга тиеш. Ә үзен карау өчен аларның белемнәре булуы зарур. Шуңа күрә мин башкорт халкына белем бирүне сорыйм”.

Ирек Агишев
Ирек Агишев

Ринат Баимов артыннан ук “Ак тамыр” башкорт оешмасы рәисе Ирек Агишев та сорауларының Рөстәм Хәмитовка барып җитмәячәгенә шикләнеп китеп барды. Ул республика башлыгына шундый сораулар бирергә җыенган булган:

“Хәрмәтле Рөстәм Хәмитов! Мин сезгә күп тапкырлар сораулар җибәреп карадым, ләкин алар барып җитмәде. Әлеге вакытта мин шундый сорау бирер идем: җәмәгатьчелек республиканың йөзьеллык юбилеена әзерләнә башлады. Без ул уңайдан нинди чаралар үткәреләчәген белмибез. Юбилей чараларын Мәскәү катнашыннан башка республика хакимиятенең оештыруын теләр идек. Без – җәмәгатьчелек оешмалары исә сезгә ярдәм итәргә әзер. Икенчедән, бездә гражданлык җәмгыяте юк. Шуны булдыру өчен республика хакимиятенең җәмәгатьчелек оешмалары белән диалогка керүен сорыйм. Әгәр диалог булса, безнең республикада коррупция дә, җинаятьчелек тә бетәр иде, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителер иде”.

Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Рөстәм Хәмитовка сорау яздыруда җәмәгатьчелек социаль темаларны гына күтәрде. Алар арасында тузган торак һәм инвалидларны торак белән тәэмин итү, йортларны, юлларны төзекләндерү уңаеннан сораулар бирелде. Җәмәгатьчелек оешмаларыннан бары тик Татар иҗтимагый үзәгенең Уфа татарлары мәдәнияте фондын саклау һәм үстерү фонды рәисе Наил Хәкимовка гына соравын яздыру мөмкинлеге бирелде. Наил Хәкимов Азатлыкка республика Башлыгына нинди сорау бирүен әйтте:

“Мин республика башлыгына биш тапкыр мөрәҗәгать иткән идем. Аларда ТИҮ исеменнән Уфада “Татар халык йорты” тәзү өчен җир алуда ярдәм сораган идем. 2014 елдан бирле ул хат алышулар бара, ләкин ярдәм юк. Мин җиде тапкыр Рөстәм Хәмитов белән очрашуга язылдым. Ләкин ул кабул итмәде. Инде монысы аша сигезенче тапкырга мөрәҗәгать иттем. Ләкин соравымның аңа барып җитүеннән шикләнәм. Безнең оешма вәкилләре ел саен сорауларын бирә. Ләкин аларның берсенең дә яңгыраганы юк”.

XS
SM
MD
LG