Accessibility links

Башкортстанда кайбер районнарга эшсезлектән юкка чыгу янаганда, Себердә эшләүче эшкуар туган авылында терлек үрчетү хуҗалыгы булдырган.

Башкортстанда кайбер районнар муниципаль берәмлек буларак юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов 4 апрель икътисади үсеш министрлыгының еллык җыелышында белдерде.

Узган ел республикадан 140 мең кеше акча эшләү өчен башка төбәкләргә киткән. Халык читтә акча казана, чөнки авылларда эш юк. Кайбер районнарда халык саны 22 процентка кадәр кимегән. Болай дәвам итсә, кайбер районнар биш елдан юкка чыгарга мөмкин, диде республика җитәкчесе.

Хәмитов икътисади үсеш булмаган район башлыкларын кискен тәнкыйтьләп: "Сез нәрсәгә өметләнәсез? Республика бюджетыннан бертуктаусыз акча гына алугамы?" дип орышты.

Узган ай Чишмә районының бер төркем активисты район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп Уфада ачлык игълан иткән иде. Алар районындагы хәлләрне "башбаштаклык" дип атады. "Мәктәпләрнең 70 проценты ябылган, районда җитештерү тәмам бетеп бара, күп кенә ширкәтләр ябылган, меңнәрчә кеше эшсез калган, торак фонды тиешле максатта кулланылмый" дип сөйләде алар.

Хәмитов чыгышында аерым районнарны атамады, әмма мондый вазгыятьтә икътисади үсеш турында сүз бара алмый, диде.

Икътисадчы Илдар Габитов сүзләренчә, эш хакларын арттыру турында дәүләт карары кабул ителмәсә, Башкортстан 20 елдан танып булмаслык хәлгә киләчәк.

Социолог Илгиз Солтанморатов, Русиянең зур проблемы – авылдагы халыкның картаюы Башкортстанга да килеп җитә, ди.

Авылларда карт-коры гына калып бара

Башкортстанда яшәүче журналист Флүрә Низамова сүзләренчә, кайсы гына районны алма, хәлләр бик мөшкел. Ул Хәмитовка "халык китә дип борчылучылар күп ул, ә сез республика җитәкчесе буларак моны туктатырдай финанс һәм башка төрле нинди програмнар тәкъдим итәсез соң?" дигән сорау куя. Низамова сүзләренчә, авылларда инде карт-коры гына калып бара, яшьләргә эш юк.

Хөкүмәт ҖЧҖ феодалларын яклый, чөнки барлык чиновниклар чылбыры бергә үрелгән

"Булганы да фермаларда өч-дүрт алкаш ир-ат түләүсез диярлек эшли, элеккеге колхоз рәисләренә шундый маргиналлар белән эшләү файдалы, чөнки алар аяк терәп акча сорый алмыйлар. Кыскасы, чып-чын феодализм! Шул ук кичәге рәис, бүгенге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ҖЧҖ) җитәкчеләре, печән өстендә утырган эт шикелле, җирне, милекне бүтәннәргә бирмәс өчен җан тартышалар, шул ук вакытта җитештерүчәнлек үрнәге дә күрсәтмиләр, чөнки аларга яхшы яшәргә болай да җитә. Ә хөкүмәт шул ук ҖЧҖ феодалларын яклый. Чөнки барлык чиновниклар чылбыры бергә үрелгән", ди ул.

Флюра Низамова
Флюра Низамова

Низамова пенсиядә үзенең туган авылы – Ярмәкәй районы Иске Шахтада яшәп ята. Бу авылда 100ләп өй бар.

Авылда эш юк. Эш булмагач, эшләрдәйләр китеп бара

"Башкортстанның бөтен авылларында халыкның яртысыннан күбесе, яшьләр Себердә нефть, газ таба һәм бүтән эшләрдә. Авылда эш юк. Эше булмагач, эшләрдәйләр китеп бара. Авыл хуҗалыгы бик начар хәлдә. Башкортлар гына яшәгән якларда бөтенләй сөрелмәгән җирләр дә бар дип әйтәләр. Авылларда элекке кебек зур фермалар да юк. Хуҗалык җитәкчеләре үзләренә җитәрлек кенә 50-100 баш сыер асрый.

Безнең авылдагы ферманы бетереп Ташлы дигән авылга күчереп бетерделәр. Анда да сыерларның баш саны күп түгел ди. Яшьләрне механизатор булып эшләү дә кызыксындырмый. Җитәкчеләр хезмәт хакын акчалата бирә алмый", ди Низамова.

Себердә эшләүче егет туган авылын торгыза

Башкортстандагы кайбер районнарга бетү куркынычы янаганда, Себердә эшләп акча казанганнар арасында үз туган авылларын ничек тә саклап калу өчен тырышучылар да бар. Аларның берсе – Ноябрьски шәһәрендәге "Лидер Транс" ширкәте җитәкчесе Ирек Мәкъсүтов. Бу ширкәт нефть табучы "Лукойл"ның бер бүлеген транспорт белән хезмәтләндерә. Мәкъсүтов тумышы белән Башкортстанның Зилаир районы Балапан авылыннан. Авылдашлары аны "инвестор" дип түгел, ә "үзебезнең егет" дип атый.

Мәкъсүтов Балапандагы авылдашларының эшсезлеге өчен борчыла һәм моңа кадәр ташландык хәлдә булган фермаларны төзекләндереп, 40 баш токымлы мөгезле эре терлек кайтарткан. Хәзер ул малларны 11 кеше карый. Хуҗалыкка дистәләрчә сарык, ат, трактор һәм кирәкле техника да сатып алган.

"Үзебезнең егет" тырышлыгы белән берничә ел ябык торган мәктәпкә дә җан керә. Мәкъсүтов башлангыч мәктәпне төзекләндерүдә булыша, әнә шулай итеп балалар читкә йөреп түгел, ә үз авылларында укый башлый. Укытучы Айсылу Байгилдина Ирек әфәнденең бәйрәмнәр вакытында да гел ярдәм итеп торуын әйтә.

Мәкъсүтовның туганы Бүләк Аптиков әлеге агрохуҗалыкка җитәкчелек итә. Аның сүзләренчә, алар буш фермаларны төзекләндереп мал санын 600-700 башка җиткерергә уйлыйлар. Мәкъсүтов авылда мәктәпне тәмамлаганнарны укытып, хуҗалыкка белгеч итеп кайтарырга да җыена.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG