Accessibility links

Кайнар хәбәр

​Казанда Башкорт драма театры спектакльләре башлана


10 апрель Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры спектакльләре башлана. Театр Татарстанга сигез спектакль һәм бер театраллаштырылган тамаша алып килгән.

Спектакльләр арасында бер тарихи драма, ике комедия, балалар өчен ике спектакль бар. Шулай ук сезонның премьерасын - Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куйган "Антигона" спектаклен дә күрсәтәчәкләр.

Гастрольләр Баязит Бикбай 1957 елда язган "Каһым түрә" дип аталган тарихи спектакль белән башланып китә һәм 16 апрельдә театраллаштырылган тамаша белән тәмамлана.

Башкортлар шулай ук балалар спектакльләре дә күрсәтәчәк. Ләкин алар бары тик урыс телендә генә бара.

Театр директоры Иршат Фәйзуллин элегрәк Азатлыкка белдерүенчә, русча куелган спектакль күбрәк тамашачы җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Иршат әфәнде балалар өчен спектакльләрне русча куюны дәүләт телен санга сукмау булуны таный, әмма шулай да бу эшкә өстән план төшкәнгә керешкәннәрен белдерә.

XS
SM
MD
LG