Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Интехбанкны банкрот дип таныды


Арбитраж мәхкәмә утырышында
Арбитраж мәхкәмә утырышында

Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе 12 апрельдә Русия Үзәк банкының Интехбанкка дәгъвасын карады һәм аны банкрот дип таныды.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы Интехбанкта бер елга конкурс идарәчесе итеп ​билгеләнде. Киләсе мәхкәмә утырышы 2018 елның 10 апреленә билгеләнде.

Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминиятенә кермәгән кредиторлар канун нигезендә чират буенча акчаларын алачак.

Вакытлы идарә вәкиле белдерүенчә, банк милке һәм активлар бәясе 10,961 миллиард сум тәшкил итә. Интехбанкның бурычы - 25,747 миллиард сум. Шулай итеп, бурыч күләме активлар күләменнән якынча 2,5 тапкырга артыграк.

Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе 11 апрельдә Үзәк банкның Татфондбанкка дәгъвасын караган иде. Мәхкәмә әлеге банкны да банкрот дип таныды.

3 март Русия банкы Татфондбанк һәм Роберт Мусин төркеменә караган ИнтехБанкның лицензиясен алды. Шулай ук Анкорбанкның да эшчәнлеге туктатылды.

XS
SM
MD
LG