Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сүриядә химик корал куллануны хөкем итүче БМО резолюциясенә вето салды


БМОда Русия даими вәкиле урынбасары Владимир Сафронков
БМОда Русия даими вәкиле урынбасары Владимир Сафронков

Русия Сүриядә Бәшәр Асад режимы тарафыннан химик корал куллануны хөкем итүче БМО Иминлек шурасы резолюциясенә вето салды.

Русия Иминлек шурасының даими вәкиле булганлыктан Көнбатыш илләре тәкъдим иткән резолюция уза алмады. Русия Сүриядә Асад режимын хөкем итүче резолюцияләргә барлыгы җиде вето салды.

Чәршәмбе каралган резолюция кабул ителгән булса, Димәшк химик корал кулланылган көнне барлык һава чаралары турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак иде. Көнбатыш илләре тарафыннан әзерләнгән документ кабул итү өчен кирәкле ун тавыш җыйды. Ләкин Русия вәкиле урынбасары Владимир Сафронков вето салды.

Русиядән тыш, Боливия дә каршы тавыш бирде. Өч ил, шул исәптән, Кытай тавыш бирүдән баш тартты.

Элегрәк Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ дәүләт секретары Рекс Тиллерсон белән уздырган матбугат очрашуында Сүриядә химик корал куллануны тикшерүне бергә алып бару турында сүз куештык дип сөйләгән иде.

Ләкин соңрак АКШ әлеге белдерүне кире какты. Тиллерсонның рәсми вәкиле Роберт Хаммонд белдерүенчә, килешүгә ирешеп булмаган. АКШ "махсус тикшеренү кирәкми, чөнки Сүриядә химик корал куллануны тикшерү алымнары инде бар", ди.

Русия химик коралны Сүриядә оппозиция кулланган дип саный. Ләкин АКШ барлык фактлар да Асад режимына күрсәтә дип белдерә.

Суыгшчылар контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4 апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Әлеге һөҗүмнең корбаннары 72гә җитте.

XS
SM
MD
LG