Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Норманд дүртлеге" лидерлары Донбастагы хәлләр турында сөйләште


"Норманд дүртлеге"
"Норманд дүртлеге"

"Норманд форматы" кысаларында Донбасста кораллы низагны туктатырга тырышучы Германия, Русия, Украина һәм Франция җитәкчеләре телефон аша сөйләшеп фикер алышты.

18 апрель иртән Донбсста украин хәрби идарәсе (штаб украинской военной операции в Донбассе) хәлләрнең кискенләшү турында белдерде. Хәрбиләр мәгълүматларына караганда, сепаратистлар тәүлек эчендә украин ныгытмаларына таба 32 тапкыр ут ачкан. Бер хәрби яраланган.

Әлеге белдерүгә кадәр Германия канцлеры Ангела Меркель, Русия президенты Владимир Путин, Украина президенты Петр Порошенко һәм Франция президенты Франсуа Олланд пасха бәйрәме алдыннан урнаштырылган тынычлыкны дәвам итү турында сөйләштеләр. Шулай ук алар "барысын да - барысына" формуласы белән әсирләрне алышуны активлаштырырга өндәде.

Моннан тыш, сәясәтчеләр Донбасста Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) миссиясе хезмәткәрләренә карата туган куркыныч өчен дә борчылу белдерде.

Бу хакта Украина президентның рәсми сайтында хәбәр ителә. Кремльнең матбугат хезмәте дә әлеге хәбәрне бирде. Берлин һәм Париж телефон аша сөйләшүләр турында әлегә рәсми белдерми.

Март башында Минскида өч яклы контакт төркеме Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыру турында килеште. Ул 1 апрельдән үз көченә керде.

Украина көнчыгышындагы ОБСЕ күзәтү миссиясе башлыгы Александр Хуг күптән түгел Донбаста хәлләр тотрыклы түгел һәм теләсә кайсы вакытта кискенләшергә мөмкин дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG