ФСБ башлыгы Александр Бортников белдерүенчә, метрода шартлау оештырырга кушкан дип фаразланучы кешенең кем булуы билгеле. Ләкин Бортников аның исемен дә, башка мәгълүматларны да хәбәр итми.
Метрода террор һөҗүме оештыруда шикләнелүче Аброр Азимов 18 апрельдә тоткарланган иде. Ул 1990 елгы, чыгышы белән Үзәк Азиядән диелде. ФСБ мәгълүматынча, ул интихарчы Акборҗан Җәлиловны әзерләүдә катнашкан. 19 апрельдә Азимовның абыйсы тоткарлануын хәбәр иттеләр.
3 апрель Петербур метросында шартлау булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны алмады. Шартлау нәтиҗәсендә, интихарчыны да санап, барлыгы 15 кеше һәлак булды.