Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы мониторинг миссиясе машинасы Донбассның Луһански өлкәсендә юлга куелган минага эләгеп шартлаган.
Миссиянең бер хезмәткәре һәлак булган, берәү яраланган. Бу хакта Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының хәзерге рәисе, Австрия тышкы эшләр министры Себастьян Курц белдерә.
Твиттерда ул Украинадан фаҗига турында хәбәр килүен, патруль машинасының минага эләгүен, бер хезмәткәрнең һәлак булуын, берсенең яралануын белдерә.