Accessibility links

Кайнар хәбәр

26 апрель – Тукай көне

26 апрель – Тукай туган көн – Шигърият бәйрәме, "Мин татарча сөйләшәм" чараларын йомгаклау көне. Азатлык көннең иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

"Лаекларны сайлау җиңел эш түгел"

Татарстан Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче президенты Миңтимер Шәймиев тә килде. Аның янында Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Тукай бүләгенә ияләргә карата Шәймиев: "Лаекларны сайлау җиңед эш түгел", ди.

2017 елның Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге бүген Җәлил театрында Мәдинә Маликовага ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиевага (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салиховка ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен) тапшырылачак.

Укучыларның кайберләре нинди бәйрәм булуын белми

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы

​Сәнгатькәрләр, язучылар Казан үзәгендәге Тукай һәйкәле янына җыела башлады. Татарстанда Тукай туган көнне, Ана теле көнен бәйрәм итү нәкъ әлеге һәйкәл янында башланып китә. Чарага Казанның 15нче, 26нчы мәктәп, 126нчы гимназия укучыларын да алып килгәннәр. Укучыларның кайберләренең нинди бәйрәм булуын белмәве ачыкланды. Һәйкәл тирәсе тимер рәшәткәләр белән уратып алынган, гади халыкка чарага якын килү мөмкинлеге юк күрәсең. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр.

"Мин татарча сөйләшәм" концертында кемнәр катнаша?

Азатлык 26 апрель Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасының гала-концертында катнашачак башкаручылар белән таныштыра.

XS
SM
MD
LG