Роберт Миңнуллин: Тукай бүләге нигезләмәсе дөрес түгел
Шагыйрь Роберт Миңнуллин фикеренчә, Тукай бүләген бирү нигезләмәсе (положение) дөрес түгел, намзәтләрне кайсы оешмаларның ничек тәкъдим итүе дә анык язылмаган. Әлегеләр хакында ул Җәлил театрында бүләк тапшыру тантанасы вакытында Азатлыкка белдерде. Социаль челтәрләрдә Тукай бүләге ияләренә карата төрле фикерләр яздылар. Журналист Радик Сабиров: "Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Мөхәммәт Мәһдиев кебек Тукай премияләре ияләре янына тагын ияләр өстәлде..." дип белдерде Фейсбукта.
Җәлил театрында Ана теле көне, Тукайның туган көненә багышланган тантана "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Чара татар һәм рус телләрендә барды.
Тукай бүләген тапшыру тантанасы мизгелләре
Президент Тукай бүләкләрен тапшырды да китте
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елның Тукай бүләген Мәдинә Маликовага, Розалина Шаһиевага, Харис Салиховка тапшырды да китте. Салиховка 90 яшь булуга карамастан джинс чалбар кигән дип елмашты залдагылар. Язучы Мәдинә Маликова "бу көннәрдә беренче китабым чыгуга 50 ел тулды" дип белдерде. Розалина Шаһиева "барлык бүләкләргә караганда милләтем, мәдәниятем кадерлеләрк" диде. Барлык чыгышлар да татарча, жырлар да татарча гына дәвам итә.
Элекке елларда Тукай бүләгенә ияләр 26 апрель "Шигърият бәйрәме"ндә игълан ителеп, түштамгалар Татарстан бәйсезлеге көнендә – 30 августта тапшырыла иде. 2015 елдан бирле Җәлил театрында үткәрелгән тантана вакытында Тукай бүләкләре дә тапшырыла башлады. Быел бөтен чаралар да президент җаена көйләнгәнгә бик ашыгычлык белән үтә.
Президент сәфәргә китә, шуңа иртә башланды
Тукай бүләген тапшыру тантанасы башланды. Чарага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, президент идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килде. Залда башлыча язучылар, төрле районнардан ветераннарны да китергәннәр. Чара алдыннан президент тантанадан соң ук сәфәргә китә, шуңа иртә башланды дип сөйләштеләр.
Сәхнә артында мәш бетәләр
Тантанада чыгыш ясарга килгән артистлар Азатлыкка "режессерлар, продюссерлар мәш бетә, кап-караңгы, берни күренми, програмны да элмәделәр" дип белдерде. Җәлил театрындагы тантанга артистлар, сәнгатькәрләр Казан вакыты белән 8 тулганчы ук җыела башлаган. Уфадан Руслан Сәйфетдинов, Казаннан Рөстәм Асаев, Рузил Гатин театрга беренчеләрдән булып килгән иде. Сәхнә түренә Тукай рәсеме эленгән. Әмма тантана турында русча гына язылган.
Тукай һәйкәленнән Җәлил театрына
Тукай һәйкәленә чәчәк салу чарасында катнашканнар президент машинасы артыннан Җәлил театрына ашыкты. Машинасызларга автобус бирелгән иде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәк салды
Тукайга чәчәк салганда президент янында гадәттә башка елларда бүтән республикалардан, илләрдән килгән кунаклар да була иде. Мисал өчен, 2014 елда ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касәинов, Дөнья Кырымтатар конгрессы рәисе урынбасары, эшкуар Ленур Ислямов (ул вакытта Кырым вице-премьеры) Татарстан президенты белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр салды.
2015 елның 24 ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды. Русиянең төрки республикаларына ТӨРКСОЙ беблән хезмәттәшлек тыелды. Хәзер мөнәсәбәтләр җайга салынды, әмма Русия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларның ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеген теләми.
Русия Кырымны аннексияләгәч кырымтатарларның күренекле шәхесе Ленур Ислямовка ватанына керү, ул оештырган ATR телеканалын ярымутрауда күрсәтү тыелды.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр
Тукай һәйкәле Казан үзәгенә 1958 елда куела һәм 1960 елда ул федераль мәдәни мирас дәрәҗәсе ала. Һәйкәл бронзадан коелган, авторлары – Садри Ахунов, Лев Кербель һәм Лев Писаревский. Һәйкәлнең алгы ягына кара мәрмәргә кирилл һәм гарәп имласында "Габдулла Тукай. 1886-1913" дип язылган.