Accessibility links

"Матбугат иреге индексында" Русия Украина белән Әфганстаннан арттарак


Төрле илләрдә матбугат иреген күрсәтүче харита
Төрле илләрдә матбугат иреген күрсәтүче харита

"Чикләрне танымаучы журналистлар" төзегән "Матбугат иреге индексында" Русия элеккечә 148нче урында калган.

"Матбугат иреге индексында" дөньяның 180 илендә матбугат чаралары һәм сүз иреге торышы бәяләнә.

Хисаптагы мәгълүматларга караганда, Русиянең урыны Әфганстан, Катар, Мьянма, Венесуэла, Пакыстан кебек илләрдән дә түбәнрәк. Хисапны әзерләгән "Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасы аны "кызыл зонага" керткән. Бу зонадагы илләрдә матбугат иреге торышы канәгатьләнерлек түгел, ә медиага басым арта.

Русиядә социаль челтәрләрдә постлар өчен төрмәгә утыртылучы блогелар саны арта, ә урыс телеканаллары пропаганда белән тулган, дип белдерә рейтинг төзүчеләр.

Украина быелгы исемлектә 107 урыннан 102 урынга күтәрелгән.

"Матбугат иреге индексында" беренче урында Төньяк Европа илләре –Норвегия, Швеция һәм Финляндия. Соңгы өченче урында Төрекмәнстан, Эритрея һәм Төньяк Корея. Журналистлар өчен иң куркыныч ил булып Сүрия кала.

Дөньяда матбугат иреге кризис кичерә, дип билгели "Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасы белгечләре. Матбугат чараларына һөҗүмнәр гадәти күренешкә әверелде, ә авторитар җитәкчеләрнең хакимияте арта. "Без пост-хакыйкать (post-truth), пропаганда һәм ирекләрне чикләү чорына кердек. Бигрәк тә демократик илләрдә", дип яза хисап авторлары.

XS
SM
MD
LG