Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Путин, Хәмитов һәм Ялаловның китүен таләп иттеләр


Протест чарасында катнашучылар
Протест чарасында катнашучылар

Уфада Бөтенрусия күләмендәге "Гарык" чарасында катнашучылар Владимир Путин, Рөстәм Хәмитов һәм Ирек Ялаловның урыннарыннан китүен таләп итте.

29 апрель Бөтенрусия күләмендә узган “Гарык” дип аталган урам җыены кысасында Уфада да 300 кеше катнашында каршылык чарасы узды. Ул Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтте. Анда 300гә якын кеше катнашты. Чараны “Ачык Русия” һәм “Прогресс фиркасе” оештырды.

Кулларда: “Хәмитовтан гарык!”, “Уфа юллары Башкортстан өчен хурлык. Гарык”, “Путин! Уфага Юл гаскәрләрен керт!”, “Коммуналь түләүләр үсә. Йортлар җимерелә. Гарык!”, “Кроношпан – балаларыбыз өчен куркыныч чыганагы!”, “Хәмитов! Кешеләр өчен эшли башла! Гарык!” кебек шигарләр күрергә була иде.

Андрей Потылицын
Андрей Потылицын

Ачык Русия” хәрәкәтенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Андрей Потылицын Азатлыкка Путинга җибәрү өчен бер атна эчендә меңгә якын мөрәҗәгать текстлары таратканнарын белдерде. "Путин Хәмитов һәм Ялаловны тудырган кеше, ул аларга сабак бирергә тиеш. Һәм ул бу мәсьәләне Русиядәге президент сайлауга кадәр үк хәл итәргә тиеш. Республикадагы вазгыять безне канәгатьләндерми. Без бу вазгыятьтән гарык! Безне ришвәтчелек, коррупция, алдашу, буш вәгъдәләр туйдырды! Безне республикадагы хакимият эчендәге келәм асты сугышлары, хакимият кризисы туйдырды”, диде Потылицын

Дмитрий Шиһабетдинов Русиядәге мәхкәмәләрнең гаделсезлеге турында сөйләде. Шуңа да карамастан, мәхкәмәләшүләрдән курыкмаска, моның белән илдәге системның нинди булуын күрсәтергә чакырды.

Радик Рәхмәтуллин, гадел сайлаулар булмый торып, Русиядә халыкны кайгыртучы җитәкчеләр барлыкка килмәячәге турында чыгыш ясады.

Чарадагы күпчелек чыгыш ясаучылар Владимир Путинны кабат сайланмаска, Рөстәм Хәмитов һәм Ирек Ялаловларны урыннарыннан китәргә чакырды.

Шигарләр
Шигарләр

Чара узган урын тимер койма белән әйләндереп алынган иде. Полиция керүчеләрне тикшереп уздырды, чыгышларны күзәтеп торды. Тоткарлаулар, провокацияләр булмады.

XS
SM
MD
LG