Имамга һөҗүм Кузнецки районының Бистән авылында булган. Төнге намаздан кайтып килүче имамга йорты янында һөҗүм итккәннәр. Дауытовны өч кеше кыйнаган. Башта аның башына таяк белән сугып җиргә екканнар, аннары аяклары белән һәм таяк белән кыйный башлаганнар. Капка ачылган тавыш ишеткәннән соң, һөҗүм итүчеләр номерсыз машинага утырып качкан.
Җирле мөселманнар Русия Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдингә үзләрен һәм гаиләләрен яклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Әлеге хат Русия мөслеманнарының диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.
Хатта язылуынча, билгесез кешеләр былтыр Ислам Дауытовның машинасын яндырган.