Accessibility links

Ислам Давыдов: "Мине кыйнаучылар бернинди таләп тә куймады"


Ислам Давыдов
Ислам Давыдов

Пенза өлкәсенең Бистән авылында имам Ислам хәзрәт Давыдовны кыйнаганнар. Ул әйтүенчә, номерсыз машинадагы кешеләр аны өч көн сагалаган.

Пенза өлкәсенең Бистән авылы имамы Ислам хәзрәт Давыдов кыйналуы сәбәпле җинаять эше ачылган. Хәзрәт үзе Азатлыкка әйтүенчә, тикшерүне берничә төркем алып бара. Ул кайбер авырлыклар булса да сәламәтлеге инде уңайланып килүен әйтте. Ислам хәзрәт белән бу кыйналу сәбәпләре турында сөйләштек.

Ислам Давыдов: “Мине кыйнаучылар бернинди таләпләр дә әйтмәде”
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:49 0:00
йөкләү

– Хәзрәт, бу хәл ничек булды?

– 24 апрель дүшәмбе көнне ястү намазыннан өемә кайтып килә идем, килеп җитеп машинамнан төшеп ишеккә бер-ике адым калганда арттан килеп башыма бита белән сугып ектылар. Типкәләргә тотындылар, берничә мәртәбә бита белән суктылар.

Ул вакытта инде караңгы иде, авылда тынлык. Шул вакытта кемнеңдер тимер капка тавышы ишетелде. Шуны ишетүгә алар көтеп торган машиналарына утырып качтылар.

– Ничә кеше иде?

– Өч кеше.

– Битлек кигәннәрме?

– Юк, алар кепка кигәннәр һәм аны битләренә төшергән, куртка замокларын өскә кадәр күтәргәннәр.

– Машиналарының маркасын, номерын истә калдыра алмадыгызмы?

– Лада Приора, номеры юк иде.

– Мәчеттән кайтканда чит машина торганны күрмәдегезме?

– Күрдем. Хәтта намазга барганда да күрдем. Ул минем өйдән бер 200 метр ераклыкта ышыграк урында тора иде. Кем уйласын инде аны? Машина торамы-тора. Ул инде ике көн - шимбә, якшәмбе анда торган. Дүшәмбе инде үз эшләрен эшләп киттеләр.

– Ике көн торганын үзегез күрдегезме?

– Юк, күршеләр әйтте. Мин шимбә көнне Пензада Ислам мәдәни-агарту үзәгендә идем. Мин аның җитәкчесе һәм ноябрьдән апрель азагына кадәр безнең анда укулар уза. Шул сабаклар тәмамлану мәҗлесе булды һәм мин соң гына кайттым. Якшәмбе көнне төштән соң ял иттем. Ярдәмчем барлык намазларны укытты, мин мунчадан соң өйдән чыкмадым.

– Димәк, алар сезне өч көн саклаган инде?

– Шулай булып чыга.

– Авыл җирендә чит кешеләрне тиз таныйлар бит, өч көн буе машинада гына утырмаганнардыр бит?

– Күршеләр аларның машинада чыгып басып торуларын, гафу итегез, шунда хаҗәтләрен үтәүләрен күргәннәр. Әмма кайдадыр йөрүләре сизелмәгән, ят кешеләр тиз сизелер иде, алар сиздермәгән инде.

– Узган елны сезнең машинагызны яндырганнар иде кебек?

– Әйе, май аенда яндыргыч шешә (коктейль Молотова) белән яндырдылар. Атнакичтән җомгага каршы төндә сәгать беренчедә булды бу хәл.

– Бу шул берүк кешеләр кылган җинаять дип уйлысызмы? Моның артында кемнәр тора ала?

– Хәзер инде берүк кешеләр дип уйлыйм. Кем торганын да әйтә алмыйм. Әле тикшерү бара гына бит.

– Авыл булгач, видеокамералар да юктыр инде?

– Юк. Безнең авыл бит тыныч. Хәтта машиналарны да төнгә бикләмибез. Төзелеш материаллары, велосипедларга беркемнең беркайчан да тигәне юк. Халкыбыз зыян китерә торган түгел. Бу читтән килүчеләр эше инде, моңа шик юк. Шуңа камералар да юк. Аннары авылыбыз әллә ни зур түгел - 1600 кеше генә яши.

– Ничек уйлыйсыз, алар сезне кыйнап куркытырга яки үтерергә дип килгәнме?

– Үтерергә түгелдер дә инде, сындырырга дип килгәннәрдер. Куркытырга булса, үзләренең таләпләрен әйтер иде, ә алар бер сүз дә әйтмәде, телефоннан да ниндидер кисәтүләр булмады. Нәрсә өчен кыйнаулары да билгеле түгел.

Бита белән башка, умыртка сөягенә суккач инвалид калуым да ихтимал иде. Әле Аллаһка шөкер мондый хәл булмады.

– Мондый хәлдән соң мөселман руханиларына сакчылар кирәк дип уйламыйсызмы?

– Һәрбер дин әһеле янына сакчы бастырып та булмый. Аның кадәр акчалар да юк. Дин әһелләренә үзләренә дә әле һәрбер мәхәлләдә тиешле күләмдә түләрлек акчалары җитми. Аллаһ сакчы инде.

– Хәзер саграк булачаксызмы яки нишләргә уйлыйсыз?

– Сакланабыз инде дә, Аллаһка тапшырабыз. Әмма алар безнең алып барган эшебездән, гореф-гадәттә булганнарны сөйләүдән ваз кичтерә алмыйлар. Курыкмыйбыз. Мин бит инде 2001 елдан бирле эшлим. Әтием дә имам иде. Бөтен җыелган җирләрдә дә тиешлесен сөйлимен.

Islamnews имам Ислам Давыдов “дини экстремистлар” кыйналуына дучар булды дип язып чыкты.

Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте имамы Ислам Давыдов мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русиянең үзәк диния нәзарәтенә карый. Аның кыйналуы сәбәпле җирле мөселманнар Таҗетдиннан имамнар һәм аның гаиләләрен яклауны тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Узган ел Кострома мәчетендә имам булып эшләүче Фәрит Халиковка һөҗүм булган иде. Хәзрәт әйтүенчә, аны мөселман булганы өчен туктатканнар һәм үтерерлек итеп кыйнаганнар.

XS
SM
MD
LG