Accessibility links

Павел Суляндзига АКШта Русия асаба халыклар үзәген булдырмакчы


Павел Суляндзига АКШта сәяси сыену сорады. Хәзер гаиләсе белән җавап көтә.

Төньяктагы азсанлы асаба халыклар берлегенең элекке җитәкчеләренең берсе Павел Суляндзига эмиграциядә Русия асаба халыклар үзәген булдырырга планлаштыра.

"Үзәк кызганычка Русиядә эшләп булмаган берничә мөһим эшне башкарачак, аерым алганда асаба халыкларны өйрәнеп аларның хәле турында җәмәгатьчелеккә җиткереп торачак", диде Суляндзига "Ачык Русия"гә.

Элегрәк Суляндзига АКШта сәяси сыену сорады. Хәзер ул гаиләсе белән АКШта җавап көтә. Русиядә аңа җинаять эше ачылган дип хәбәр ителә. Аны оешмага бүленгән акчаларны максатчан кулланмауда гаеплиләр. Активист үзе сәяст сыену сорауны гаиләсе өчен курку белән аңлатты.

Удэге халкы вәкиле булган Павел Суляндзига БМОның кеше хокуклары эшче төркеменә керә. 2001-2010 елларда Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы азсанлы асаба халыклары берлегенең вице-президенты булып тора. 2004 елны "Батани" фондын булдырган. Әлеге фонд 2016 елны чит ил агенты дип билгеләнде.

XS
SM
MD
LG