Accessibility links

Мәскәүдә кумыклар Җиңү көнен милли байраклары белән билгеләде


Мәскәүнең кумыклар оешмасы "Үлемсез полк" чарасына милли әләмнәрен күтәреп чыкты
Мәскәүнең кумыклар оешмасы "Үлемсез полк" чарасына милли әләмнәрен күтәреп чыкты

"Бу чара җиңүдә кумыкларның да өлеше барлыгын бөтен илгә күрсәтү мөмкинлеге бирә", диде Азатлыкка Мәскәү кумыклары оешмасы җитәкчесе Арслан Хасанлы.

Мәскәү урамнарына "Үлемсез полк" чарасына 100ләп кумык үзләренең милли байракларын күтәреп чыкты.

"Бу бәйрәм безгә ата-бабаларыбызны искә алу һәм шул ук вакытта җиңүдә кумыкларның да өлеше барлыгын бөтен илгә күрсәтү мөмкинлеге бирә. Әнә шуңа күрә, без үзебезнең бабаларыбызының фотосурәтләрен һәм милли әләмнәребезне күтәреп чыктык", дип белдере Qumuqlar - Мәскәү кумыклары оешмасы җитәкчесе Арслан Хасанлы. Алар урам йөрешендә кумык милли җырларын җырлап барды.

Мәскәүдәге кумыклар узган ел да "Үлемсез полк" чарасына үзләренең әләмнәрен күтәреп чыккан иде.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә 10 меңгә якын кумык яши. Русиядә кумыклар 600 меңнән артык. Төрки халык кумыкларның күпчелеге Дагыстанда (80%) көн күрә, аңа күрше республикалар – Чечня һәм Төньяк Осетиядә һәркайсында 20 меңләп кумык яши.

XS
SM
MD
LG