Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәдәниятендә мескен хәлләр күренә башлады


Ренат Еникеев. tatar-congress.org фотосы
Ренат Еникеев. tatar-congress.org фотосы

13 май Татарстан композиторлар берлеге Тукай бүләге иясе Ренат Еникеев һәм композитор Леонид Любовскийның 80 яшьлек юбилейларын берләштереп үткәрергә җыена. Мондый хәлнең тарихта булганы юк иде әле.

Июнь аенда безнең классик татар композиторы, зур композиторлар плеядасы вәкиле Ренат Еникеевка 80 яшь тула. Инде өлкән яшьтә булса да, әле дә иҗат белән, татар музыкасы дип янып яши ул. Олпат композиторыбызның юбилеен матур итеп, зур итеп уздырырга тиештер бит татар халкы?

Татарстан композиторлар берлеге бу турыда бөтен дөньяга шауларга тиеш иде

13 май көнне Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында симфоник концерт булачак. Берәрегез бу турыда беләме, ишеттеме? Мөгаен, бик сирәк кеше беләдер. Югыйсә, Татарстан композиторлар берлеге бу турыда бөтен дөньяга шауларга тиеш иде кебек. Монысы бер хәл.

Икенчесе – Ренат абыйның юбилей концертын икенче юбиляр композитор Леонид Любовский (аңа да 80 яшь) белән берләштергәннәр икән. Бер бүлектә симфоник оркестр Еникеев әсәрләрен, икенчесендә Любовский әсәрләрен уйнаячак.

Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, гомумән, зур иҗаты булган Ренат Еникеев аерым концертка лаек түгелмени? Аның бит әле симфоник әсәрләреннән тыш күпме камера музыкасы, җырлары, романслары бар! Шулай ук Любовскийның да! Ни өчен аларны кушарга? Нинди мескенлек бу? Мондый хәлнең тарихта булганы юк.

Үзебезнең татар классик композиторына бер зур дәрәҗәле концерт оештырып булмыймыни?

Сугыш вакытында да блокадалы Ленинградта оркестр уйнап торганны, үзебезнең татар классик композиторына бер зур дәрәҗәле концерт оештырып булмыймыни? Язучы-шагыйрьләребез дөньясында да, җырчылар арасында да мондый хәл юк бит.

Әйдәгез алайса, Зилә Сөнгатуллина белән Венера Ганиева, Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин юбилейларын да кушып үткәрик. (Шәхесләрне очраклы рәвештә генә яздым, үпкәләмәсеннәр). Югыйсә бит үзебезнең Татарстан дәүләт симфоник оркестры бар. Татарстанныкы, димәк, татар халкы, республика өчен эшләргә тиеш ул. Милли композиторларыбыз репертуардан төшмәскә тиеш.

Ә безгә: "Татар симфоник музыка концертына татарлар йөрми", диләр аннары. Ничек йөрсен соң ул? Бу концерт турында бер зур хәбәр дә юк, белүемчә. Өстәвенә, башта билетларны Ренат абыйга үзегез таратыгыз дигәннәр. 80 яшьлек абыйга! Җәмәгате – танылган музыка белгече, атаклы Мөштәриләр нәселеннән булган Нәркиз Мөштәри дә авырый, көчкә йөри. Кеше көлкесе бит бу!

Концертка ике көн кала 100 сумлык итеп билетларны Сәйдәш залы кассасына тапшырганнары ачыкланды. Нигә бу чара хакында музыка мәктәпләренә, укытучыларга, укучыларга, әти-әниләргә хәбәр бирмәскә?

Ренат абыйны хөрмәт иткән музыка сөючеләр, җырчылар, язучылар, гомумән, милләтпәрвәр кызлар-егетләр, үзебезнең композиторыбызны үзебез зурламасак, якламасак, хакыбыз – сукыр бер тиен.

Гөлназ Гыйлемҗанова
"Татарстан" радиосы музыкаль тапшырулары мөхәррире

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

* * *

Ренат Еникиев – күренекле композитор, Татарстан һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Композитор 1937 елның 13 июнендә Казанда укытучы гаиләсендә туа. 1948-1952 елларда 6нчы музыка мәктәбендә фортепиано классында белем ала; 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор А.С.Леманның композиция классында укый.

1956-1957 елларда Еникиев Казан музыка училищесында укытучы, 1961-1963 елларда Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире, 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясендә солист-пианист, концертмейстер булып эшли. Бер үк вакытта 1972-1974 елларда ул ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитеты хезмәткәре булып тора. 1990 елдан башлап ул Татарстан композиторлар берлегенең идарә рәисе урынбасары һәм киңәшчесе.

Еникиев – хәзерге заман татар композиторлары арасында күренекле урын алып тора, ул төрле жанрдагы күпсанлы әсәрләр авторы. Композитор татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш кертә: өч квартет; скрипка, альт һәм виолончел өчен трио; кыллы квартет өчен өч әсәр һ.б. концерт пьесалары иҗат итә.

Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырган транскрипция тора; "Сәйдашстан" китабына кергән 20 пьеса – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Р. Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманга яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешә. Композитор популяр җырлар, романслар авторы да.

XS
SM
MD
LG