Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада кырымтатарларның матәм митингы узды


Әнкарада кырымтатарларның матәм митингыннан күренеш
Әнкарада кырымтатарларның матәм митингыннан күренеш

13 май Әнкарада кырымтатарларның Кырымнан сөргенгә сөрелүләренең 73 еллыгына багышланган матәм митингы узды. Митингта Төркиянең төрле шәһәрләреннән килгән кырымтатар үзәкләре вәкилләре һәм Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров чыгыш ясады.

Митингта Төркиянең Әнкара, Истанбул, Гебзе, Ялова, Искешәһәр, Измит һәм башка урыннардагы кырымтатар үзәкләреннән вәкилләр катнашты. Мәйданда җыелган кырымтатарлар милли байраклар белән бергә украин байракларын да алып килгәннәр иде.

“Бүген Кырымда урам җыеннарын, сөргенлекнең 73 еллыгын элеккечә үткәрү тыелганда, Кырымда халкыбызның хәле авырлашып барганда диаспораның әһәмияте үсә, һәркем үз кулыннан килгәнен эшли. Кырымда милли-территориаль автономияне торгызу буенча Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен эшче төркем барлыкка китерелде”, диде Киевтан Төркиягә махсус килгән Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров.

“Безнең бүгенге чарабызның ике максаты бар: берсе – сөргенлектә һәлак булган милләттәшләребезне искә алу, икенчесе – без Русиянең Кырымнан чыгып китүен таләп итәбез”, диде Әнкараның Билкент университеты галиме Хакан Кырымлы.

Бөтендөнья Кырымтатар конгрессының рәис урынбасары Ленур Ислямов АТР телеканалында чыгыш ясап, Кырымда яшәүче кырымтатарларны 18 май сәгать 12дә машиналарның сигналларын кычкыртырга, мөмкинлек булса кара байраклар асарга, листовкалар таратырга, яшәгән урыннарында өйләреннән чыгып сөрген корбаннарын искә алып күмәк догалар укырга чакырды. “Бу чаралар кырымтатарларның буйсынмаганын күрсәтер”, диде ул.

Шулай ук 13 майда Кырымда кырымтатар яшьләре байраклар белән Алушта-Акмәчет юлында урнашкан Чатыртауның иң югары ноктасына күтәрелеп, сөрген корбаннарын күмәк дога укып искә алдылар.

XS
SM
MD
LG