Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам дине нигезләрен укыту серләре. Чуашстанда төбәкара олимпиада узды


Олимпиадада балалар төркемнәргә бүленеп ярышты
Олимпиадада балалар төркемнәргә бүленеп ярышты

11 май Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә мәктәпләрдә укытыла торган “Ислам дине нигезләре” дигән фәннән төбәкара олимпиада узды. Чуашстан Диния нәзарәте оештырган бу чарага алты төбәк чакырулы булса да, аның эшендә өчесе генә катнаша алды.

Русиядә "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләре" фәне 2012 елдан бирле укытыла. Ул фән алты модульдан тора: православ, ислам, яһүди, будда дине нигезләре аерым-аерым һәм дөньяви әхлак нигезләре белән дөнья диннәре мәдәниятләре нигезләре модульләре. Рус православ чиркәвенең ул чактагы патриархы Алексий басымы астында кертелде бу фән мәктәпләргә. Соңрак модульләре дә барлыкка килде. Бу модульләрне ата-аналар мәктәп җыелышында сайлап ала. Чуашстанда, сынау рәвешендә әлеге фән 2009 елдан ук укытыла башлады.

"Дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләре" фәне алты модульдан тора
"Дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләре" фәне алты модульдан тора

"Республикада ике процентка якын бала ислам дине нигезләрен 4нче сыйныфта өйрәнә. Шуңа күрә без республика олимпиадасын да мәгариф министрлыгы белән берлектә бишенче ел уздырып киләбез, соңгысы март аенда булды", диде Чуашстан мөфтиенең яшьләр һәм мәгариф өлкәсендә урынбасары Наил хәзрәт Җамалетдин.

Наил хәзрәт Җамалетдин
Наил хәзрәт Җамалетдин

"Ислам дине нигезләре"ннән бердәнбер төбәкара олимпиада Чуашстанда оештырыла

Рәсми саннарга караганда, Чуашстанда 4нче сыйныфта укучы 2%ка якын бала ислам дине нигезләрен, 58% мәктәп баласы православ мәдәнияте нигезләрен, 31%ы дөньяви әхлак нигезләрен өйрәнә. Чуашстанда православ мәдәнияте нигезләреннән мәктәп балалары арасында олимпиада да уза. Русия кимәлендә дә бу фәннән күптөрле олимпиадалар оештырыла.

Русиядә мәктәптә укытыла торган “Ислам дине нигезләре” модуленнән бердәнбер төбәкара олимпиада бары тик Чуашстанда оештырыла.

Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил әфәнде Мусин (у)
Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил әфәнде Мусин (у)

Нижгар өлкәсенең Сафаҗай урта мәктәбе директоры Рамил әфәнде Мусин, бездә өлкә күләмендә дә узмый, ди. Самарның “Яктылык” мәктәбе укытучысы Мәрьям ханым Шакирова, бездә дә олимпиада оештырылмый, ди. Шуңа карамастан алар Чуашстандагы төбәкара олимпиадага ике ел рәттән балалар алып киләләр.

Чакырабыз – килмиләр, йә машина бирмиләр

Чуашстанның “Гөлстан” мәдрәсәсе мөдире Гөлфисә ханым Пазюкова олимпиаданы оештыру төркемен җитәкли.

Гөлфисә Пазюкова
Гөлфисә Пазюкова

"Чуашстан мәгариф министрлыгы да, республика мәгариф институты да тәкъдимебезне бик хуплап кабул итә. Бишенче ел инде республикакүләм олимпиада бик уңышлы үтә. Төбәкара олимпиаданы икенче ел ясыйбыз. Былтыр Чуаш дәүләт университетының Батыр филиалында оештырсак, быел Чабаксардагы мәгариф институты үзләренә чакырды.

Чуашстанның һәрбер татар мәктәбе ашкынып-ашкынып катнаша бу чарада. Олимпиадага чакырып, Сембергә дә, Пензага да, Мари Иленә дә хатлар юлладык. Кайсысы җавап та бирмәде. Мари иленең бер татар авылыннан килергә машина таба алмадылар. Оештыручы як буларак без юл чыгымнарын да, ашау-эчү, кирәк булса яшәүне дә үз өстебезгә алабыз, юкса", дип сөйләде Гөлфисә ханым.

Олимпиадада катнашучылар
Олимпиадада катнашучылар

Быелгы олимпиада Чуашстан, Нижгар һәм Самар төбәкләреннән 70ләп бала катнашты. Тест шәкелендәге биремнәр, ислам дине, милли йолаларга кагылган иҗади конкурслар узды. Катнашучыларның эшләрен Казаннан, Ислам университетыннан килгән мөгаллимнәр бәяләде. Оештыручылар, Казаннан жюрига махсус чакырдык, килгән кунакларыбыз беръяклылыкта гаепләмәсеннәр өчен дип аңлата моны. Самар балалары да, сафаҗайныкылар да матур нәтиҗәләр күрсәтте. Чуашстаннар исә белемнәре көчле булуын раслады.

Сафаҗай мәктәбе укучылары
Сафаҗай мәктәбе укучылары

Чуашстан гына түгел, Самардан да, Сафаҗайдан да килгән балалар да, мөгаллимнәре дә оештырудан канәгать булуларын әйтәләр. Оештыручылар юл хакын да, ашау-эчү чыгымнарын гына капламый, һәрбер катнашучының күңелен күрергә тырыша: һәр бала махсус футболка, блокнот, истәлекле бүләкләр, мөгаллимнәр Казанда ясалган татарча көндәлекләр кебек бүләкләр белән кайтып китте.

Балаларны алып килгән укытучылар
Балаларны алып килгән укытучылар

"Бүген бездә төгәл генә кайсы төбәктәге мәктәпләрдә ничә бала “Ислам дине нигезләре” модулен укыганы хакында мәгълүмат юк. Татарлар яшәгән төбәкләрдә моның белән шөгыльләнүчеләр юк. Татарстанда бу модуль укытылмый. Шуңа күрә хәзер бу төбәкара олимпиаданы оештыру эшенә махсус кеше алырга уйлыйбыз. Ул ел дәвамында мәгълүмат тупласын, кирәк булса төрле төбәкләрдәге мәктәпләргә методик ярдәм күрсәтсен. Башкача булмый", дип ниятләре белән бүлеште Наил Җамалетдин.

Татарча китап юк

Чуашстанда биш ел дәвамында оештырылган республика олимпиадасында ел да калкып чыга торган бер проблем бар. Ул да булса – татар теле мәсьәләсе.

Укытучылар урыстелле китап белән укытканга балалар ислам терминологиясенең татарчасын белмиләр

Эш шунда ки, дәүләт мәктәпләрендә бу модуль Муртазин М.Ф. һәм Латышина Д.И. әзерләгән, Мәскәүнең “Просвещение” нәшриятында нәшер ителгән “Основы религиозных культур и светской этики. Основы исламской культуры”дигән китабы белән укытыла. Аның татарчасы юк. Укытучылар шушы урыстелле китап белән укытканга балалар ислам терминологиясенең татарчасын белмиләр, ә оештыручылар татар теленә басым ясый. Хәзер олимпиада биремнәрен, аптыраганнан ике телдә ясый башлаганнар, балалар кайсы якын – шуны сайлап ала. Бу китап татар телендә булсын дип ел саен укытучылар әйтеп килә.

Станислав Руссков
Станислав Руссков

"Без Чуашстан Диния нәзарәтенә моннан бер-ике ел әүвәл, әйдәгез, тәрҗемә итегез дип әйтеп карадык. Мондый мәсьәлә чуаш балалары өчен дә бар. Алар да православ нигезләрен урысча өйрәнә, тәрҗемә кирәк", диде Чуашстан мәгариф институтының шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү үзәге җитәкчесе Станислав Руссков.

"Моңа безнең көчебез җитмәс шул, андый эшне Казандагы белгечләр эшләсә генә инде", диде бу уңайдан Наил Җамалетдин.

11нче сыныфка кадәр уку ихтимал

Русия дәүләт Думасының иҗтимагый һәм дини оешмалар эшләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов быелның март аенда "Православ дине нигезләре"н 1нче сыйныфтан алып 11нче сыныфка кадәр укытырга кирәк, без моны хуплыйбыз дип белдергән иде. Шулай булган очракта “Ислам дине нигезләре” дә 1-11нче сыйныфларда укытылуы ихтимал.

"Ислам мәдәнияте нигезләре" һәм "Православ мәдәнияте нигезләре" дәреслекләре
"Ислам мәдәнияте нигезләре" һәм "Православ мәдәнияте нигезләре" дәреслекләре

"Без моңа ни генә булмасын, әзер булачакбыз. Укытучыларның белемен күтәрү ысулы белән хәл итәчәкбез. Әмма бу киләчәк эше", диде Чуашстан мәгариф институтының шәхесне рухи-әхлакый яктан үстерү үзәге җитәкчесе Станислав Руссков.

"Чуашстанда бу хәл килеп чыкса, безгә – татарларга да бик нык тырышырга туры киләчәк. Берничә ел элек без республика мәгариф институты белән берлектә Диния нәзарәтендә “Ислам дине нигезләре” модулен укытучылар өчен белем күтәрү курслары оештырган идек. Моны тагын кабатларга җыенабыз. Без дә бит илдән төшеп калалмыйбыз", диде Наил хәзрәт Җамалетдин.

XS
SM
MD
LG