Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда "Русия – Ислам дөньясы" күзаллау төркеменең өченче утырышы уза


Грозный шәһәре
Грозный шәһәре

"Русия – ислам дөньясы" күзаллау төркеменең өченче утырышы 16-17 майда Чечня башкаласында уза. Чарада төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

"Русия – ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең утырышында Төньяк Кавказ федераль бүлгесе республикалары, Татарстан, Башкортстан җитәкчеләре һәм утызлап ил вәкилләре катнаша.

Утырышта Русия һәм мөселман илләре арасындагы бәйләнешләрнең киләчәге турында сүз барачак. Чарада шулай ук ислам мәдәниятенең рухи кыйммәтләренә нигезләнеп, төрле куркынычларга каршы тору чараларын булдыруга зур игътибар биреләчәк, диелә.

Грозныйдагы утырышта төркемнең рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Былтыр чара Казанда узган иде.

Утырыштан соң катнашучылар Казанга "Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017" исемле IX халыкара икътисади җыенга киләчәк. Ул 18-20 майда уза.

2006 елда оешкан "Русия – ислам дөньясы" алдан күзаллау төркеменең элекке утырышлары Русиядән тыш, Истанбул, Җиддә шәһәрләрендә дә үткән иде, аннары әлеге төркем турында бернинди ишетелми торды, бары 2015 елда гына ул кабат җанланып китте.

XS
SM
MD
LG