Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәләл-интернет – кирәкле әйбер, әмма аны гамәлгә кую бик авыр"


Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республикада хәләл интернет кертергә тәкъдим итте. Азатлык бу мәсьәлә карата белгечләр фикерен белеште.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанда хәләл интернет-технологияләр үстерелергә тиеш дип саный. Аның сүзләренчә, республикада интернет-ресурсларның эчтәлеген фильтрлау өчен програмнар ясау һәм кулланылышка кертү мөмкинлеге бар. Бу хакта ул шушы атнада "Русия – Ислам дөньясы: Казан Саммит 2017" икътисади җыены башлану уңаеннан узган брифингта хәбәр итте.

"Коръәндә кешенең нинди әдәп һәм әхлак кагыйдәләренә буйсынып яшәргә тиешлеге әйтелгән. Бүген без көн саен компьютердан файдаланабыз, телефоннар, интернет-чыганакларны, социаль челтәрләрне кулланабыз – һәм алар аша килгән мәгълуматны беркем дә тикшереп тормый", диде ул.

Мисал итеп Миңнуллина Гарәп Әмирлекләрен китерде. "Анда кулланучыга сайлап алынган контент кына барып җитә, моны дәүләт дәрәҗәсендә тикшереп торалар", диде ул.

Челтәрдәге мәгълуматны "иләктән уздыру" яшьләрдә дөрес әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк

"Хәләл интернет-технологияләр – үзенә күрә бер програмнар тупланмасы, ул челтәрдәге сәхифәләрнең эчтәлеген сайлап алынган мәгълумат белән генә тутырырга мөмкинлек бирә. Хәзер күп илләрдә мондый эш балаларга зарарлы контент килеп эләкмәсен өчен башкарыла. Ә мөселман дәүләтләрендә хәләл интернет стандартлары бөтен халыкка карата кулланыла", - дип сөйләде Миңнуллина, һәм бу технологияләрнең ислам илләрендә бик популяр булуын да әйтеп китте.

Хәләл интернет технологияләр кертү Татарстан өчен кызыклы булыр иде, дип саный республиканың инвестицияләр агентлыгы башлыгы. Челтәрдәге мәгълуматны "иләктән уздыру" яшьләрдә дөрес әхлакый кыйммәтләр тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

"Минем балаларым юк, әмма туганымның кызлары бар. Үз мисалымда әйтә алам – алар бик дини булмасалар да, мәчеткә көн саен йөрмәсәләр дә, телефоннарында, компьютерлары һәм iPadларында шундый програм куелган булуын теләр идем", диде Миңнуллина.

Татарстанда бу юнәлештә күпмедер адымнар ясалган булса да, хәләл интернет-технологияләрне тулысынча файдалану – киләчәктә генә тормышка ашырылырга мөмкин эш.

Рәсүл Тавдиряков
Рәсүл Тавдиряков

Танылган журналист һәм ислам блогеры Рәсүл Тавдиряков фикеренчә, бу – кирәкле эш. "Бу чыннан да акыллы фикер дип саныйм. Интернетка кагылышлы кеше буларак, мин күреп торам – челтәрдә коточкыч әхлаксызлык хөкем сөрә. Көч куллану, зина, азгынлык, әллә нинди бозык әйберләрне күрсәтү. Һәм иң сәере – кулланучыларга бу ошый. Ә YouTubeтагы видеоларны караучыларның бик зур өлеше – балалар. Дәүләт үз ватандашларының рухи сәламәтлеген җимерә торган мәгълумат агымыннан сакларга тиеш. Тик ничек, ни рәвешле эшләп була моны – әлегә мин күз алдына китерә алмыйм. Чөнки кеше үзенең мониторында вакыт-вакыт шәрә хатыннар һәм бозыклык тәкъдим итүче рекламнар килеп чыгуын теләми икән, ул фильтрларны яисә махсус блоклаучы програмнарны санагына үзе үк куярга тиеш. Әгәр моны дәүләт эшләсә, күңеле азгынлык теләгән кеше теләгенә ирешү юлларын барыбер таба. Мондый тыюларны урап узарга мөмкинлек бирә торган күптөрле програмнар уйлап чыгарылган. Шулай да, ни генә булмасын, бу юнәлештә нинди дә булса адымнар ясарга бик кирәк, югыйсә без зәгыйфь акыллы кешеләр буыны үстерәчәкбез", дип белдерде ул Азатлыкка.

"Яндекс күптән шундый браузер ясады, әмма аны кертеп җибәрү кыен"

Былтыр Татарстанда мөселманнарга эш эзләү өчен Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен әсбап эшли башлаган иде. Сайтта кредит бирүче, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр теркәлә алмый. Проектны оештырган Halal Guide җитәкчесе Айрат Касыймов, сайт мөселманнарның хәлләрен күпкә җиңеләйтәчәк, дигән иде.

Айрат Касыймов
Айрат Касыймов

Касыймов Талия Миңнуллинаның тәкъдимен хуплый, әммә хәләл-интернет дигән әйбер тулы мәгънәсендә гарәп илләрендә генә була ала, дип саный: "Әгәр Русия шартларында шундый фильтрлар кертелсә, беренче чиратта ВКонтакте сайтына кагылачак, чөнки бу – илнең иң эре социаль челтәре һәм анда исәпкә алынмый торган бик зур күләмдә әхлак ягыннан зарарлы материаллар тулып ята. Икенче бер популяр челтәр – Фейсбук үз ягыннан эчтәлекне "чистартып" торуга күп көч куя", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Әгәр Русия шартларында шундый фильтрлар кертелсә, беренче чиратта ВКонтакте сайтына кагылачак

Әммә бу эш бик катлаулы һәм аны кертеп җибәрү бик кыен ди ул. "Мәгълуматны сайлап кына бирә торган коралларны куллану җиңел эш түгел. Яндекс күптәннән шундый браузер ясады, әмма аны кертеп җибәрү кыен. Мәгълумат базасының тикшерелгән һәм дөреслеккә туры килгән булуына ирешеп була, аның өчен фильтрлау ысуллары бар. Әмма интернетта моны тормышка ашыру авыр", ди Касыймов.

"Ни генә булмасын, бу теманы кызыклы һәм кирәкле дип саныйм, ләкин ул дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Бу проект бик күп акча сорый, ә нәтиҗәсе кечкенә булачак. Талия Миңнуллина, Татарстан хөкүмәте вәкиле буларак, бу турыда сөйләгән икән, димәк, аның бу идеяне дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләре бар", ди Halal Guide җитәкчесе.

Азатлык аннан хәләл-фильтрның ничек эшләве турында да кызыксынды. "Кеше, мәсәлән, эзләү юлына "порно" дип яза икән, мәгълумат чыкмаячак. Челтәргә сорау бирүче фильтр менә шушы дәрәҗәдә эшләячәк. Мондый мөмкинлек хәзер дә бар, аны Google эшләде, балаларга зарарлы контент килмәсен өчен", дип аңлатты ул.

Миңнуллинаның "хәләл-интернет" турындагы тәкъдимнәре челтәрнең Русия өлешендә көчле ризасызлык дулкыны тудырды. "Монда хәлифәт түгел", "Миңнуллина Гарәп Әмирлекләренә күченеп китсен" диючеләр табылды, хәтта түрәгә, "яулыксыз булганы өчен, ташлар белән бәрергә" дигән сүзләр дә яңгырады.

Мондый каршылык тумасын өчен, "шәригать" сүзен кулланмаска кирәк, ди Касыймов. "Инернет кулланучылар арасындагы ризасызлыкка килгәндә, шау-шу кубуның сәбәбе – журналистларның "шәригать" һәм "интернет" төшенчәләрен янәшә куюы. Чынлыкта монда шәригать сүзен кулланмасаң да була, чөнки ислам таләпләре белән уртаклыгы бары порнографияне һәм шуның ише тыелган әйберләрне уздырмавында гына. Әлбәтә инде, интернет аркылы кешене исламга җәлеп итү кебек әйберләр булмаячак. Бу бит бары күпмедер чикләүләр генә. Күпләр аны хәтта сизмәячәк тә – мәсәлән, кеше гомумән порнография карамый икән, аның санагына бу чикләүнең тәэсире сизелмәячәк", - ди ул.

"Кемдер интернетны "хәләлләштерү"дә цензура һәм сүз иреген кысуны да күрә. Әгәр, Талия Миңнуллина әйткәнчә, бу програм тәэмин итү дәрәҗәсендә эшләнсә, чикләүче програмны санагына кую-куймауны кеше үзе хәл итә. Ә инде дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителсә, ул вакытта бөтен кешегә дә кагылачак. Тик монда да теләгән кеше тыючы програмны урап уза ала, чөнки чикләүләрне урап узарга мөмкинлек бирә торган програмнар бар, һәм алар уңышлы эшли", ди Касыймов.

"Талия Миңнуллина сүзләреннән әлегә мин бу проектның дәүләт дәрәҗәсендә эшләнәчәкме-юкмы икәнен аңламадым. Әгәр эшләнә икән, мин моны хуплыйм. Чөнки бүгенге көндә ата-аналар балаларын зарарлы мәгълуматтан аралау өчен төрле програмнар эзләргә, кушымталар куярга мәҗбүр", - диде Азатлыка Halal Guide җитәкчесе.

XS
SM
MD
LG