Accessibility links

сишәмбе, 30 май 2017, Казан вакыты 06:09

"Ханнар төрбәсе халыкны дәүләтчелек идеясе тирәсендә берләштерә ала"


19 май Казан кирмәнендә татар ханнары сөякләрен җирләү чарасы узды. Казан ханлыгы җитәкчеләре Мәхмүт хан белән Мөхәммәдәмин ханнарның сөякләрен җирләүдә Татарстан җитәкчеләре дә катнашты. Азатлык ул ханнарның кем булуы, бу җирләү чарасы урта гасырларда ханнарны соңгы юлга озату йоласы белән туры килчәкме дигән сорауны галимгә юллады.

Казан кирмәнендәге ханнар сөякләренә, дөресрәге төрбәләргә археологлар 1977 елда тап була. 40 елга якын бу табылдыклар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, соңгы вакытта Альфред Халиков исемендәге Археология институты фондында сакланды. Галимнәр бу сөякләр XV-XVI гасырда идарә иткән Мәхмүт хан белән Мөхәммәдәмин ханныкы дип ачыклады. Дүрт дистәгә якын вакыт җирләвен көткән татар ханнары сөякләре 19 майда җеназа намазы укылып җиргә иңдереләчәк. Азатлык радиосы бу хакта тарихчы Илдус Заһидуллин белән сөйләште.

Илдус Заһидуллин
Илдус Заһидуллин

– 19 май көнне Казан кирмәнендә җиргә иңдерүне көткән татар ханнары сөякләрен җирләү чарасы булачак. Бу – Мәхмүт белән Мөхәммәдәмин ханнарның сөякләре. Бу нәкъ аларның сөякләре булуы ничек исбатланган иде һәм бу ханнар турында никадәр мәгълүмат бар?

– Бу каберлекләргә вакытында галим, археолог Альфред Халиков тап булды. Алар Казан кирмәнендә төзелеш, ремонт белән бәйле эшләр булган вакытта табылды. Сөякләргә анализ ясалды, алар антропологлар тарафыннан да җентекле өйрәнелде. Баш сөякләреннән аларның йөзләре ачыкланды. Ул портретлар инде барысына да билгеле.

19 майда Мәхмүт белән Мөхәммәдәмин ханнарның сөекләрен җирләячәкләр. Алар икесе дә Чыңгызыйлар. Мәхмүт – Олуг Мөхәммәд улы. Ул Казан ханлыгы белән 1466 елга кадәр идарә итә. Мөхәммәдәмин хан тәхеткә өч тапкыр утыра. Ул Мәхмүт ханның оныгы була.

– Илдус әфәнде, без Казан ханлыгына нигез салучы Олуг Мөхәммәд булган дип саныйбыз, төрле чыганакларда да шулай язылган. Галимнәр исә, сез дә шул исәптән, башка фикер җиткерә башлады. Казан ханлыгына нигез салучы һәм аның беренче ханы Мәхмүт хан булган дисез. Бу фикер төрлелеге нәрсәгә бәйле, сезнең версия ничек дәлилләнә?

– Чыннан да ике версия яшәп килде. Олуг Мөхәммәднең Казан ханы булуы турында бары тик “Казан тарихы” дигән чыганакта әйтелә. Ул бит берничә тапкыр Алтын Урда ханы була. 1437 елның 5 декабрендә Белев шәһәре янында Василий II күпсанлы гаскәрен җиңгәннән соң башта Түбән Новгородка янына, аннары Казан шәһәренә килеп урнаша. Казан элитасы аны идарә итәргә чакыра. Бу фикерне күп кенә тарихчылар яклый, мәсәлән, Карамазин, Худяков, Соловьев, Һади Атласи, Миркасыйм Госманов шулай ди. Бу фикер Казан ханлыгын турыдан-туры Алтын Урдага бәйләп куя.

Олуг Мөхәммәд талантлы хәрби җитәкче була

Соңгы вакытта чыганакларны анализлау икенче версиянең, ягъни аның улы Мәхмүтнең Казан дәүләтенә нигез салу фикеренең дөрес икәнен раслады. Олуг Мөхәммәднең яшәгән вакыты Алтын Урданың таркалу чорына туры килә. Олуг Мөхәммәд, канунлы хан буларак кабат Алтын Урда тәхетен үзенә кире кайтарырга, дәүләтне берләштерергә омтылган. Түбән Новгородта яки Казанда яки башка урында вакытлыча утырса да, Олуг Мөхәммәднең һаман шушы максатка ирешү өчен көрәш алып барганлыгы ачыкланды.

1445 елда үзе вафат булгач, аның улы Мәхмүт Казан олысын берләштереп, аерым дәүләт оештыра. Казан ханлыгы белән ул 20 ел дәвамында идарә итә. Ул – гомерен шушы татар дәүләтен оештыруга багышлаган шәхес. Ә бу җиңел булмый. Җирле элиталар белән килешергә, дәүләт чикләрен, салымнарны билгеләргә, дәүләт аппаратын булдырырга, аның канцеляриясен тулы канлы итеп оештырырга кирәк була.

Олуг Мөхәммәд талантлы хәрби җитәкче була. Оста дипломат, максатына ирешә торган шәхес икәнен дә искәртергә кирәк. Аның нәсел дәвамчылары да оста идарәчеләр була. Алар атабыз, бабабыз дәүләте дип дәүләт төзелешен дәвам итеп ханлыкны үстергәннәр. Олуг Мөхәммәднең Мәхмүт, Мостафа, Касыйм, Ягъкуб исемле уллары була. Касыйм исеме белән Мещера төбәгендә оешкан Касыйм ханлыгы атала башлый.

– Алтын Урда таркалгач, Казан ханлыгының чикләре нинди була? Ханнар нинди статуска ия була?

– Галимнәр фикеренчә, Казан ханлыгында 500-600 мең кеше яшәгән. Башкаланың халкы ун меңләп кешене тәшкил иткән. Урта гасыр өчен Казан зур шәһәр булып саналган. Чикләр болайрак булган: Мәскәү ягыннан чик Сура белән Ветлуга елгалары ярлары буенча сузылган, башка яклардан төгәл чикләрне сызып булмый, ханлык җирләре бүгенге Татарстан, Мари Иле, Чуашстан, Удмуртия, Ульяновски, Пенза, Сарытау, Самар өлкәләре, шулай ук Киров өлкәсе белән Пермь краеның бер өлешен тәшкил иткән.

Хан шәхесе – дәүләтчелек билгесе. Аның нәсел тамгасы булган. Әйтик, Олуг Мөхәммәд нәселе тамгасы – өч тешле тарак билгесе. Хан сараендагы тәхет тә дәүләтчелек билгесе булып тора. Өченче билге – хан мөһере. Алар мөһер белән ярлыкларын, хатларын рәсмиләштергәннәр. Ярлыкларга кызыл кара белән хан мөһере сугылган. Мөһер шакмак рәшендә дүрткырлы булып, анда ханның исеме, дәрәҗәсе күрсәтелгән, еш гына нәсел тамгасы да төшерелгән, читләренә Коръән аятьләре язылган.

Без бүген Казан ханнарының ике ярлыгын беләбез. Берсе – Ибраһим хан ярлыгы, икенчесе – Сәхибгәрәйнеке. Соңгысы Татарстанның Милли музеенда саклана. Киләчәктә тә шундый кыйммәтле документлар табылыр дигән өмет бар. Ханның таҗы – шулай ук дәүләтчелек атрибуты. Галимнәр фикеренчә, Казан ханының таҗы Мәскәүдә Кораллар пулатында саклана. Болар барысы да – Казан ханлыгының тулы канлы дәүләт булганын раслаучы фактлар. Ханнар халыкара мөнәсәбәтләрне җайлаштырган, сугыш һәм солых мәсьәләләрен хәл иткән.

Ханның бу дәүләттә җирдә хакимият башлыгы икәнен раслаган тагын бер күрсәткеч – җомга намазында, бәйрәм намазларында хөтбә әйткәндә ханның исемен атау, намазга килгән мөселманнарның ханны үзләренең хакиме итеп тануларын аңлаткан.

Ханнар белән бәйле бер йола гыйбарә рәвешендә бүгенгә кадәр килеп җиткән. “Хан күтәрмәк” дигән сүз урта гасырда ханнарны сайлап тәхеткә утырту ритуалын аңлаткан. Сәед, руханиларның җитәкчесе хөтбә укыгач, җирле аксөякләр сайлаган ханны ак киезгә утыртып күтәргәннәр, җыелган халык өстенә алтын, көмеш тәңкәләр сипкәннәр, бәйрәм мәҗлесләрен оештырганнар. Бу – ханны кабул итү, аны тануны белдергән.

– Казан кирмәнендә татар ханнарын ничек җирләргә дигән бәхәс, фикер алышулар күп булды. Җеназа укылырга тиешме-юкмы дигәндә дә уртак фикергә озак киленде. Ә татар ханнарын ничек җирләве турында тарихта билгелеме?

Татар ханнарын табутка салып җирләгәннәр

– Казан ханнары барысы да Чыңгызхан, дөресрәге, аның улы Җучи хан нәселеннән. Ә аларны табутка салып җирләгәннәр. Әйе, бу традиция ислам ритуалына туры килми. Ул вакытта ислам дине дәүләт дине булган, әмма ханнарны соңгы юлга озатканда дәүләтчелек традицияләре өстен булган. Ханнар беренче чиратта дәүләт җитәкчеләре, аларны аксөяк Чыңгызыйлар буларак җирләгәннәр. Коръән дә укылгандыр, чөнки Казан ханнары барысы да мөселман булган, әти-әнисе мөселман булган Чыңгызыйлар гына тәхеткә утыра алган. Бу өлкәдә Алтын Урда традициясе Казан ханлыгында да дәвам иткән. Табутларга корал яки башка ханнарның шәхси әйберләре салынганы турында бернинди дә мәгълүмат юк.

– Яулап алуга кадәр Казан ханлыгы белән 13 хан идарә итә. Кайсылары ханлык өчен бүләк була, кайсысын начар идарәче дип әйтер идегез? Шул ук Мәхмүт ханның башкалардан аермалы нинди сыйфатлары була?

– Мәхмүт хан турында истәлекләр күп сакланмаган, урыс кулъязмаларында да ул юк диярлек. Олуг Мөхәммәд улларына төрле җаваплы эшләр кушкан, алар гаскәр башлыгы булып яу да чапкан, дипломатик эшләрне дә башкарган. Ягъни яшьтән үк ударә өлкәсендә кайнаган, шулай итеп картайган әтиләренә ярдәм иткән. Мәхмүт хан идарә иткән елларда дәүләттә тынычлык урнашкан, ил тормышында тотрыклылык күзәтелгән. Бер генә мисал. Июнь аенда ел саен халыкара Казан ярминкәсен уздыру тәртибен ул керткән. Каспий диңгезе, Кавказ, Мәскәү якларыннан Казан ягына сәүдәгәрләр агылган, сәүдә итү, тауар алмашу өчен шартлар тудырылган. Сәүдәгәрләрдән җыелган пошлина казнага кергән, Казан ханлыгы ныгыган, баеган.

Мәхмүт хан идарәсендә татар ханлыгы хәрби, сәяси яктан көчәя

Мәхмүт хан чоры вакытында төрле тарафлы сәяси көчләрнең дә кулы уйнавы сизелми. Бөек Мәскәү кенәзлеге бу вакытта әле көчәймәгән, ике арада дошмани мөнәсәбәтләр күзәтелми. Мәхмүт хан идарәсендә татар ханлыгы һәм хәрби, һәм сәяси яктан көчәя.

Әтисеннән соң Казан тәхетендә аның улы Хәлил утыра. Ул үлгәч, Казан аксөякләренең бер төркеме тәхеткә Мәхмүтнең ир туганы Касыймны чакыра. Мәхмәтнең икенче улы – Ибраһим бу вакытта Кырым ханы Хаҗигәрәй 1466 елда үлгәч, берничә ай Кырым тәхетендә утыра, үз исеме белән акча сугарга да өлгерә. Касыйм Казанга килеп җиткәнче Ибраһим Казан тәхетенә утыра. Минем өчен Ибраһим көчле һәм акыллы хан. Ул әтисенән калган ханлыкны үстерә, ныгыта. Касыйм Бөек Мәскәү кенәзлеге гаскәре белән килгән була, дөрес, ул Иделне кичми, кире кайтып китә. Моңа җавап итеп Ибраһим берничә тапкыр Мәскәү җирләренә һөҗүм итә.

– Ә Мөхәммәдәмин​ турында нинди фактлар билгеле?

– Мөхәммәдәмин ханны да телгә алырга кирәк. Ул 1485, 1487-1496, 1502-1518 елларда өч тапкыр тәхеткә утыра.

1479 елда Ибраһим хан вафат була. Аның беренче хатыны Фатыймадан Али, Ходайкол, Мәлик-Таһир исемле уллары туа. Ибраһимнең икенче хатыны – Нурсолтан, Хәлилдән тол калган хатыны. Бу никахтан ике ул туа, берсе – Мөхәммәдәмин, икенчесе – Габделлатыйф. Нурсолтан Мәскәүгә барып, Мөхәммәдәминне урнаштырып, үзе Кырым ханы Миңгәрәйгә кияүгә чыга. Габделлатыйфны үзе белән ала. Карагыз: татар ханнары, алар нәсел вәкилләре элекке Алтын Урда җирләре буйлап үз йортында кебек йөри, алар өчен һәр җирдә ишекләр ачык.

Али ханнан канәгать булмаган Казан аксөякләре 1485 елда Мөхәммәдәминне тәхеткә утырырга чакыралар. Мөхәммәдәмин Казанга килә, ләкин тиз арада аны кире китәргә мәҗбүр итәләр. Шушы вакыйгадан соң Бөек Мәскәү кенәзлеге Иван III җибәргән гаскәр 1487 елда Казанны камап, шәһәрне алып, кабат хан тәхетенә Мөхәммәдәминне утырта. Шушы елдан башлап ханлык өстеннән Мәскәү протектораты чоры башлана. Казанда урыс гаскәриләре тора, Мөхәммәдәмин аркылы Мәскәү сәясәт дилбегәсен үз кулына күчерергә омтыла. 1496 елны Мөхәммәдәмин Мәскәүгә кача, ә 1502 елда янә Казан ханы булып кайта. 1505 елда Мәскәү яклы сәясәтен капылт үзгәртеп, башкада урыс гаскәриләрен калдырмыйча, үзе идарә итә башлый. XVI гасырның икенче яртысы чыганакларында Мөхәммәдәмин заманы салымнары үзенә күрә бер өлге буларак искә алына.

Мөхәммәдәминдә Олуг Мөхәммәд нәселе өзелә

Балалары булмаган Мөхәммәдәмин һәм Габделлатыйф ханнардан соң Казанда Олуг Мөхәммәд һәм Мәхмүтнең нәселе өзелә. Туганнары – чукынган Чыңгызыйлар – татар дәүләте тәхетенә утырырга хокукларын югалткан булалар. Казан ханлыгына идарәче булып Кырымнан һәм Бөек Мәскәү кенәзлеге карамагындагы Касыймда яшәгән Чыңгызыйлар килә башлый. Ханлыкта сәяси чуалышлар, интригалар артуның тагын бер сәбәбе – бер яктан Мәскәү дәүләтенең көчәюе, икенче яктан шулай ук көчле Кырым ханнарының үзләрен Алтын Урда варисы дип игълан итеп күрше җирләрне берләштерергә омтылулары.

– Вакытында Борис Ельцин большевиклар тарафыннан атып үтерелгән Николай II патшаны һәм аның гаиләсен зурлап православ дине кануннары нигезендә җирләү турында фәрман чыгарды. Бу чара зурлап яктыртылды, ил җитәкчеләре шәмнәр тотып торды. Без татар ханнарына тиешле дәрәҗәдә ихтирам күрсәтә алырбызмы? Аларның төрбәсе, мисал өчен, татарларны берләштерүче, дәүләтчелек өчен көрәшү, халыкта милли үзаңны күтәрү символына әверелерме?

– Татар дәүләтчелек символы булган ханнарны җирләү – тарихи, мәдәни, әхлакый, сәяси вакыйга. Бу – хәтер яңарту, урта гасыр дәүләт эшлекләренә ихтирам күрсәтү. Төрбә Казанның кирмәнендә булуы тирән мәгънәгә ия, чөнки кирмәндә Казан ханлыгына караган бер ядкарь дә калмаган иде. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете – Татарстанны, татарларны таныта, берләштерә торган билгеләр. Татар ханнары төрбәсе дә халкыбызны берләштерүче символга әверелергә тиеш дип саныйм. Бу очракта матбугатның да роле зур, без никадәр аны зурлап күрсәтә алабыз, шулкадәр тәэсире уңай булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG