Илһам Вәлиев бу сорауга җавап бирә алмады. Ә белгечләр Татарстан кадерен белмәгән сәнгать әһелләрен Башкортстан күтәреп ала, тарихта мондый мисаллар шактый, диләр. Азатлык Илһам Вәлиев белән опера театрларындагы сәясәт хакында әңгәмә корды.
– Илһам әфәнде, Екатеринбур опера һәм балет театрыннан Уфага кайткансыз икән. Моның сәбәпләре нидә?
– Гаиләм Уфада калган иде. Мин бер якта, хатыным белән балалар икенчедә яшәп булмый икән. Туган якны сагыну да үзенекен итте. Уфа опера театрын аякка бастырырга кирәк дип республика башлыгы Рөстәм Хәмитовтан чакыру алгач, кайтырга булдым. Екатеринбур театры белән элемтәләр өзелмәде. Әле менә Ваһапов фестиваленә дә Екатеринбурдан килдем, төнлә кире китәм. Анда репетицияләр бара.
– Уфа театры ярдәмгә мохтаҗмы?
– Театр авыр чорны үткәрде. Анда ел саен диярлек җитәкче алмашынды, бик күп солистлар эшләреннән китте, ахыр чиктә аны ике елга ремонтка ябып куйдылар. Ниһаять яңартылган театрда беренче спектакльләр уйналды. Бина бик матурайган, актерлар өчен уңайлыклар булдырылган, акустикасы яхшырган. Җырчыга иң мөһиме – яңгырашның әйбәт булуы. Бүген яңа спектакльләр әзерләү белән беррәттән, элек куелганнарын яңарту да бара.
– "Илһам Вәлиев Уфага акбүзатта кайтты" дип язулары хак алайса?
– Бусын бигрәк арттырып яздылар инде. Андый күпертүне яратмыйм. Декабрь аенда “Салават Юлаев” операсын (авторы Заһир Исмәгыйлев) сәхнәләштергән идек. Анда мин баш каһарман Салават Юлаев партиясен башкардым. Спектакльдә сәхнәгә атка атланып чыгам. Менә шушы күренеш белән бәйләп яздылар. Тиргәшеп тә беттем, матур түгел бу дидем. Чөнки бу әсәр мин кайтсам да, кайтмасам да сәхнәләштереләчәк иде. Мин булмасам, башка кеше атка атланып чыккан булыр иде.
– Казанда бердәнбер концертыгыз узганнан соң шундый җырчының Татарстанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләмәве гаҗәп диючеләр шактый булды.
– Бу уңайдан ничек тә җавап бирә алмыйм. Чөнки татар опера театрында берничә спектакльдә катнаштым. Аннан соң театр җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов белән эш мәсьәләсендә утырып сөйләшкән дә булды. Ләкин элемтәләр кинәт өзелде. Моны мин берничек аңлата алмыйм. Дөрес, үткән ел спектакль чыгарга бер-ике көн кала солист авырып китте, ярдәм ит дип шалтыратканнар иде. Аларның хәбәр биргәнен көтеп телефон кырында утырмыйм бит инде, Екатеринбурдагы спектальне өзеп Татарстанга килә алмадым. Азрак алданрак әйткән булсалар да ярдәм итеп булган булыр иде.
– Уфада, Казанда опера сәнгатенең хәле ничегрәк?
– Ул кайда да авыр хәлдә. Тамашачы җиңел-җилпе музыкага тартылды. Чын әсәрләрне сәхнәгә чыгару, аңа тамашачыны җәлеп итү бик авырайды. Чөнки элемтә чаралары, радио-телевидение дә классик, академик әсәрләр, халкыбыз мирасы файдасына эшләми. Сәхнәне табын җырлары басты. Мин аны сәнгатькә кертмим дә. Ул җырлар бер кулланылышлы стакан кебек: тыңлыйсың да, ярты сәгатьтән чүп савытына ташлаган кебек онытасың. Шундый көнгә калдык: хәзер Хәнәви Шәйдуллин, Әлфия Авзалова, Хәйдәр абый Бигичевлардан калган мирасны кайтару, аны популярлаштыру бик авыр.
– Халык операдан читләште дисез. Ә бит Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына билет табып булмый. Алар халыкны ничек җәлеп итә соң?
– Алар өчен бик сөенәм. Әмма айның караңгы ягы булган кебек, бу мәсьәләнең дә серле ягы бар. Әйтик, бүген театр сайтына спектакль турында мәгълүмат эленә, ә иртәгәсен билет сатылып беткән була. Меңнән артык билетны бер көндә сатып бетерүне могҗиза дисәң генә инде. Күрәсең, аларның үз каналлары, үз җайлары бардыр. Чагыштыру өчен Екатеринбур театрын алсак, анда билет алган тамашачы йөри һәм зал тулы була. Җиде елга якын эшләдем һәм театрның фәкать гади тамашачы ихтыяҗын кайгыртуын күреп соклана идем. Анда бит репертуар да Казандагы кебек блок системы буенча төзелми. Сентябрьдә сезон ачыла һәм ахыргача һәр көнне спектакль куела. Ике-өч көнлек тә тәнәфес ясалмый һәр көнне спектакль уйныйбыз. Анда театрның үз труппасы эшли, шуңа күрә тамашачы нәрсә караячагын, кемне тыңлаячагын белеп килә. Екатеринбур тамашачы операга үзе яраткан солистны тыңлар өчен йөри. Элек Нияз Даутовны тыңларга йөргәннәр бит әле, анда да шушы традиция сакланган.
– Екатеринбур театрында зыялы тамашачы булгач һәм сезгә иҗат өчен шартлар тудырылгач, аннан ни өчен китүегез аңлашылмый?
– Театр җитәкчесе әйткән сүзендә торды: яхшы хезмәт хакы билгеләде, хезмәткәрләр өчен фатирга урнаштырды. Уфада мондый хезмәт хакы төшкә дә керми. Гаиләңне алып килсәң, зуррак фатирга күчерәбез диде. Үз театрың белән элемтәне өзмә диюе дә күңелгә сары май булып ятты. Екатеринбурда, әйткәнемчә, репертуар бик зур. Мине ай саен яңа спектакльгә кертәләр иде. Ул – бик зур мәктәп булды. Ләкин күңел барыбер бу калага ятмады. Рус мохите булганга, балаларны анда алдырасым килмәде. Татарча, башкортча өйрәнсеннәр, нигездән аерылмасыннар дидем. Балалар белән татарча гына сөйләшәбез, русча сөйләшә башласалар, кисәтү ясыйбыз. Авылга кайтсалар, монда русча сөйләшеп кеше көлдерә күрмәгез дип кисәтәм.
– Уфа опера һәм балет театрында репертуар ничек төзелә? Ул әле фестивальләр белән генә яши торган театрга әйләнмәде бугай?
– Татар театрында да “Җәлил”, “Тукай мәхәббәте” опералары бар, татарлык бөтенләй калмады дип әйтеп булмый. Уфада исә “Салават Юлаев” операсын куйдык, Башкортстан композиторлары балетлары, “Кодача” музыкаль комедиясе бара. Киләсе елган планнар ничек булыр, әйтә алмыйм. Чөнки халыкны җыю авыррак. Ләкин элита театрына әйләнмәсен, гади халыкны тәрбияләсен иде ул.
Башкортстанда сәнгать әһелләренә игътибар юк дип әйтә алмыйм. Әллә ни күтәреп тә алмыйлар, җиргә дә екмыйлар. Үземне алсак, кимсеттеләр дип әйтеп булмый. Татар булсам да, Мортаза Рәхимов һәрвакытта да хәерхаһлы булды. Хөкүмәт чараларында минем чыгыш ясавымны сорый иде. Башкалар берне җырлаганда, мин ике җыр башкара идем. Татарча җырла әле дип сорый иде. Фатир бирдерде, мактаулы исем алдым. Бу юлы да республика башлыгы үзе чакырып кайтарды.
– Балаларыгызга атаклы җырчылар исемнәрен кушкансыз. Әтиегездән калган гадәтме бу?
– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың диләр бит, балалар да музыканы бик яраталар. Хәер, без аларга туганчы ук бу мәхәббәтне салып куйганбыз бугай. Мин бала көткән парларның исем сайлый алмый интеккәнен аңламыйм. Бала тугач яртышар ел исем куша алмый йөрүчеләр минем өчен, гомумән, табышмак булды. Беренчесен көткәндә үк кыз туса, Зөһрә апа Сәхәбиева хөрмәтенә Зөһрә дип, малай туса Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә Хәйдәр дип кушарбыз дип уйлаган идек. Төпчек балабызга Искәндәр исеме куштык. Аның исеме җырчыларга бәйле булмады.
Тумышым белән мин Башкортстанның Чакмагыш районындагы Имәнкүл авылыннан. Әти төрле оешмаларда җитәкче булып эшләде. Бездә еш кына мәдәният өлкәсе кешеләре кунакта була иде. Әти алар белән мәгариф, фән, әдәбият, сәнгать турында сөйләшә, бергәләп халык җырларын җырлыйлар иде. Ул сәнгатькә шулкадәр мөкиббән кеше ки, шуңа безгә җырчылар исемнәрен кушкан инде. Мине, мәсәлән, Илһам Шакиров хөрмәтенә атаганнар. Сеңлем – Әлфия Авзалова, энем Илдус әтинең биюче дустының адашы булып киткән. Мондый матур гадәтне ничек дәвам итмисең инде?