Accessibility links

пәнҗешәмбе, 17 август 2017, Казан вакыты 00:39

Русия татафыннан аннексияләнгән Кырымда Федераль иминлек хезмәтенең махсус бүлгесе террор һөҗүмнәренә һәм диверсияләргә юл куймау күнегүләре уздыра.

Күнегүләр 24-29 майда "Черноморнефтегаз" диңгез корылмаларында һәм Кизләү шәһәрендәге (Евпатория) кунакханә комплексында уздырылачак, дип яза ТАСС. Аларда ике меңгә кадәр хәрби, шулай ук бронетехника, авиация һәм флот катнаша, диелә.

Мартта ярымутрауда Русия һава-десант гаскәрләренең зур хәрби күнегүләре узган иде. Анда Кара диңгез флоты һәм авиация дә катнашты. Гыйнвар аенда Мәскәү Кырымның Кефе (Феодосия) шәһәре янында "Триумф" С-1400 зенит ракет системы урнаштырды.

Кырымны аннексияләгәннән соң һәм 2014 елда Украинаның көнчыгышында низаг башланганнан бирле Русия гаскәр тикшерүләрне һәм хәрби күнекмәләрне еш уздыра. Көнбатыш илләре бу нисбәттән борчылу белдерә.

XS
SM
MD
LG