Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа архивларында татарга бәйле материаллар тулып ята"


Алманнар үзләрендәге татар истәлекләренә зур хөрмәт белән карый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Германия, Романия, Маҗарстан, Литва, Ватикан, Япониядә татарга кагылышлы материаллар, тарихи документлар саклана, аларны әле галимнәр өйрәнмәгән. Татарстан галимнәренең кулы җитми, бу эшне чит ил тарихчылары башкара.

24 май Казанда Мәрҗани исемендәге тарих институтында чит ил архивларындагы татарларга кагылышлы истәлекләр, материаллар, документлар турында сөйләшү узды. Конференциядә Татарстан һәм Германия галимнәре катнашты.

Германиянең Вустрау шәһәреннән килгән Бранденбург-Пруссия музее җитәкчесе Штефан Тейлиг Европа халыклары арасында татарларны куркып искә алучылар, аларның яулап алуына җавап кайтару белән яшәүчеләр юк түгел дип шаккатырды. Пруссия тарихында булган татарлар сурәтләрен күрсәтеп, ул уздырылган тикшеренүләр турында сөйләде.

Штефан Тейлиг
Штефан Тейлиг

"Элекке Пруссия җирләрендә яшәгән алманнардан татар сүзен ишеткәч нәрсә күз алдына китерәсез дип сорасак, аларның җавабы – татарлар явыз, кыргый, рәхимсез, үтерүчеләр иде. Мондый стереотип озак яшәде. Моңа борынгы тарихи китаплар да тәэсир итә. Алар арасында яулап алынган өчен үч алырга кирәк дип фикерләүчеләр дә юк түгел", дип сөйләде Тейлиг.

Тарих китабында татарлар сурәте
Тарих китабында татарлар сурәте

Мондый стереотипларның мәдәният, архитектура, әдәбият өлкәләрендә дә таралганы турында Магдебург шәһәреннән галим Мисте Хотопп-Рике да әйтте. Үз чыгышын ул Франция тарихчысы, "Хәтер урыннары" концепциясе авторы Пьер Нора эшенә нигезләнеп, Германиядә булган татарларның истәлекле урыннары, аларны өйрәнү, куллану турында сөйләде.

Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Лариса Усманова әйтүенчә, татарларга кагылышлы материаллар Япониянең Хамада шәһәрендәге Симанэ префектура университетындагы Хаттори Сироның Урал-Алтай телләре архивында, Васеда университеты китапханәсе, Япониянең дәүләт һәм хосусый архивларында саклана.

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев

Татар энциклопедиясе институты мөдире Искәндәр Гыйләҗев Германиядә тарихи вакыйгалар, тарихи урыннарга булган игътибар турында әйтте.

"Германиядә хәрби әсирлектә булган татарларга һәйкәлләр бар, ә Русиядә берәү дә юк. Лейпциг янында Наполеон сугышы чорыннан калган татар кабере бар, анда Мостафа улы Йосыф җирләнгән. Алманнар ул каберне әле дә карап тора, балаларны экскурсиягә йөртәләр. Германиягә туры бәйләнеш булмаса да, алар тарихи урыннарга зур игътибар күрсәтә", диде ул.

Мисте Хотопп-Рикке
Мисте Хотопп-Рикке

Азатлык радиосы Германиянең ICATAT Кавказ, татар, төрки халыкларны тикшеренү институты мөдире Мисте Хотопп-Рикке белән әңгәмәләште.

– Татарлар Европада нинди эз калдырган? Берничә мисалда моны әйтә аласызмы?

Беренче чиратта, татарларның телгә тэсире турында әйтергә кирәк

– Бу турыда бик озак сөйләргә була. Беренче чиратта, татарларның телгә тәэсире турында әйтергә кирәк. Европа халыклары телләрендә татар сүзләре очрый, яисә татарларга кагылышлы төшенчәләр кереп калган. Икенчедән, ландшафт атамаларында бу чагыла. Һәйкәлләр, ташлар, архитектурада татар тәэсире сизелә. Күп кенә язма истәлекләр дә сакланган. Моңа татарлар үзләре язганнары да, татарлар турындагы язма истәлекләр дә керә.

– Европада, аерым алганда Германиядә татарлар белән бәйле тагын нәрсәләр бар һәм аларны кайда эзләргә кирәк?

– Австрия, Франция, Дания, Польша чигендә, шулай ук Маҗарстан, Романия, Болгарстан, Европаның көнчыгыш өлешендә материаллар тулып ята. Ватикан архивларында да күп әйбер саклана. Без һаман да аларга барып җитмәгән.

– Казанда "Татарлар, төрекләр, маврлар –​ Пруссия һәм Германиядә беренче мөселманнар" дип исемләнгән күргәзмә оештырылырга тиеш иде. Анда Европада, башлыча Германиядә табылган һәм сакланган тарихи экспонатлар китерелүе көтелде. Әмма бу булмый калды, сәбәпләре нидә? Татарстаннар нинди уникаль экспонатларны күрми калды?

– Анда төрлесе бар. Мәсәлән, кайбер материалларны тыңлап карарга мөмкин. Беренче дөнья сугышы вакытыннан калган җырлар, догалар бар, аларны татарстаннар ишетмәде. Тагын видеоязмалар бар иде. Төрле артефактлар – костюмнар, фоторәсемнәр, татарларның көнкүреше, сугышчылар белән бәйле әйберләр зур кызыксыну уята алыр иде. Мәсәлән, Насыйбулла исемле Казан кешесе ясаган шәмдәл бар. Бу уникаль әйбер. Аны татарлар күрергә тиеш. Күргәзмә оештырылмый калуы безгә бәйле түгел, безнең яктан барысы да башкарылды. Ул соңрак вакытка күчерелде.

– Бу шәмдәлне татар ясаганы, аның авторы Насыйбулла исемле кеше булганын каян билегеле?

– Анда язып куелган. Гадәттә осталар гарәп хәрефләре белән язган, "бу әйберне фәлән-фәлән кеше ясады" дип яза. Бу очракта да оста үз исемен, туган авылы атамасын да язып калдырган.

– Мисте әфәнде, ни өчен сез татар тарихы белән шөгыльләнәсез? Сезне татарлар нәрсәсе белән җәлеп итә алды?

Дөньяда татарлар барлыгын белеп алганнан бирле бу тема белән кызыксынам

– Дөньяда татарлар барлыгын белеп алганнан бирле бу тема белән кызыксынам. Укуны шактый соң, 32 яшемдә генә башладым. Укырга әзерләнгәндә беренче очраткан кешеләрнең берсе – кырымтатар әдәбияты белгече, профессор Шәфкать Юнысов. Кызыксынуым көчәеп китүгә ул күпмедер этәргеч бирде. Без аның белән Акмәчеттә очраштык. Төркичелекне өйрәндем, дүртенче семестрдан соң тюрколог студентлар белән эшләдем. Тик бу юнәлеш бик киң. Конкретрак юнәлеш сайларга кирәк иде һәм мин татар тематикасында тукталдым. Татар дөньясы бик киң – Ногай татарлары, Добруджа татарлары, Кырым, Казан татарлары, Литва татарлары... Казынасы да, өйрәнәсе дә күп.

– Татарстанда татарларны өйрәнү өлкәсендә кем белән хезмәттәшлек итәсез? Казан дәүләт университеты белән элемтәләрегез бармы?

– Бүген без Мәрҗани исемендәге тарих институты белән тыгызрак элемтәләр урнаштырып актив эшли башладык. КФУ белән дә бәйләнеш саклана, һәм бу уку йорты белән бергә эшләүне дәвам итәргә теләк зур.

Планнар шактый. Без Германия архивларындагы татарлар белән бәйле истәлекле урыннарга караган материалларны барларга теләр идек. Казан тарихчылары белән бергә эшләргә теләгән тагын бер зур проект бар – төрле илләрдәге татар каберлекләрен өйрәнү.

Тагын бер хыялым – Берлин архивындагы кырымтатарлар тарихына караган 350гә якын чыганакны тәрҗемә итү, транскрипцияләп чыгу. Алар латин, итальян, поляк, урыс, татар, алман, француз телләрендә сакланган.

XS
SM
MD
LG