Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 10:09

Владимир Путин "Гоголь үзәгендәге" тентүләргә үз мөнәсәбәтен белдерде


Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин актер Евгений Миронов белән сөйләшкәндә "Гоголь үзәгендә" һәм режиссер Кирил Серебренников фатирында тентүләр оештыруга бәйле кешеләрне "юләрләр" дип атаган. Бу хакта Коммерсант газеты яза.

Әлеге сөйләшү Кремльдә дәүләт бүләкләре тапшырганнан соң булган. Миронов бу чарада Серебенниковка теләктәшлек белдерелеп язылган хатны Путинга тапшырган.

Соңрак Миронов РБКга сөйләвенчә, президенттан ул Серебренниковны тикшерү гадел булсын һәм чамадан тыш чаралар кулланмыйча гына уздырылсын иде дип сораган. Актерда президент тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләре адекват булмавы белән килеште дигән хис калган.

Тантанада катнашкан Русия мәдәният министры Владимир Мединский Коммерсантка "чынында исә эшләр күпкә катлаулыларк", дип белдергән.

Серебренников фатирында һәм "Гоголь үзәгендә" тентүләр 23 майда узды. Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, алар 2011-2014 елларда коммерция нигезендә эшләмәгән "Седьмая студия" оешмасына бүленгән 200 миллион сумлык бюджет акчасын урлау белән бәйле. "Седьмая студия"гә Серебренников нигез салган булган. Соңрак режиссердан шаһит буларак сорау алдылар һәм җибәрделәр.

Русия мәдәният хезмәткәрләре Сереберенниковны яклап чыкты.

XS
SM
MD
LG