Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:24

22-25 май Истанбулда төрки яшьләр берлеге корылтае узды. Бу берлектә Татарстан һәм Башкортстан яшьләре дә бар, алар да әлеге чарада катнашты. Бу корылтай төрки халыкларга нәрсә бирә? Анда катнашуның әһәмияте нидә? Аны кемнәр оештыра һәм кемнәр катнаша? Ул кем хисабына уза? Азатлык шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Төрки яшьләр берлеге 1992 елда Татарстанда оешкан һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге башлангычы белән берничә төрки халык оешмасы тупланып, беренче җыелышны уздырган. Шул чакта кабул ителгән низамнамә нигезендә корылтай кимендә ике елга бер тапкыр узарга тиеш. Быел ул 17нче тапкыр уздырылды. Төрки яшьләр берлегенең 25 еллыгын да билгеләп үттеләр.

Мөгаен, моннан 25 ел элек Татарстанда җыелган бер төркем яшьләр корылтайның соңрак Чуашстан, Македония, Гагаузия, Кырым, Кыргызстан һәм башка өлкәләрдә уздырылачагын, хәтта Төркиянең биш йолдызлы кунакханәсенә кадәр барып җитәчәген, төрле дәүләтләр тарафыннан финансланачагын, зур оешмалар сафына керәчәген, үзеннән дә яңа оешмалар туачагын күз алдына да китермәгәндер.

ДӨНЬЯДА ТӨРКИЛӘР КҮПМЕ?

Корылтайга килүче милләтләр саны елдан-ел ерта бара, димәк, берлек торган саен зурая. Моның белән бергә аның тәэсире дә арта. Дөньяда барлыгы 40лап милләт төрки халыкларга керә һәм аларның гомуми саны кайбер мәгълүматларга күрә 200, хәтта 300 миллионга җитә дип санала.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Корылтайда әлегә 25ләп милләт кенә катнаша. Үсү өчен мөмкинлек бар дип аңларга кирәк. Сүз уңаеннан, Әфганстан делегатлары да үз чыгышында 300 миллион дигән санның хакыйкатьтән ерак торуын билгеләде. Бу сан бик азайтылган, имеш. Әфганстандагы төрекмәннәр санының да рәсми саннан күбрәк булуы хакында дәлилләр китерелде.

ЯҢА ОЕШМАЛАРГА ОРЛЫК САЛУЧЫ

Шушы 25 ел эчендә Бөтендөнья төркиләр берлеге корылтайлары барышында күп кенә оешмалар туды. Мисал өчен, Яшь журналистлар берлеге, Яшь шагыйрьләр берлеге, Эшмәкәрләр берлеге һәм башкалар. Бу оешмалар үзләре аерым очрашып, төрле халыкара чараларга җыела. Әйтик, Яшь журналистлар берлеге шушы корылтайларда үзе аерым түгәрәк өстәлләр ясаса, Төрки дөнья журналистлар берлеге кысаларында да очрашуларда катнаша. Сүз уңаеннан, 2015 елда Казанда Төрки дөнья журналистлар берлегенең икенче корылтае узган иде. Анда да яшь журналистлар берлеге әгъзалары һәм аларның җитәкчесе Шәмсетдин Күзәҗи катнашты.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Алай да, Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге корылтае платформасында туган иң зур оешма – Төрки халыклар конгрессы. Озак еллар шушы корылтайга йөреп “картайган” вәкилләр, берлек лидерлары берләшеп, аерым үз оешмаларын булдырды. Алар хәзер ел саен үз очрашуларын уздыра. Сүз уңаеннан, аларның өченче корылтае быелгы көзгә билгеләнгән. Шуңа карамастан, алар әле дә Төрки яшьләр берлеге корылтайларына йөри – үзләре белән яңа яшьләрне ияртеп килә. Шул рәвешле буыннар алмашы дәвам итә. Быел Гагаузия, Казакъстан, Төньяк Кыпрыс республикасы, Германия һәм башкалар өр-яңа составта диярлек килгән иде.

МИЛЛИ ОЕШМАЛАР ӨЧЕН ТАНЫШУ УРЫНЫ

Әлбәттә, корылтайда булган 2-3 көн эчендә, барлык 150ләп делегат белән дә танышып бетү мөмкин түгел. Бигрәк тә беренче тапкыр килсәң. Шунлыктан кайбер делегацияләр бу өч-дүрт көндә үзара якынрак танышып, тыгызрак эшли башлый. Мисал өчен, Татарстаннан килүчеләр шор, алтай, хакас белән берләшеп, уртак проектлар хакында сөйләште. Алга таба булачак форумнарны, эш планнарын белешеп, бер ел эчендә кабат очрашулар билгеләде. Урта Азия илләре шулай ук үзара элемтәләрен ныгыткан. Үзбәк, төрекмән, казакъ, кыргыз делегацияләренең хәтта иртәнге-кичке аш өстәле артында да уртак проектлар барлавын ишетеп була иде.

Мондый бүлгәләнеш булуы аңлашыла да. Русиядә яшәүче төрки халыкларның проблемнары уртак һәм бу аларны берләштерә. Тагын бер кызык момент: Урта Азия дәүләтләре күпмедер вакыт Мәскәү астында булуып алуы аркасында, бераз безнең хәлне белә һәм аңлый. Әз-мәз Русиядәге милли республикаларның торышы белән кызыксыналар.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Ә менә Европа төркиләре, төрекләр, азәриләр Татарстанның кайда булуын да бик чамалап бетерми, хәлебез турында әйтәсе дә юк. Алар башлыча бәйсез дәүләтләрне таный, ә Русияне бөтен бер урыс иле дип кенә кабул итә. Хәер, моны аңлау өчен корылтайда утыруның кирәге дә юк. Истанбулда кибет-базарга чыгып керү дә җитә. Гап-гади сатучы йөзебезгә карап, безнең каян килгәнне ачыкларга тырышып, төркмән, казакъ, үзбәк кебек милләтләрне саный. Татарны белми. Белгәннәре исә: “Кырымнанмы?” дип сорый.

БАШКАЛАР ЙОТМАСЫН ӨЧЕН

Быел Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге корылтае хөкүмәттән бирелгән акчага түгел, ә иганәчеләр хисабына башкарылды. Кайчандыр “Түрк учаклары” оешмасы хисабына, аннан соң Азәрбайҗан, Төркия дәүләтләре биргән акчага оештырылган корылтайны быел Төрки халыклар берлеге финанслаган. Бу оешма рәсми рәвештә 2016 елның ноябрендә генә эшли башласа да, бүген ул Төркиядәге һәм төрки өлкәләрдәге 107 иҗтимагый оешманы үз эченә ала.

Мәхмүт Орал
Мәхмүт Орал

Аның җитәкчесе Мәхмүт Орал Төрки яшьләр берлеге белән үзара килешү төзергә чакырды. “Безне бары тик бердәмлек кенә көчле итәчәк, төрки милләтләрнең бәйсезлегенә ышанам. Иң мөһиме – башкалар да моңа ышанып, шушы идеологияне алга сөрсен иде. Аерылсак, үсеп булмаячак, аерым-аерым эшләп йөрү зур үзгәрешләргә китермәс, шуңа күрә эгоизмны читкә куеп берләшергә, “мин” дип сөйлисе урынга “без” дип сөйләргә кирәк”, дип, бик рухландыргыч чыгыш ясады.

Әмма корылтай әгъзалары бу килешүне хупламады. Башка бер оешма эченә кереп вакланмабызмы, эреп югалмабызмы, дип шикләнде. Нәтиҗәдә, үзара хезмәттәшлек хакында килешү төзелмәде. Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге үзе үк зур, бәйсез оешма булып кала алды.

Төрки халыклар конгрессы рәисе Идел Марлис моңа җавап итеп, берлекнең гаилә кебек булуын ассызыклады. “Төрки яшьләр берелегенә охшарга тырышып төзелгән оешмалар күп булды, әмма аларның берсе дә бу дәрәҗәгә җитә алмады. Бу ниндидер оешмалар җыелышы гына түгел, бу гаилә җыелышы. Үзегез күрәсез, берлегебезнең киләчәге бар, чөнки ул үсештә”, диде ул.

КЕМГӘ – МИЛЛӘТ, КЕМГӘ – БАЗАР

Алдан әйтелгәнчә, һәр халык үз проблем белән килгән иде. Ни кызганыч, башкортлар бу корылтайга килгән булса да, чыгыш ясамады. Мөгаен, алар контактлар яңартып йөргәндер, чөнки Башкорт яшьләре берлеге җитәкчесе Ләйсән Николаева сораштыру вакытында шуның өчен килүләре хакында әйткән иде. Утырышлардан читтә калулары да кызганыч булды. (Татарстан вәкилләре чыгышы турында Азатлык элегрәк язган иде.)

Гомумән, кемнәрдер бирегә ял итәргә генә килгәнгә охшаган иде. Утырышларда катнашу урынына базарда йөрү, Истанбул белән танышу аларга кызыграк булды күрәсең. Әлбәттә, бу яшьләрне үз милләтен яратучы, ватанпарвәр дип атап булмый.

Гюллю Каранфиль
Гюллю Каранфиль

Ләкин шунысы сөендерә: аңлы яшьләр күбрәк иде. Зур күпчелек бирегә юл хакларын үзләре түләп, чын кызыксыну белән килде, шуңа да утырышларда нәтиҗәле эшләргә тырышты.

Тюрколог Гюллю Каранфиль үз чыгышында нәкъ менә шушы хакта да искәртте. Электән корылтайларга йөргән кешеләргә исә, артка борылып карарга киңәш итте. “Һәркем бер ел дәвамында эшләгән эшенә анализ ясасын иде һәм, әгәр үз милләтең өчен берни эшләмисең икән, мондый чараларга килмәгез, сезнең урынга башкалар килсен”, диде ул.

РУСИЯ БУ КОРЫЛТАЙДАН КУРКАМЫ?

Үзара аралашу барышында, Русиядән килгән делегатлар шушы чарага Төркиягә китәргә җыенганда таможняда проблемнары булу хакында да сөйләде. Күбесен артык зур игътибар белән тикшергәннәр, 30-40 минут буе сорау алганнар.

Наил Нәбиуллина уртада
Наил Нәбиуллина уртада

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин моның шулай буласын белеп, ике атна алдан ук илдән "чыгып сызуын" әйтте. 2012 елда шушы корылтайга барышлый Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллинны чик аша уздырмаганнар иде.

2014 елда “Идел” яшьләр оешмасы килгәч, корылтай әгъзалары аларны берлеккә кабул итәргә теләмәде. Аның җитәкчесе Ләйсән Сафина чыгышыннан соң “Сез сөйләгәннәрдән чыгып, әкияттә яшисез дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Сөйләгәннәрегез дөресме, чөнки без Татарстанны бөтенләй башка яктан беләбез?” дип кызыксындылар. Ә чынбарлыкны әкияткә әйләндереп күрсәтүчеләрне берлек бик яратып бетерми ахры.

Корылтайга чакырулы булсалар да, моңа кадәр булганнарында гел катнашып торсалар да, быел якут яшьләренең килеп җитә алмавы күпләргә сәер тоелды. Уйгырларны да көткәннәр иде.

Мөгаен, Русия Төрки яшьләр берлеге корылтаена яшьләр җыелудан куркадыр, югыйсә, аларга карата бу кадәр игътибар булмас иде.

ТЮРКСОЙ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘ ЯҢАРТУ КИРӘК

Һәр ике чыгышның берсендә делегация башлыклары Татарстанны искә алды. “Азатлык” оешмасының эзәрлекләүләргә карамастан нәтиҗәле эшчәнлеген бәяләделәр.

Истә калган иң тәэсирле чыгышлар арасында Әфганстан төрекмәннәре чыгышы бар иде. Алар үзләрендәге 40 еллык сугыш, канкоешны сурәтләде. Гыйрак белән Сүрия төрекмәннәре дә үз хокуклары бозылуы турында сөйләде.

Төркия белән Русия арасында булып алган низаг турында да чыгышлар күп булды. Хәзер исә, бу вакыйгалар артта калгач, Русиянең милли республикалары белән ТЮРКСОЙ оешмасы арасындагы мөнәсәбәтләрне яңартырга кирәклеге хакында әйтелде.

Әкрам Абдуллаев
Әкрам Абдуллаев

Бердәм дәүләт имтиханының да төрки халыкларның үз ана телләрендә тапшыра алу хокукын таләп итте делегатлар. Шушы таләпләр белән Русия хөкүмәтенә берлек исеменнән хат юлланачак.

Төрки халыклар өчен уртак әлифба булдыру зарурлыгы, төркиләр өчен әһәмиятле булган Садри Максуди, Мухтар Шахонов, Бәкир Чобанзадә исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән һәр өлкәдә ниндидер чаралар уздыру, төрки дәүләтләр арасында визасыз йөрү тәртибе урнаштыру кирәклеге турындагы пунктлар да резолюциягә кертелде.

Корылтайга нәтиҗәләр ясалган утырышта берлеккә тагын ике оешма кабул ителде. Шуның берсе Казакъстаннан "Милли киләчәк хәрәкәте" берләшмәсе булса, икенчесе "Төрки дөнья мәдәнияте вә сәнгате" берләшмәсе.

Бөтендөнья төрки яшьләр берлеге рәисе итеп кабат азәрбайҗанлы Әкрам Абдуллаев сайланды һәм низамнамә нигезендә каралган башкарма комитет билгеләнде. Ул хәзер тулаем диярлек яңа кешеләрдән тора һәм анда Татарстаннан Наил Нәбиуллин да бар. Яңартылган оешма киләчәктә зур үзгәрешләр кичерер һәм күпкә нәтиҗәлерәк эшләр дигән өмет белән таралышты делегатлар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG