Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәүләтебез, җиребез бар, ә телебез – юк"


Пикетка чыккан ТИҮ вәкилләре
Пикетка чыккан ТИҮ вәкилләре

29 май Казанда татар телен яклап пикет үтте. ТИҮ оештырган чарада "Татарстан-24" телеканалының үз тапшыруларын бары тик урыс телендә генә алып барып, республика конституциясенең ике дәүләт теле турындагы 8нче маддәсен тупас бозуы белдерелде.

Петров паркында оештырылган пикетта ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге) вәкилләре "Президент Миңнеханов! Таләп итәбез: "Татарстан-24" каналында 70% хәбәр татарча булырга тиеш!", "Татарлар әле исән! "Татарстан 24" татарча сөйләргә тиеш", "Яңа Гасыр" каналы җитәкчесе Илшат Әминов! "Яңа Гасыр" тулысынча татар каналы булырга тиеш", дигән һәм башка шигарләр күтәреп торды.

Пикетка чыккан Рәүф Ибраһимов Азатлык хәбәрчесенә бу пикеттагы таләпләренең яңа булмавын, барсының да иске таләпләр икәнен әйтте.

"Татарларның 70%ы Татарстанда яшәми, алар өчен татар телендә бер генә телеканал да юк. "Татарстан-24" телеканалы корылса да, ул бары тик урыс телендә генә тапшырулар алып бара. Бездә икетеллелек турындагы канун беркем тарафыннан да инкарь ителмәде, бүгенге көндә ул яши. Шуңа күрә "Татарстан 24" телеканалы үз тапшыруларын ким дигәндә 50% татар телендә алып барырга тиеш", диде ул.

"Дәүләтебез, җиребез бар, ә телебез – юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Рәүф Ибраһимов татар теленең куланылышына карата да фикерләрен җиткерде.

"Әле күптән түгел генә Татарстан мәдәният министрлыгына барып кайткан идем. Сөйләшүдән аңлавымча, алар үз министрлык эчендәге эшләрен дә татар телендә алып бармыйлар икән. Мин мәдәният министры үзенең эш кәгазьләрен татар телендә алып барып үрнәк күрсәтер дип уйлаган идем.

Мин бүгенге көндә татар теленең шул дәрәҗә түбән төшүенә риза түгел. Гадәт авыруга караганда да авырырак диләр. Канга сеңгән коллыкны тамчылап чыгару да бик авыр. Менә шул канга сеңгән гадәтне тамчылап булса да чыгару хәзерге вакытта бик аз дәрәҗәдә дип уйлыйм мин. Татарстан түрәләренең татарча сөйләшмәве аларның гадәтләренә кергән. Алар татар теленә ничектер игътибар итмичә урыс телендә эш алып баралар икән, шул җиткән дип уйлыйлар. Әмма без бит халык. Безнең дәүләтебез, илебез, җиребез бар. Ә телебез – юк. Бу бернинди кысага да сыймый", диде ул.

Пикет ахырында "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы җитәкчесе Илшат Әминовка телеканалда татарча тапшыруларның санын арттыруны сорап һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Тәртип" радиосына кичекмәстән яңа ешлык алуда ярдәм итүне һәм Татарстан Конституциясен тупас рәвештә бозган өчен "Татмедиа" җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин һәм "Татарстан-24" телеканалы җитәкчесе Сергей Лобовны эшләреннән азат итүне сорап ачык хат җибәрү карары кабул ителде.

XS
SM
MD
LG