Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйкай абыз бетеп барган авылның таралган халкын яңадан җыя


Кадыйкай абызны искә алу чарасы таралган Төке халкын яңадан җыйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:51 0:00

Татарстанның Чүпрәле районында меңгә якын кешене җыйган дини-милли чара узды. Кадыйкай абызны искә алу – шактый үзенчәлекле чара. Анда махсус корбаннар чалына, мәҗлесләр оештырыла һәм теләгән кешене өшкереп тә җибәрәләр.

Татар Төкесе авылында татар шагыйре Зәки Нури туып үскән. Ләкин тирә-якта авыл даны шагыйрь исеме белән түгел, ә андагы изге саналган кабер белән таралган.

Ел саен май аеның соңгы җомгасына монда меңләп кеше җыела. Кайчандыр авылын ташлап чыгып киткәннәр дә, тирә-яктан махсус килгәннәр дә Кадыйкай абыз каберенә килә.

Кадыйкай абыз кабере
Кадыйкай абыз кабере

Риваятьләргә төренгән бу шәхес турында тарихи әдәбиятта мәгълүмат юк. Әмма вакыт үтү белән халык Кадыйкай абызны изгеләр рәтенә кертеп куйган.

Җирле тарихчылар, имамнар, картлар аның турында халыкка гел аңлатып тора. Шуларның берсе – Төке имамы Хәмзә хәзрәт Сабитов.

"Кадыйкай изге – Төке кешесе түгел. Аның турында мондый мәгълүмат бар: авылга бер яшь егет килә. Аны мулла үзенә хезмәтче итеп яллый. Мулла күп итеп урман ала, ә ялчы ике ат олавы белән урманнан агачларны ташый. Мулланың башына бу нинди кеше соң, нишләп ул бер дә ярдәм сорамый дигән уй килә. Мулла урманга икенче бер юл белән барып, ялчының эшен күзәтергә карар кыла. Озакламый ялчы да эш урынына килеп җитә. Ул утырып намаз укый, дога кыла һәм эшенә керешә. Ул агачка орынган саен, агачлар олауга ята. Мулланың һушы китә. Тиз генә кайтып остабикәсенә булган хәлләрне сөйли. Шуннан мулла әлеге ялчыга бер өй җиткереп бирә, ялчы шунда изге эшләр белән шөгыльләнә, өшкерә, савыктыра башлый. Кадыйкайның даны күп җирләргә тарала", дип сөйли Төке имамы.

Бәйрәмгә килгән олырак яшьтәгеләрнең күбесе Кадыйкай абызның патша кызын дәвалаганын да сөйләп бирә. Патша бу игелек өчен аңа 800 һектар урман һәм 90 һектар болын бирергә фәрман чыгарган, урман-болыннарны абыз Татар Төкесе авылы исеменә яздыра.

"Кадыйкай абызның гомере урыс солдатлары белән сугышта өзелә. Бу сугыш янәшәдәге Иске Кәкерле белән Яңа Кәкерле авыллары чатында була. Бу көчләп чукындыру заманында булгандыр, күрәсең. Бәрелештә халык белән абыз бабай җитәкчелек иткән. Бик күп ир-егетләр һәлак була. Кадыйкай абыз бабайны Төкегә кайтарып җирлиләр", ди Хәмзә хәзрәт.

Төке зиратында Кадыйкай абыз төрбәсе
Төке зиратында Кадыйкай абыз төрбәсе

Халык хәтеренә шулай кереп калган бу вакыйга тарихи чынбарлык булуы да ихтимал. Урыслар Казан ханлыгын басып алгач, Әби патша заманнарына кадәр абызлар рәсми булмаган мулла булып торалар. Алар чын милләт юлбашчылары булып, кайчакта дәүләт сәясәтенә каршылык та күрсәтәләр. Абызлар хәрәкәте көчләп чукындыру вакытында да, лашманчылык белән изү чорында да бик актив була.

Кадыйкай абыз бәйрәмендә
Кадыйкай абыз бәйрәмендә

Кадыйкай абыз бәйрәмендә ир-атлар зират эчендә, хатын-кызлар махсус койма артында җыела. Шунда бер-берсенә сәдакалар өләшәләр. Зират эчендә укылган догалар, сөйләнгән вәгазьләр тавыш көчәйткечләр аша тирә-якка бик әйбәт ишетелә. Мәчет хакына да, зират тирәсен тәртипкә китерер өчен дә сәдака туплана.

Сәдака тартмасы
Сәдака тартмасы

Җомга намазына кадәр Коръән-догалар укыла, тарих сөйләнелә. Аннары зират янында корылган өстәлләрдә мәҗлес уза. Мәҗлестә корбан ашы белән бергә махсус пешерелгән коймаклар куела. Быел, мәсәлән, өч чиләк коймак камыры пешерелде.

Коймак пешерүчеләр
Коймак пешерүчеләр

Җомга намазы авыл мәчетендә була. Намаздан соң зиратка янә халык җыела. Шунда теләгән кешеләрне төрле чирләрдән өшкерәләр.

Нурулла Шәрәфетдинов Төке авылында яши. Кадыйкай абызны искә алу чарасын оештыручыларның берсе. Изге саналган бу урында соңгы елларда зур эшләр башкарылды, ди ул. Зират тимер койма белән әйләндереп алынган. Анда кечкенә генә мәчет тә төзелгән.

Төке зиратындагы кечкенә мәчет
Төке зиратындагы кечкенә мәчет

Совет чорында зират тирәсендә күмәк хуҗалык корылмалары була. Хәзер колхоз беткән. Район башлыгы тирә-якны тәртипкә китерергә булышкан. Корылмалар сүтелеп, урынына күпьеллык үлән чәчелгән. Заманында Кадыйкай абыз күле дә булган. Күмелгән күлне чистартканнар, тирә-ягын әйләндереп алганнар.

"Бу бәйрәмне үземне белгәннән бирле хәтерлим. Өстәлләр-ризыклар белән уздыру соңгы вакытта гына китте. Минем әти мулла булып хезмәт итте. Монда әбиләр җыела иде. Җомга намазыннан соң хәтем дигән чара уза, авыру кешеләрне шунда өшкерә иделәр. Шул вакытта хәтердә калган –Төкедә бер чынаяк чәй кайнатып китерүче дә булмас икән дип зарланганнарны. Элек бит машиналарда килмиләр иде. Алар төрле авыллардан, төбәкләрдән җәяү киләләр иде. Чәй-табын ясарга ул вакытта мөмкинлек юк. Бу 60нче еллар иде инде.

Соңгы вакытта колхозлар бетте, агрофермага күчтек. Агроферма мөдире булып Вәгыйз Алиуллов килде. Абыз бабай зираты белән кызыксынды, корбаннар чалганны ишетте. "Ник өстәл әзерләмисез, Нурулла абый, бар чыгымны үз өстемә алам", диде. Аның тәкъдиме белән өстәлләр, аш пешерү өчен махсус урыннар булдырылды. Бүгенге өстәлгә ризыклар мәчет акчасына алынды. Бер өлешен халык китерә. Корбан ашлары пешереп киләләр", диде Азатлыкка Нурулла абый.

Чынлап та, матәм чарасына быел 30лап корбан чалып китергән халык. Пешермәгән корбаннарны халыкка сәдака итеп өләштеләр.

Төке авылы
Төке авылы

Кадыйкай абыз җирләнгән Төке авылы бүген бетеп бара. Әле узган гасырның 70нче елларында 800ләп кешесе булган бу авылда бүген йөздән артык кына кеше яши, яшьләр юк диярлек. Төзек йортлар да авылда санаулы гына. Мәктәп 2010 елда ябылган. Мәдәният йорты, китапханә эшли. Мәчеттә җомга намазлары гына укыла.

Кайчандыр шушы җирлекне җитәкләгән Рифкать абый Иматдинов – тынгысыз җан иясе. Ул, бу авыл бетсә, изге урын да караусыз калуы ихтимал дип саный. Шуңа күрә Яңарыш вакыфы рәисе Миңтимер Шәймиевкә хат язган.

Рифкать Иматдинов
Рифкать Иматдинов

"Хәзер шикәр чире белән авыручылар күп. Төке авылы бик гүзәл урында урнашкан. Минем теләгем – шушында шикәр чиреннән дәвалаучы шифаханә ясасыннар иде. Андый шифаханә Башкортстанда озак еллардан бирле эшләп килә, кымыз белән дәвалыйлар. Шәймиевкә шушы мәсьәләне күтәреп хат яздым. Ул минем хатны районга җибәргән. Район җитәкчелеге исә безнең андый мөмкинлек юк, берни эшли алмыйбыз дип җавап бирде.

Бүгенге очрашудан соң мин шундый хатны Путинга язарга телим. Авылның киләчәген туктатырга түгел, изге урынны саклап тору өчен аның халкын да тотарга кирәк", диде Азатлыкка Рифкать абый.

Русия президенты ни дип җавап бирер – билгесез. Әлегә халык ел саен Татар Төкесенә җыела. Кадыйкай абыз кабере бүген бетеп барган татар авылы халкын елга бер тапкыр булса да туган нигезгә туплый.

Кадыйкай абыз бәйрәмендә хатын-кызлар
Кадыйкай абыз бәйрәмендә хатын-кызлар

"Бу бәйрәм бүгенге көндә – аңлавымча, халыкны берләштерү, туганнары белән очраштыру, дингә өндәү. Әзме-күпме без вәгазьләр ишетәбез, барсы да халык өчен, тискәре мәгънәсе юк моның. Менә биредә хәзер Мәскәүдән, Казаннан, Чуашстаннан, Сембернең ярты татары диярлек туганнары, дуслары белән очрашалар. Төке халкының электән, бабайлардан калган җыены бу", диде Азатлыкка чараны оештыручыларның берсе булган Нурулла Шәрәфетдинов.

Татар Төкесе авылы күренешләрен Азатлык фотогалереясендә дә карый аласыз.

XS
SM
MD
LG