Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев КПРФның үзәк комитетыннан чыгарылды


Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов

Татарстан Дүләт шурасындагы КПРФ депутатлары Хафиз Миргалимов һәм Артем Прокофьев фирканең үзәк комитетыннан чыгарылды. Моңа соңгы вакытларда ике җитәкче арасында килеп туган каршылыклар сәбәп булып тора, диелә.

Артем Прокофьев Үзәк комитет әгъзасына намзәт дәрәҗәсенә төшерелгән. Хафиз Миргалимов КПРФның Үзәк контроль-ревизия комиссиясенә күчерелгән, дип яза "Коммерсантъ-Казань".

Басма чыганаклары белдерүенчә, корылтайга кадәр үк КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов пленумда чыгыш ясап, Татарстанда узган көздәге Дума сайлавы нәтиҗәсе белән канәгать булмавын белдергән. Республикада КПРФ нибары 4,07 процент тавыш җыйды.

Моннан тыш, КПРФның Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчеләренең әледән-әле үзара ызгышып торулары да аларның абруйларын төшергән. 2016 елның көзендә республика парламенты бинасында Миргалимов белән Прокофьевның төрткәләшүләре дә исәпкә алынган.

XS
SM
MD
LG