Accessibility links

пәнҗешәмбе, 19 октябрь 2017, Казан вакыты 06:34

Габдулла Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулу уңаеннан 30 май Уфада фәнни-гамәли конференция һәм Габдулла Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе узды.

Чараларны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы оештырды. Педагогия университетында узган җыелышта Татарстаннан килгән кунаклар да катнашты.

Тантаналы чаралар “Кардәш халыклар әдәбиятларында традицияләр күчемлелеге” дигән II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция белән ачылды. Анда Татарстан кунаклары: Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, институт хезмәткәрләре Зөфәр Рәмиев, Илһам Гомәров, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Роберт Миңнуллин үзенең чыгышында "Тукайның Уфага килүенә 105 ел тулды. Ул бер тапкыр гына Уфада булса да, гомерлеккә монда торып калды. Мәдәният тарихында, халык күңелендә, әдәбиятта калды. Мин кирәксә дә, кирәкмәсә дә Уфага килеп торам, яңадан 105 елдан минем бу бүгенге килүемне искә алучы булуы шикле. Ә менә Тукайның биредә булуы яңадан 105 елдан да билгеләнәчәк", дип шаяртты һәм Русиянең күп кенә төбәкләрендә, хәтта Төркиядә дә Тукайга һәйкәлләр булуын әйтеп, Уфада да куярга вакыт икәнлеген ассызыклады.

Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Чарада башка чыгыш ясаучылар Тукай иҗаты, аны өйрәнү торышы, әдипнең Уфага сәфәре, башкорт әдәбиятына йогынтысы кебек темаларны күтәрделәр.

Чарада катнашкан “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) чыгышында Тукайны “миллият дигән фәнне нигезләүче” дип атады, журнал турында һәм әдипкә багышланган шигырен сөйләде.

Мөхәммәт Мирза
Мөхәммәт Мирза

Рәссам Вәкил Шәйхетдинов Тукайның һәм аның әсәрләрендәге персонажларны рәсем һәм сынлы сәнгатьтә гәүдәләнеше хакында сөйләде. Рәссамнарның эшләре белән таныштырды.

Тукайның Уфада булуына 105 ел тулу уңаеннан узган тантаналар кысасында икенче чара – Габдулла Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү кичәсе булды. Бу басма Казаннан кала икенче тапкыр тәкъдим ителә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин бу басманың әзерләнү тарихын сөйләде.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин

“Энциклопедияне төзү уе 70нче елларда ук туган. Аның башлангычында күренекле галимнәр Нил Юзеев белән Әбрар Кәримуллиннар тора. Ә ныклап тотыну 1996 елдан башланды. Дистәдән артык хезмәткәр көч салды. Китапка барлыгы 135 авторның язмасы керде, 2358 мәкалә урын алды”, диде Ким Миңнуллин һәм шәхес хакындагы бу беренче энциклопедияне фән үсеше дәрәҗәсен билгеләүче казаныш дип атады. Ул шулай ук шушы көннәрдә Башкортстанга үзе җитәкләгән институт экспедициясе килүен, аларның Стәрлебаш районында эшли башлауларын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу Башкортстанга рәсми экспедицияне беренче тапкыр оештыру.

Уфада Тукай яшәгән йорттагы истәлек тактасы
Уфада Тукай яшәгән йорттагы истәлек тактасы

Тукай энциклопедиясен тәкъдим итү чарасында Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Зөфәр Рәмиев, Рауза Солтанова һәм Эльмира Галимова да чыгыш ясады.

Тукайның Уфада булуына 105 ел тулу уңаеннан узган чаралар тантаналы кичә белән тәмамланды. Анда рәсми кешеләр һәм республика парламенты депутатлары, шагыйрьләр чыгыш ясады. Республика парламенты җитәкчесе урынбасары, башкорт шагыйрәсе Йомабикә Ильясова үзенең башкорт әдәби дәреслекләрендә Тукайны укып үсүе турында сөйләде. “Күңелемдә һаман да булса балачак хыялларын тудырган Тукай яши”, диде ул.

Идрис Газиев җырлый
Идрис Газиев җырлый

Кичәдә татар һәм башкорт шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, Марат Кәримов, Хәсән Назар һәм Кадим Аралбай чыгыш ясады. Кичә Айгөл Сагынбаева, Марат Шәрипов, Идрис Газиев һәм башка җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Идрис Газиев Уфа тамашачысы алдында беренче тапкыр “Тукай аһәңнәре” исемле вокал-симфоник поэма башкарды.

Әлеге чараларны оештыручы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, Башкортстан педагогия университеты галиме Альбина Хәлиуллина Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Без 21 апрель “Тукай моңнары” исемле бер чара уздырган идек инде. Монысы икенче чара. Безнең уку йортының татар бүлеге республика татарларының мәдәни үзәгенә әйләнеп бара. Һәм шундый максат белән эшлибез дә. Бу чара бик югары дәрәҗәдә узды. Ул киләчәктә традициягә керер дип ышанам.

Тукайны күтәрү – ул татарны күтәрү

Тукайны күтәрү – ул татарны күтәрү. Бу аеруча бүгенге шартларда бик мөһим. Безнең чараларда рәсми кешеләр һәм депутатлар да катнаша. Алар Тукайның бөеклегенә инанып, рухи баеп, агарып кайтып китә.

Тукайга Уфада һәйкәл кую мәсьәләсендә алар бар да безнең яклы булыр дип уйлыйм. Иртәме-соңмы һәйкәл булачак. Ләкин ул Тукайга Русиядә куелган башка һәйкәлләр арасында иң зуры, иң матуры, иң мәһабәте булырга тиеш: без – Татарстаннан читтә татарлар күпләп яшәгән төбәк. Тугандаш башкорт халкының да Тукай шәхесенә мөнәсәбәте бик яхшы дип беләм”.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG