Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bellingcat Боингны бәреп төшергән "Бук"ның Русиянеке булуын исбатлаган


"Бук" ракета комплексы
"Бук" ракета комплексы

Bellingcat тикшерү төркеме Малайзиянең Боинг МH17 лайнерын бәреп төшергән дип саналган "Бук" ракета корылмасы Русия зенит-ракета бригадасында теркәлгәнлеген раслады.

Бу - "Бук"ның Русиядән Украинага җибәрелгәнче төшерелгән фотосы. Фото 2013 елда төшерелгән, ләкин интернетка 2015 елның февралендә генә чыккан, дип яза РБК Bellingcat тикшерү төркеме хисабына таянып.

Боингны бәреп төшергән дип саналган "Бук" икәнлеген аның транспорт маркасы, габаритлары турындагы язу һәм ак төстәге номерлары күрәстеп тора ди, Bellingcat. Әлеге язулар "Бук" Русиядә һәм Украинада 2014 елның июнь-июлендә булган чакта төшерелгән фото-видеода да күренә, диелә.

Фотодагы хәрби техниканы төзәтүче ир әлеге фотоның чынлыгын раслады, дип яза РБК. Фотода шулай ук ракетаны йөртүче 3М8 ЗРК "Круг" кәрҗине дә күренә. Мондый контейнерны журналистлар Курски тирәсендәге 53нче зенит-ракета бригадасында курсант тарафыннан төшерелгән башка фотода да таба.

МН17 рейсы белән очкан Боинг Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.

Элегрәк Bellingcat тикшерү төркеме Малайзия очкычын бәреп төшергән дип саналган "Бук" ракета корылмасын Украинаның көнчыгышына илткән кеше хәрби хезмәттән киткән, Хмурый кушаматлы Русия офицеры дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG