Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Айдер Асанов – кырымтатар милли зәркән сәнгатенең соңгы могиканы"


Айдер Асанов күргәзмәсеннән
Айдер Асанов күргәзмәсеннән

7 июнь Акмәчетнең Кырымтатар мәдәни-тарихи мирасы музеенда танылган зәркән остасы 88 яшьлек Айдер Асановның иҗатына багышланган "Кулда – алтын беләзек" исемле очрашу-күргәзмә узды.

Очрашуга Бакчасарайдан килгән Айдер әфәндене музейга кереп барганда ук алкышлар белән каршылап алдылар. Кырымтатар рәссамнары Зарема Трасинова, Мамут Чурлу, Кырым мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, Айдер Асановның шәкертләре Айдер әфәнденең кырымтатар зәркән сәнгатендә тоткан урыны турында сөйләп, аны "борынгы кырымтатар сәнгатенең соңгы могиканы" дип атадылар. Чарада катнашкан Айдер аганың улы – танылган кырымтатар композиторы һәм җырчысы Эдип Асанов әтисе туып-үскән Бакчасарай хакында "Бакчасарай аралыклары" ("Бакчасарай урамнары") җырын башкарып очрашуга ямь өстәде.

Айдер Асанов улы Эдип, кызы Эльмира һәм оныгы Эвелина белән
Айдер Асанов улы Эдип, кызы Эльмира һәм оныгы Эвелина белән

Айдер Асанов 1928 елда Бакчасарайда туган. Аның әтисе һәм дәү әтисе нәселдән килгән зәркәнчеләр булган. Яшь чагыннан Айдер әфәнде Бакчасарайдагы “Къуюмджы” артелендә эшләгән әтисе Абдулмеин әфәндегә ярдәм итеп филигрань зәркән осталыгын өйрәнә башлый. Ул заманда зәркәнлек осталыгы бик мәртәбәле саналган, кырымтатар хатыннарының киемнәрендә бу бизәнү әйберләре мәҗбүри һәм гадәти саналган. Зәркән әйберләренә ихтыяҗ бик зур булган.

Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре
Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре

Советлар килгәнче Бакчасарайда зәркән артельләре, остаханәләре булган, аерым гаиләләр өйләрендә эшләгән. Ләкин инкыйлабтан соң бу эшләр катлауланган, осталар эшләрендә алтын-көмеш кулланалар дип аларга басым арткан. Бу хакта Айдер әфәнде Азатлыкка әтисеннән ишеткәнен сөйләде.

Айдер әфәнденең әтисе Абдулмеин оста
Айдер әфәнденең әтисе Абдулмеин оста

“Бу чорда зәркән осталары яшерен эшләүгә күчә башладылар. Без әти белән тауларга китеп эшләгәнебезне хәтерлим. Башкалар да шулай эшли иде, ләкин мондый вазгыять әкрен-әкрен кырымтатар зәркән осталыгын бетүгә алып барган юл иде.

Әтиемне үз эшен дәвам иткәне өчен 58.7нче маддә буенча "икътисади контрреволюционер" дип 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 10, 15, 20 тиенлек көмеш акчалар бар иде. Аларны чистартып ипи өчен эшләгән әтиемне утырттылар. Аннан соң сугыш башланды, ул әсирлектән качты.

Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре
Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре

Алманнар вакытында азрак эшләп алдык. Алар салым алмыйлар иде. Аннан соң – сөргенлек фаҗигасе. Без Үзбәкстанның Сырдәрья өлкәсе Великоалексеевка, Голодная степь дигән җиргә сөрген ителдек. Бәхетебезгә очраклы рәвештә Ташкенттан слесарь эзләп килделәр. Әтием бу һөнәрне белә иде. Шулай итеп без Ташкентка күчендек. 1944 елның 13 октябрендә заводка эшкә урнаштым, слесарь һәм токарь булып эшләдем. Үзбәкстанда да өйдә беркемгә күрсәтмичә, күп булмаса да зәркән эшләрен эшли идем”, дип сөйләде Айдер әфәнде.

“Айдер әфәнде Кырымга кайткач, эш булмаганга ит сатучы да, туйларда уйнаучы да булып эшләгән. Бары 1999 елда гына кырымтатар милли ысулында проект язып Бакчасарайда зәркән остаханәсен ачарга насыйп булганнан соң, ул үзенең яраткан эшен башлап җибәрә”, ди Украинаның атказанган рәссамы Мамут Чурлу.

Айдер Асанов шәкерте белән
Айдер Асанов шәкерте белән

Айдер әфәнде бу эшкә музыкант кызы Эльмираны да җәлеп итә, шәкертләр дә әзерли. "Бүген 50-100 мең сумлык беләзекне сатып алучы бармы-юкмы - мәсьәлә шуңа барып тоташа. Хәзер инде аларны ясый торган Кытай машиналары да бар, ә без кул белән эшлибез. Мин Украина осталары берлеге әгъзасы булам. Миңа эшләү өчен бер бүлмә, урын бирергә тиешләр. Мин кая гына барып сорамадым, беркем бернәрсә эшләмәде. Инде 2014 елдан соң да шулай дәвам итә”, ди Айдер әфәнде.

Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре
Айдер Асановның зәркән эшләнмәләре

“Филигрань техниканың фарсы, кытай, төрки ысуллары бар. Төрки ысулы Урта диңгез җирләрендә һәм Кавказда таралган. Кырымтатар ысулы төрки ысулга керә. Филигрань – латин сүзе, filum – җеп, granum – бөртек. Бу төр зәркән сәнгатенең матурлыгы шуннан килә.

Айдер Асанов шәкертләре белән
Айдер Асанов шәкертләре белән

Айдер әфәнде – узган гасыр осталарын һәм бүгенге, үзе тәрбияләгән осталарны тоташтырган бер күпер. Бу безнең зәркән сәнгатендә бердәнбер шундый үрнәк. Чигү, туку өлкәләрендә безнең мондый тоташтыручы шәхесләребез юк, шуның өчен без башка юллар белән сәнгатебезне бөртек-бөртек яңадан торгызып барабыз. Айдер әфәнде исә 100% һөнәрен Кырымга кайтарды”, диде Азатлыкка Украинаның атказанган рәссамы Мамут Чурлу.

XS
SM
MD
LG