Accessibility links

чәршәмбе, 16 август 2017, Казан вакыты 22:34

"Конгресс җыенын һәм Сабан туен бер көнне уздыру – татарга каршы эш"


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышында катнашучылар

Уфада Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды. Катнашучылар конгресс җыенын 1 июль - Сабан туе көненә билгеләүне татарга каршы эш дип бәяләделәр.

7 июнь узган җыелышта конгресс әгъзаларыннан тыш республиканың башка татар оешмалары: милли-мәдәни мохтарият, Морзалар җыены, “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмалары, “Рамазан” төрки агарту үзәге, ”Берлек”, "Азатлык" татар яшьләре берлеге, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре дә катнашты. Утырышта Башкортстан татарлары конгрессының корылтаен җыю һәм Башкортстан татарлары Сабан туен уздыру мәсьәләләре каралды.

Конгресс җитәкчесе Заһир Хәкимов 2-6 август Казанда узачак VI Бөтендөнья татар конгрессы корылтае булачагы турында хәбәр биреп, аңа кадәр узачак Башкортстан татарлары конгрессы конференциясен оештыру мәсьәләләрен бәян итте. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелегенә чараны уздыруга ярдәм сорап март башында ук мөрәҗәгать ителгән булса да, әлеге мәсьәләне яңа гына карый башлаганнар. Конгресс конференциясе Башкортстан татарлары Сабан туе белән бер үк көнгә – 1 июльгә билгеләнгән. Ул Уфа “Нур” татар дәүләт театрында иртән башланып, ике сәгать эчендә эшен тәмамларга тиеш. Аннан соң делегатлар Иглин районында узачак республика татарлары Сабан туенда катнашачак.

Җыелышта катнашучылар конгресс конференциясен һәм Сабан туен бер көнгә туры китерүнең дөрес түгеллеген билгеләде. ТИҮ рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләренчә, бу конференция бары тик Казанда узачак форумга делегатлар сайлау өчен генә үткәрелә. Ике сәгать эчендә милли проблемнарны карап булмый. “Хакимият милли проблемнар каралмасын өчен махсус ике чараны бер көнгә билгеләгән. Бу – татарга каршы эшләү”, диде Кадерле Имаметдинов. Чарада катнашучылар конференцияне Сабан туеннан соң уздыруны таләп итәргә кирәк дигән фикергә килде.

Алик Локманов
Алик Локманов

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы форумында катнашу турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу юлы да Башкортстанга башка төбәкләргә караганда квота күбрәк бирелгән. Быел 60 делегат, 10 кунак һәм 5 журналист барыр дип көтелә. Делегатларның гомум саны кимүне Алик Локманов чара узачак бина – Муса Җәлил исемендәге Казан дәүләт опера һәм балет театрын төзекләндерүдән соң урыннар кимү белән аңлатты.

Утырышта катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессыннан делегатлар санын арттыруны сорарга карар итте. Шулай ук Уфада узачак конференцияне оештыру идарәсе сайланды. Аның якын көннәрдә узачак утырышында чыгыш ясаучылар билгеләнәчәк, чыгышларның төп тезислары әзерләнәчәк.

Шунысы сәер, хакимият чараны Уфа “Нур” татар театрының кече залында уздыруны тәкъдим иткән. Утырышта катнашучылар зур залны таләп итәргә килеште. Шулай итеп, хакимият чараларны уздыру өчен мөмкинлекләрне чикләргә тырыша.

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

“Бөтендөнья татар конгрессына бүленгән 60 урынны тулысынча безнең оешма гына алмый. Башкортстан татарлары конгрессына 36 урын бирелә. Калганнарын республикадагы татар оешмаларына бүлеп бирәбез. Чөнки башка оешмалардан аермалы буларак безгә җәмәгатьчелек оешмалары да керә.

Сабан туе һәм конференцияне бер көнне уздыруның уңай ягы да бар. Ул да булса, беренчедән, форумга килгән делегатларга мәдәни чара оештырасы булмый. Икенчедән, аларны ашату мәсьәләсе дә хәл ителә. Без конференцияне Сабан туе булмаган көндә, зур залда уздыра алмыйбыз икән, аның эчтәлеген, эшлеклелеген күтәрергә тырышачакбыз. Милли проблемнарны чишү өчен нәтиҗәле эшләргә тырышачакбыз. Барысы да үзебездән тора. Шулай да хакимият безнең үтенечләрне канәгатьләндерер дип ышанасы килә”.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG