Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 14:14

Каталония Испаниядән бәйсезлек референдумының көнен билгеләде


Каталония флагы

Испаниянең Каталония төбәге бәйсезлек турындагы референдумны 1 октябрьгә билгеләде. Associated Press язуынча, әлеге карарны Испания хакимияте хупламаган.

Төбәк сайлаучыларына "Каталониянең республика рәвешендә идарә ителүче бәйсез дәүләт булуын телисезме?" дигән сорау бирергә җыеналар.

Каталония хөкүмәтендә бәйсезлекне берьяклы гына игълан итү мөмкинлеге дә карала дип белдерәләр.

Бәйсезлек алу турындагы бер референдум Каталониядә 2014 елның ноябрендә узган иде. Испаниянең Конституция мәхкәмәсе тавыш бирүне булдырмауны таләп итте, шуңа күрә референдум рөхсәтсез узды. Шулай да халыкның 80 проценты Испаниядән аерылып чыгу өчен тавыш бирде.

Кайбер яклары белән Татарстанны яки Башкортстанны хәтерләткән, 7,5 миллион халкы булган Каталониядә соңгы елларда бәйсезлек омтылышлары көчәя бара. Испанчадан аерым үз теленә ия Каталония донор төбәк буларак кеременең, Татарстанныкы кебек үк булмаса да, зур гына өлешен федераль үзәккә җибәреп бара һәм Испаниядәге икътисади кризис вакытында бәйсезлеккә чакыручыларны яклау артып китте.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG