Accessibility links

Мәскәүдә оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны мәхкәмә 30 тәүлеккә административ сак астына алу карары чыгарды. Ул урам җыеннары уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозуда гаепләнә.

Эшне карау вакытында хөкемдар адвокатларның тыңлауларны күчерү, шаһитләр чакыру, утырышның беркетмәсен алып бару һәм утырышны видеога төшерү турындагы мөрәҗәгатьләрен кире каккан.

Навальный 12 июньдә үзе яшәгән йорт янында коррупциягә каршы митинг башланыр алдыннан тоткарланды.

Якшәмбе кич Навальный үзенең сайтында Сахаров урамында уздырырга рөхсәт бирелгән чара булмаячак, дип язган иде. Аның урынына ул үз тарафдарларын Тверская урамында тыныч җыенга чакырды.

12 июньдә Русиянең төрле шәһәрләрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Мәскәүдә 700 дән артык, Петербурда 550дән артык, Казанда дүрт кеше тоткарланды. Мәскәүдә 32 кеше полиция бүлегендә төн кунарга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG