Канун өлгесендә Конгресска Дональд Трампның Кремльгә карата чикләүләрне йомшарту омтылышларын карау вәкаләте дә бирелә.
Сенаттагы күпчелекне җитәкләүче Митч Макконел яңа чаралар өчен тавыш бирүне атна ахырына билгеләде. Әлеге тәкъдимнәр Иранга каршы чикләүләрне киңәйтү турындагы канун өлгесенә кертелгән.
Яңа чикләүләр Русия күзләү һәм саклану оешмалары хезмәткәрләренә кагыла. Шулай ук энергетика, тимер юл һәм файдалы казылмалар чыгару тармагындагы кайбер ширкәтләргә дә чикләүләр кертелергә мөмкин. Санкцияләр җыелмасына Русиядә кеше хокукларын бозучылар өчен дә аерым бүлек бар.
Канун өлгесен әзерләүчеләр фикеренчә, Сенатта ул хуплау табачак. Ак йортның моңа реакциясе әлегә билгеле түгел.