Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин оппозиция "проблемы" һәм медианың дәүләт контролендә булмавы турында сөйләде


Оливер Стоун фильмыннан кадр
Оливер Стоун фильмыннан кадр

Русия президенты Владимир Путин америка режиссеры Оливер Стоунга биргән интервьюда Русия матбугат чаралары контрольдә тотылмый, дип белдерде. "Бу мөмкин түгел", диде Путин.

Путин оппозиция проблемын сайлаучыларга кызыклы програмнар тәкъдим итмәүдә күрә. Шуңа күрә халыкта алар теләктәшлек тапмый, ди президент.

Русиядә демократия кинәт кенә барлыкка килә алмый, дип саный Путин. "Русия - суверен ил, күп илләр төрле берлекләр белән бәйле һәм моның белән үз суверенлыгын чиклиләр", ди президент. Аның фикеренчә, АКШ, Франция һәм Германиядәге кебек тәртипнең Русиядә иртәгә барлыкка килүе икеле. Хакимияттә инде 17 ел утырган Путин сүзләренә караганда, дәүләт акрынлап үсәргә тиеш.

12 июньдә Русиянең күп шәһәрләрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Аларда меңнән артык кеше тоткарланды. Шул ук вакытта дәүләт контролендә булган матбугат чаралары бу хакта хәбәр итмәде.

Оливер Стоунның "Путин белән әңгәмә" дип аталган документаль циклы шушы көннәрдә Showtime америка кабель каналында күрсәтелә. Ул дүрт өлештән тора. Русия президенты әлеге фильмда беренче тапкыр үзенең оныклары турында да сөйләде. Русиядә фильмны киләсе атнада күрсәтәчәкләр.

XS
SM
MD
LG